Логотип Идель
Бу – тема!

«МУСА.МОАБИТ» СПЕКТАКЛЕНӘ БАРЫР ӨЧЕН ТОП-9 СӘБӘП

Быел Муса Җәлилнең тууына 115 ел булу уңаеннан «Калеб» Яңа буын җыены «Муса. Моабит» документаль спектаклен куя. «Документаль» сүзен ишетүгә, күпләр, гадәттә, «юк, бу безнең өчен түгел», дип кул селти. Ә бу спектальдә исә мәхәббәт тә, сугыш та, дуслык та, үз эшеңә тугрылык та бар. Сез хәтта төрле еллардагы Муса Җәлилне дә күрә алачаксыз! Спектакльне карар өчен башка сәбәпләрне карап чыгабызмы?

1. Бөек Ватан сугышы атмосферасын тоя алачаксыз: ул, фильмнар белән чагыштырганда, чынлап та, тетрәндергеч;

2. Спектакль тарихи язмаларга нигезләнгән һәм тарихчылар күзлеге аша үткән. Сез җәлилчеләрнең батырлыклары турында беләчәксез

Моабит дәфтәрләренең асылына төшенәчәксез;

3. Муса Җәлилнең бәләкәй һәм дәү чагын күрә алачаксыз, ул нәкъ сезнең белән бер залда булачак;

4. Спектакльне яшь режиссер Алексей Шитиков иҗат иткән. Ул бу идея белән студент вакытыннан ук яна икән: «Моабит дәфтәрләре» – ул мине үзе тапкан әсәр», ди.

5. «Без Җәлилне каһарман буларак идеальләштерергә күнеккән, әмма һәр каһарман гади кешедән туа», ди актриса Альбина Ногманова. «Муса Җәлил якын кешемә әверелде», дип өсти ул. Спектакльдә Җәлил безнең кебек: шундый ук хисләр һәм проблемалары булган булган кеше. «Муса. Моабит» шагыйрьне тирәнрәк аңлау мөмкинлеген бирә

6. Спектакль өчен композитор Миләүшә Хәйруллина махсус музыкаль әсәрләр иҗат иткән, аларны Зәринә Вилданова, Илгиз Мөхетдинов башкарачак. Сәхнәдә җыр, музыка һәм бию триптихы булачак, дип ышандыра оештыручылар.

7. Рус телле дусларың белән дә килә аласың. Монда татар телен белмәүчеләр өчен синхрон тәрҗемә бар.

8. Спектакль алдыннан күргәзмә оештырылачак. Анда хатлар һәм башка уникаль экспонатлар булачак.

9. Муса Җәлил турында заманча фильм һәм спектакльләр аз. «Муса. Моабит» – шагыйрь белән яңадан танышу мөмкинлеге.

 

Әгәр синең дә Муса Җәлил белән «дуслашасың» килә икән, спектакльгә кил! Аның премьерасы 10 май көнне 18:00дә Кариев театрында булачак. Билетлар сатуда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев