Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП ИНСТАГРАМЫ: НӘРСӘ БАР, Ә НӘРСӘ ҖИТМИ? (РЕЙТИНГ)

«Мәктәп инстаграмы» дигәч, күз алдыңа нәрсә килә? Гадәттә, социаль челтәргә «укучылар экскурсиягә барган», «отличник олимпиадада катнашкан» һәм башка хисап өчен булган язмалар кертелә. Әмма бу төр аккаунтларны башка юнәлештә дә алып барып була бит! Кәттә профильләр эзләп, Инстаграм дөньясына чумдым...

Нәрсә бар?

Инстаграмнарда тапкан иң кызыклы идеяләр әлегә шундый:

Анимацияле видеолар. «Cәләт» оешмасы карамагындагы «Асылташ» мәктәбенең шәмәхә һәм сары төстәге бердәм стиле бар. Анимацияләр дә шуңа корылган: укытучыларның эшчәнлеген, бәйрәм чараларын яктырту өчен яхшы ысул.

Флешмоб. Казанның 9 нчы мәктәбендә яз көнне флешмоб уздырыла: беренче видеодагы укучы кәгазь очкычны икенче видеодагы укучыга җибәрә, нәтиҗәдә ул мәктәбенә кайтып ирешә. Бу ысул нәрсә белән яхшы? Бирем креативлыкны үстерә һәм аны һәркем үти ала.

Бәйге. Азнакай районы мәктәпләре «Иң яхшы оныгым» фотобәйгесен уздыра. Бу исә районның бар мәктәпләре өчен дә контент бар, дигән сүз. Лентада танышларны күреп була, ә таныш йөзләр булса, лайклар автомат рәвештә күбәя!

– Файдалы язмалар. Әлмәтнең 2 нче мәктәбе утны кире кайтаргычның (светоотражатель) кирәклеге турында язган. Балалар куркынычсызлыгы белән бәйле булгач, бу мәктәп өчен генә түгел, ә барлык әти-әниләр өчен дә кирәкле мәгълүмат.

Даими рубрика. Казанның 170 нче мәктәбе шәһәр урамнарына багышланган сәхифә алып бара: укучылар видеоформатта урамның исеме һәм тарихы турында сөйли.

– Видеокотлаулар. Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре генә түгел, туган көннәре дә бар бит әле! «Укытучыга нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорауга җавап – аны Инстаграмда тәбрикләп була. Нәкъ менә Казанның 70 нче мәктәбе укучылары сыман!

– Хештеглар мәктәпнең үзенеке дә, районныкы да булырга мөмкин. Мәсәлән, Казандагы 19 нчы лицейның хештегы – #одиндевять. Ә Сарман районындагы #сарманобразование хештегы буенча бөтен район мәктәпләрендәге «движуха»ны карап була.

Сторислардагы сораштырулар. Мәсәлән, Казанның 125 нче гимназиясе укучылары «дистант»ның «+»лары һәм «-»лары турында   хис-кичерелешләре белән бүлешә ала.  

Нәрсә җитми?

Мәктәпнең абруен күтәрүнең иң яхшы ысулы – аның Инстаграмын алып бару. Моны директорлар аңлап алса, шундук файдалы контент ясарлар иде.

Моның өчен бары тик аккаунт өчен җаваплы кешене билгеләргә кирәк. Ул укучы да, укытучы да була ала. Инстаграмны төп визитка буларак кабул итегез: әти-әниләр бу аккаунт аша яңалыкларны беләчәк; укучылар үз проектларын чынга ашырачак; хезмәткәрләрнең сториска куяр өчен контенты булачак. Мәгариф бүлегеннән дә кунакка кереп чыгарга мөмкиннәр...

Директорга һәм аның урынбасарларына һәр ай «Сорау–җавап» форматындагы туры эфирлар үткәрергә киңәш итәм. Әти-әниләргә каникуллар яки яңа уку елы турында мәгълүматны шунда бирү кулай. Сторисларга сораштырулар да өстәп була: кайбер әйберләрне (әйе/юк формасында) балалардан сорый аласыз. Мисал өчен, мәктәп менюсында бүген нәрсә күрергә телисез: карабодаймы, яки дөгеме?

Класс җитәкчеләренә укучыларның дәрес укыганын, бәйгеләрдә катнашканын һәм сәләтләре белән бүлешкәнен сторисларга куеп барырга була.

Әти-әниләргә аккаунт үзара берләшергә ярдәм итә: алар балаларның фотосурәтләрен җыеп, соңгы кыңгырауга видеоролик ясый яки ашханәдәге ризыкларның сыйфатын тикшереп, пост рәвешендә нәтиҗәләрен яза ала.

Укучыларга – SMM, видео-кушымталар һәм текст язу осталыгына мәктәптә өйрәнеп калырга кирәк. «Йолдыз белән бер көн» рубрикасын башлап җибәрергә була: активистларның тормышын яңа күзлектән карау кызыклы бит?

Рейтинг

Инстаграмда укучыларга да, әти-әниләргә дә, җитәкчеләргә дә ошаган аккаунтларны эзләдем. Әмма... аларның барасы да кайсыдыр ягы белән көчле булып чыкты. Иң кызыклыларын гына калдырдым. Аккаунтның исеме белән бергә шул көчле якларын да язып бардым: рәхим ит!

@litsey_79 – шапка, трендлар белән дус булганы, мәктәпне 10 ел элек тәмамлаучыларның сүзләре һәм үз хештеглары өчен;

@school34kazan – профиль шапкасының сыйфаты һәм Telegram-бот өчен;

@gymnasium_16kzn – директор үзе яздырган видеолар, укытучылар белән интервью өчен;

@gymnasium_12tat – татарча алып барылганы, гимназиядә ачылган бизнес рекламасы өчен; 

@mbou_gymnasium_125 – сторислардагы сораштырулар һәм укытучылардан видеокиңәшләр өчен;

@litsey2_official – укытучыларны һәм олимпиадада җиңүчеләрне котлаулары өчен;

@11_tatar_gymnasium – мәктәп янында югалган песигә хуҗа табарга теләгәне өчен;

@school.12.almet – мәктәпнең атналык афишасы өчен;

@schoolleshew – постларда шигырьләр кулланганы һәм акцияләрдә катнашканы өчен респект.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев