Логотип Идель
Бу – тема!

ТҮЛӘҮСЕЗ ҺӘМ АНОНИМ ПСИХОЛОГИК ЯРДӘМ КИРӘК БУЛСА...

Авыр ситуацияләр һәркемгә таныш. Ә менә аларны ничек җиңеп чыгарга? Үз проблемаларыңны үзең генә чишә алмасаң, кая мөрәҗәгать итәргә? «Ориентир» ресурс үзәге бушлай психологик ярдәм күрсәтә торган ике психологик сайт белән бүлеште.

Психологка мөрәҗәгать итү беренче карашка бик куркыныч кебек: синең каршыда бөтенләй таныш булмаган кеше, аңа синең проблемаң кирәкме инде? Әмма үз хис-кичерелешләрең, фикерләрең һәм карашларың белән уртаклашырга, “авырлыкны ничек җиңәргә?” дигән сорауга җавап табарга кирәк булган очракта психолог ярдәм итә ала. Шуңа күрә синең игътибарга түләүсез һәм аноним психологик ярдәм күрсәтә торган ике сайтны тәкъдим итәбез.

✅ ТВОЯ ТЕРРИТОРИЯ ОНЛАЙН

Сине борчыган проблема турында ачыктан-ачык яз һәм күпмедер вакыттан соң почтаңа проблеманың чишелеше киләчәк. Экспертлар һәр мөрәҗәгатькә игътибарлы булырга тырыша. Иң мөһиме, хатыңда эчтәге бар хис-кичерелешләрең, куркуларың, түзә алмаслык хәлләр турында тәфсилләп сөйлә. Шундый практикадан соң сиңа җиңел булып китәчәк.

https://www.твоятерритория.онлайн

✅ МЫ ВМЕСТЕ - ОНЛАЙН

Таҗлы вирустан башланган паникага бирелмәс өчен ясалган проект. Проблемаларың бар икән, аларны үз эчеңдә тотма – бу төрле авыруларга китерергә мөмкин! Алдан теркәлү таләп ителми: син аноним калырга хокуклы. Сайтта профессиональ психологлар да, волонтерлар да эшли. Аноним чат аша аралашып яки телефон аша сөйләшеп була.

https://www.мывместе2020.рф/need -help/psychologie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев