Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАРСТАН» ЖУРНАЛЫ БЕЛӘН СӘЯХӘТ ИТ: АРЧАДА КҮРГӘННӘРДӘН

Убырлы карчык кайда яшәгәнен беләсезме? Арча районында! Татарның бөек шагыйре Тукай, аның Шүрәлесе һәм Кыш Бабай дә бу яклардан бит! «Татарстан» журналы ТРның туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырган пресс-турда Кырлайда коймаклар белән чәй эчеп, тавык тәпиләрендә торган Убырлы карчык өенә кереп, «1000 һәм 1 ләззәт» программасы белән тулырак таныштык. Тулы фоторепортаж – алда!

 

«ТАТАРСТАН»ның яңа саны

ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты «Татарстан» журналы редакциясе белән берлектә сәяхәт яратучылар өчен махсус номер әзерләде. Журналның яңа санында республикабызның 10 районында сәяхәт итү юллары язылган. Ничек барырга? Кайда торырга? Нәрсәләрне авыз итеп карарга? Журналда һәм башка сорауларга җавап табып була!

Яңа сан белән таныштырыр өчен, журналистлар да чакырылган иде: Арча районына барып, без «Лес Чудес» паркына, Кыш Бабай резиденциясенә һәм Тукай музеена юл тоттык.

МОГҖИЗАЛАР УРМАНЫНДА

Журналистларга күрсәтелгән урыннарның берсе – «Лес чудес» паркы. Шәт, әлеге локация иң беренче чиратта балалы гаиләләргә ошар, дип уйлыйм. Анда безне татар телендә дә, рус телендә дә сөйләшә торган убырлы карчык каршылады! Иң беренче булып, тавык тәпиләрендә торган өенә чакырды, анда булган экспонатларны күрсәтте: Шүрәле, йомшак ярканатлар, колбалар белән тулган шкафлар...

Мультфильмнарда күргән Убырлы карчык күпкә куркынычрак икән: каршыбызда бик мөлаем бер әби иде. Аның бөтенләй киресе – өйнең эче. Монда барысыннан да куркып китәсең: елмаючан ярканаттан, телен чыгарган Шүрәледән, дивардагы зур үрмәкүчләрдән. Әлеге мохиттә уеннар уйнау гына рәхәтлек китерә: балалар, мәсәлән, бергә биеделәр һәм нарат күркәләрен буядылар.

«Могҗизалар урманында» шуңа өстәп әле квестлар уздыру өчен яңа объектлар да көтелә. Инде хәзер монда зур үрмәкүч оясын табып була, ә киләсе елга монда мәгарәгә охшаган Аҗдаһа кыясы булырга тиеш. Оештыручылар аның турында мәгълүматны әлегә сер итеп саклыйлар.

MUST-SEE МУЗЕЙ

Тукай музее – тагын бер must-have. Бинаның агачтан булуы сокландыра: монда хәтта гардероб һәм люстралар да агачтан! Тукайның балачагына, Казанда яшәвенә, Җаекта чагына багышланган экспозицияләрне күрә аласың. Тукайның апасы Газизәнең кәләпүше, шагыйрьгә багышланган иске газета-журналлар, тарихи документлар саклана. Икенче катта картиналар һәм рәсемнәр урын алган: аларны карап йөрү дә ләззәт бирә.

СӘЯХӘТ ИТҮ ӨЧЕН – ӘЗЕР МАРШРУТЛАР

Соңгы локация – Кыш Бабай резиденциясе. Җәйге челләдән соң анда керү бик рәхәт иде! Кыш Бабай кая киткәндер, әмма без «Татарстан» журналының яңа саны белән таныштык.

Шулай ук, Туризм буенча дәүләт комитетының кызыклы программасы турында да белдек. Аның исеме – «1000 һәм 1 ләззәт» һәм анын белән Татарстан буйлап сәяхәт итү күпкә җиңелрәк булачак! Димәк, хәзер син Кама Тамагының табигый хәзинәләрен, Болгарның тарихи урыннарын, Чистайның күренекле шәхесләргә багышланган музейларын, Мамадышның Париж белән охшаш җирләрен һәм Татарстанның тагын 6 районын күрер өчен әзер маршрутлар буенча сәяхәт итә аласың. Уйларга баш катырасы юк: музейлар да, кунакханәләр дә әзер! 2 көн һәм 1 төнлек программа – районда кызыклы урыннарны ачу һәм үзләре җитештергән продукция белән танышу өчен шәп мөмкинлек! Катнашырга уйласагыз, әлеге сылтама буенча рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев