Убырлы карчык кайда яшәгәнен беләсезме? Арча районында! Татарның бөек шагыйре Тукай, аның Шүрәлесе һәм Кыш Бабай дә бу яклардан бит! «Татарстан» журналы ТРның туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырган пресс-турда Кырлайда коймаклар белән чәй эчеп, тавык тәпиләрендә торган Убырлы карчык өенә кереп, «1000 һәм 1 ләззәт» программасы белән тулырак таныштык.