17 апрель 2025 яңалыклары
-
МӘКТӘПЛӘРДӘ БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ДӘВАМ ИТӘ
17 апрель көнне Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадетлар мәктәп-интернатында парламент дәресләре узды. Чакырулы кунаклар исемлегендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бар иде. -
«ТАТАР КЫЗЧЫГЫ», «ТАТАР МАЛАЕ»: «ҖИҢӘЧӘКМЕН ДИП УЙЛАГАН ИДЕМ»
Казанда 2025 елгы «Татар кызчыгы», «Татар малае» билгеле булды. Шәһәрнең балалар бакчасына йөрүче милләт җанлы малай-кызлары Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында җыелды. Нәни дусларыбыз белән «Ялкын» да күрешеп кайтты. -
«СУГЫШ БАЛАЧАГЫМДА ҮЗ ЭЗЕН КАЛДЫРДЫ»
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бу дата һәр елны зур хөрмәт белән искә алына. Җиңү өчен көрәшкән геройларыбызны, аларның батырлыгын һәм фидакарьлеген искә алу – безнең бурычыбыз. -
КАЗАН КУБОГЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
Иртәгә, 18 апрель көнне, республикабыз башкаласында милли көрәш буенча ел саен уздырыла торган Казан кубогы ярышы узачак. Турнирда 2007 елдан өлкәнрәк егетләр, ир-атлар катнашачак. -
«МИН ИКМӘК АШАМЫЙМ» ДИП ӘЙТҮЧЕЛӘРНЕ АҢЛАМЫЙМ
«Казанкомпрессормаш» АҖ музеенда «Җиңү инженерлары» дип исемләнгән тарихи проект кысаларында Бөтенроссия эстафетасы форматында тыл хезмәтчәне, «Казанкомпрессормаш» ветераны Кәлимуллин Рөстәм Нурулла улы һәм блокаданы узган Лютая Ольга Николай кызы Казан шәһәренең 15 нче мәктәбе укучылары белән очрашты.