Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘПЛӘРДӘ БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ДӘВАМ ИТӘ

17 апрель көнне Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадетлар мәктәп-интернатында парламент дәресләре узды. Чакырулы кунаклар исемлегендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бар иде.

Кунакларны барабанда оста уйнаучы укучылар каршы алады. Матур чыгышлары һәр кешенең күңеленә хуш килде. Кадетлар мәктәп-интернаты МЧС профиле буенча үсеш алган. Балалар биредә белем алып кына калмыйлар, яшиләр дә. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә исә өйләренә кайталар.

Мәктәп директоры бина буенча кызыклы экскурсия оештырды. Музей белән башлангыч сыйныф укытучысы, Николай Волостновның туганы Ксения Каюмова таныштырды.  «Иң кызыклы экспонатларның берсе – Николай Волостновның портреты. Аны сугыш кырында плащ-палаткада танышы ясаган. Николай вафат булганнан соң, портрет батырның әнисенә тапшырыла. Гаилә белән киңәшләшеп, без рәсемне мәктәп музеена тапшырырга булдык», – дип сөйләде Ксения. Сугыш кырында батырларча вафат булганда, Николайга бары тик 19 яшь була.

Пилотсыз очкычлар, роботлар – биредә гап-гади күренеш. Укучылар яшьтән үк алар белән кулланырга өйрәнә. Кунакларга роботларның бәйрәм вальсын биегәннәрен дә күрсәттеләр.

Бирегә килүнең төп максаты – парламент дәресләрен карау. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Чара Рәсәй һәм Татарстан гимннарыннан башланып китте. Шунысы сөендерә, биредә белем алучы һәр укучы сүзләрен яттан белә һәм күңелләрен биреп җырлый. Мәктәп укучылары туган җирләренең кыскача тарихы белән таныштырып уздылар, театраль күренешләр күрсәттеләр, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.

«Безнең матур тормышыбыз, якты киләчәгәбез өчен үзләрен корбан иткән батырлар алдында без башыбызны иябез. 1941 елда Татарстаннан 700 мең кеше фронтка китә. 300дән артыгы Советлар Союзы исеменә лаек! Әлеге кадет мәктәбенә дә шундый батырларның берсе – Николай Волостнов  исеме бирелгән», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәктәп укучыларында гына түгел, һәр кешедә ватанпәрвәрлек хисләрен уята торган мондый чараларның булуы куандыра. Тарихыбызны онытмыйча, киләчәгәбезне якты матур итеп корырга язсын!

Фото: Алсу Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев