Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ИКМӘК АШАМЫЙМ» ДИП ӘЙТҮЧЕЛӘРНЕ АҢЛАМЫЙМ

«Казанкомпрессормаш» АҖ музеенда «Җиңү инженерлары» дип исемләнгән тарихи проект кысаларында Бөтенроссия эстафетасы форматында тыл хезмәтчәне, «Казанкомпрессормаш» ветераны Кәлимуллин Рөстәм Нурулла улы һәм блокаданы узган Лютая Ольга Николай кызы Казан шәһәренең 15 нче мәктәбе укучылары белән очрашты.

Ветераннар Бөек Ватан сугышы вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы кичерешләре белән уртаклашты. Блокада вакытында Ленинград шәһәрендә яшәүче Лютая Ольга Николаевна сугыш елларындагы авыр язмышы турында сөйләп китте:

«Ленинград шәһәрендәге бөтен сәнәгать фронт өчен генә эшләде. Гражданлык предприятиеләре ябылды, кешеләр фронтка кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. Һәр урамда радиотапшыргыч урнаштырылган иде. Күпләр аны «кара тәлинкә» дип атыйлар иде. Аңардан көн саен диярлек яңалыклар әйтелде. Әмма радиотапшыргыч туктагач, метроном тавышы ишетелә башлый иде. Әгәр ул бик каты ишетелсә, димәк һөҗүм булачак.

Поликлиникалар һәм табиблар бертуктаусыз эшләде. Ул вакытта телефоннар арасында элемтә булмагач, диспетчерлар бик кирәк иде. Минем әнием дә нәкъ менә диспетчер булып эшләде. Җәмәгать транспорты юк заман, шуңа ул эшкә җәяү йөри иде.

Шулай ук сугыштан соңгы елларда төзүче һөнәре бик хөрмәт ителде. Син сугышка кадәр һәм сугыш вакытында кем булуыңа караганда, шәһәргә ничек ярдәм итүең мөһимрәк иде. Иң беренче эшләргә кирәк булган әйбер – йортларның түбәләрен ремонтлау.

Блокада өзелде, ә шәһәр җимерелгән халәттә. Безгә аны торгызырга кирәк дигән бурыч куелды. Шәһәр халкы үз сменасын эшләп бетергәч, шәһәр иминлеге өчен эшләргә чыга иде. Шәһәрне җимереклекләрдән арындырдылар, скверларны җыештырдылар. Без, укучылар, сугыштан соң макулатура, металл ватыкларын һәм башка әйберләр җыя идек.

Ленинградлылар Казан шәһәре тормышына да зур өлеш керттеләр. Мәсәлән, Ленинградтан Казанга «Фәннәр академиясе» эвакуацияләнде.

Тормыш итү җиңелләрдән түгел иде. Хәзер өлкән яшьтәге кеше алдында горурланып, «мин икмәк ашамыйм» дип әйтүчеләрне аңламыйм. Әлбәттә, сез аны ашамаска мөмкин, әмма бу сүз картларны бик рәнҗетә, чөнки икмәкнең кадерен без бик яхшы беләбез», – дип уртаклашты Ольга Николай кызы.

Ленинград блокадасында исән калган Ольга Николай кызының истәлекләреннән соң бер генә укучы, хәтта укытучылар да битараф калмады. Сугыш вакытында һәлак булган кешеләрне, шулай ук көне-төне илебез хакына эшләгән кешеләрне искә алу һәм аларны хөрмәт итү бик мөһим.

Фото: Идиятуллина Лиана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев