«ТАТАР КЫЗЧЫГЫ», «ТАТАР МАЛАЕ»: «ҖИҢӘЧӘКМЕН ДИП УЙЛАГАН ИДЕМ»
Казанда 2025 елгы «Татар кызчыгы», «Татар малае» билгеле булды. Шәһәрнең балалар бакчасына йөрүче милләт җанлы малай-кызлары Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында җыелды. Нәни дусларыбыз белән «Ялкын» да күрешеп кайтты.
«Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесе быел инде сигезенче тапкыр үткәрелә. «Беренче елларда балалар бакчаларыннан татарча белгән малай-кызларны көчкә сайлап алган идек», – дип искә алды ул елларны бәйгенең башлап йөрүчесе – «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Беренче елны җиңү яулаган кыз – Зәлия Зиннурова инде буй җиткән. Берничә ел дәвамында ул бәйгене әтисе Зөлфәт Зиннуров белән бергә алып бара. Үрнәк әти-кыз дуэты һәркем күңеленә хуш килә торгандыр.
Быел исә Казанда гына 406 бала катнашкан. Араларыннан 8 малай һәм 8 кызны финалга сайлап алганнар. 13 бала исә дипломант статусы ия булды.
Финалист малай-кызлар бәйгенең берничә этабын инде үтеп куйган иде. Алар – егетләр шахмат уйнаган, стройда йөрергә өйрәнгән, кызлар гөбәдия пешереп, инә кадагычы эшләгән. Сәхнәдә исә алар үзләре белән таныштырды, шунда ук гаиләләре, нәсел шәҗәрәләре турында да мәгълүмат бирде. Икенче этапта иҗади номер башкардылар. Жюрига егетләр стройда йөрү әзерлеген, кулдан егерме тапкыр күтәрелү осталыгын күрсәтсә, кызлар исә тәмле кабымлыклар ясап, күчтәнәч итеп егетләргә бирделәр. Биремнәр Бөек Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан махсус уйланылган. Шулай ук төп тема – Каюм Насыйри иҗатына багышланган иде.
2025 елгы «Татар кызчыгы» исеменә 84 нче балалар бакчасыннан Зөһрә Хәсәнова лаек дип табылды. «Мин икенче урын алырмын дип уйлаган идем, ә монда беренче урын булды!» – диде Зөһрә җиңүеннән соң. Җиңүе гаиләсенә дә сюрприз булган. Зөһрә өчен җан атарга әнисе Гөлназ, әтисе Руслан, апалары Таңсылу белән Сәйдә килгәннәр иде. Сүз уңаеннан бу татар җанлы гаиләдә әти дә, әни дә белемнәре буенча татар теле укытучылары.
«Татар малае» исемен 25 нче балалар бакчасыннан Кәрим Гыйләҗев яулады.
«Җиңәчәкмен дип уйлаган идем. Мин тәрбиячебез белән репетицияләр ясадым, шигырь өйрәндек, өйдә кабатладым. Сәхнәгә чыккач ничек сөйләргә кирәклеген өйрәндем. Каушамадым», – дип уртаклашты ул җиңүеннән соң.
«Әни күбрәк каушады диген», – дип өстәде әнисе Динә. «Кәримнең беренче чыгышы түгел, тик җиңү көтелмәгән булды. Без бик шат. Өйдә стройда йөрүне кабатладык. Кәримнең 1 яшьлек сеңлесе Динә дә абыйсы артыннан строй атлап йөри башлады», – дип сөйләде ул.
16 финалистка да Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләк – велосипед тапшырдылар.
«Телне кечкенә вакытта өйрәтмәсәң, аннары өйрәнә алмый ул аны»
«Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесенең максаты – балаларда телне, милли үзаңны үстерү, сәләтле татар балаларын барлау, балалар бакчалары, мәктәп һәм гаиләләр арасында бәйләнешне булдыру. «Хәзер катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп. Татарча белүче балалар да күп. Балалардан нәрсә таләп иткәнне ата-аналар да беләләр, ныклап әзерләнәләр», – ди Кадрия Идрисова.
Иң мөһиме бәйгедә дәвамчанлык бар. «Татар кызчыгы», «Татар малае»ннан соң үсмерләр өчен «Ак калфак» укучы егет-кызлары, «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләре үткәрелә. Аннары кызлар үз көчләрен «Татар кызы» бәйгесендә сыный ала. «Бу эшне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче «Татар кызы» бәйгесенә карап башладык. Чөнки бер елны төбәкләрдән татарча белми торган кызлар килә башлады. Кечкенә вакытта өйрәтмәсәң, аннары өйрәнә алмый ул аны», – дип сөйләде Кадрия Рәис кызы.
Бәйге «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесе дә хәзер бөтен дөнья буйлап үткәрелә. Анда һәр елны 30 меңләп бала катнаша. «Бәйгенең нигезләмәсен дөнья буйлап тараттык һәм бөтен төбәкләрдә, шәһәрләрдә шушы бәйгене үткәрәр башларга таләп куйдык. Башта аптырашта калдылар, «бу кечкенә балалар белән ничек үткәреп була», – диештеләр. Икенче елны татар хатын-кызларының икенче съезды булды. Шул съездда без «Татар кызчыгы», «Татар малае»н уздырып күрсәттек. Бу бәйге хатын-кызларга шулкадәр тәэсир итте», – диде Кадрия Идрисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев