КАЗАН КУБОГЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
Иртәгә, 18 апрель көнне, республикабыз башкаласында милли көрәш буенча ел саен уздырыла торган Казан кубогы ярышы узачак. Турнирда 2007 елдан өлкәнрәк егетләр, ир-атлар катнашачак.
Әлеге ярышларның максаты – Казан шәһәрендә милли спорт төре көрәшне популярлаштыру, 2025 елга җыелма команда исемлеген формалаштыру өчен иң көчле көрәшчеләрне һәм командаларны ачыклау, спорт осталыгын арттыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ярышларда Казан шәһәренең 7 территориаль районыннан 120 дән артык спортчы катнашачак. Алар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 кг авырлык категорияләрендә ярышачаклар.
Шәхси ярышларда спортчылар ике җиңелүдән соң төшеп калачак. Командалы ярышлар шундый ук система буенча узачак, анда спортчылар һәр үлчәү категориясендә аерым чыгыш ясаячак.
Ярышлар программасы:
9:00 – шәхси беренчелектә ярышлар башлану
10:00 – ачу тантанасы
15:00 – команда ярышлары башлану
18:00 – бүләкләү
Үткәрелү урыны: Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 марта 2026 - 12:45
ТАТАРСТАННЫҢ СИГЕЗ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ЧЫГАРЫЛЫШ СТУДЕНТЛАРЫН ЭШКӘ УРНАШТЫРУ РЕЙТИНГЫ ЛИДЕРЛАРЫ АРАСЫНДА
-
28 марта 2026 - 18:44
«Ялкын» журналы призларына узучы көрәш буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре билгеле
-
27 марта 2026 - 15:08
АЛАБУГАДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА ТАТАРСТАН БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
-
27 марта 2026 - 10:48
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ «АЛТЫН КАЛӘМ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫНА ҮТӘЧӘК
Нет комментариев