«СУГЫШ БАЛАЧАГЫМДА ҮЗ ЭЗЕН КАЛДЫРДЫ»
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бу дата һәр елны зур хөрмәт белән искә алына. Җиңү өчен көрәшкән геройларыбызны, аларның батырлыгын һәм фидакарьлеген искә алу – безнең бурычыбыз.
Шул исәптән, «Казанкомпрессормаш» АҖ музеенда «Җиңү инженерлары» дип исемләнгән тарихи проект кысасында Бөтенроссия эстафета форматында тыл һәм «Казанкомпрессормаш» заводы ветераны Кәлимуллин Рөстәм Нурулла улы белән Ленинград блокадасын кичергән Лютая Ольга Николай кызы Казан шәһәренең 15 нче «Кызыл гвардия» исемле мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән очраштылар.
Рөстәм Нурулла улы, балачактагы булган хатирәләрен яңартып, сугыш елларында «Спартак» исемле фабрикада, фронт өчен аяк киемнәр җитештерүен әйтеп узды. Сугыштан соң, АҖ «Казанкомпрессормаш»та 1958-1988 елларда баш технологлар бүлегенең инженеры һәм 2 нче сварка цехының лазер җайланмалары операторы булып эшләве турында сөйләде.
Музей хезмәткәрләре укучыларга экскурсия уздырган арада, ветеранның янына барып, кыска гына интервью алырга булдым.
– Сезнең өчен тормышыгызда иң мөһиме нәрсә?
– Минем өчен бу тормышта иң мөһиме үз эшеңне табу һәм гадел итеп башкару. Бу синең билгеләнгән бурычың һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш.
– Сезгә авырлыкларны үтеп чыгарга нәрсә ярдәм итте?
– Балачактан чыныгып үстем, авырлыкларны җиңәргә өйрәндем. Бала вакытым сугыш елларына эләгү сәбәпле,ияләнергә туры килде. Сугыш балачагымда үз эзен калдырды.
– Эшләгән чорыгызда нормадан артык яки башка кеше өчен эшләгәнегез булдымы?
– Әлбәттә, булды. «Спартак»та эшләгән вакытта сәгатьләр саны нормадан арта иде, бик күп эшләргә туры килде.
– Бәлки яңа буынга әйтергә теләгән теләкләрегез, фикерләрегез бардыр?
– Яшьләргә әйтәсе килгәнем бер генә: һәр яңа мәгълүматны, яңа технологияны башыгызга сеңдереп, өйрәнеп барыгыз.
Укучыларда ватанпәрвәрлек рухын күтәрүгә менә дигән, эчтәлекле чара булды. Бер кеше дә битараф калмады,үзенә ниндидер гыйбрәт алды дип ышанам.
Тынычлык өчен үз гомерләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен биргән батырларны Җиңү көнендә генә искә алмыйк, ә һәрвакыт хәтеребездә йөртик!
Фото: Идиятуллина Лиана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев