Логотип Идель
Бу – тема!

МИССИЯ: БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРЕРГӘ

Спойлер: Барысына да өлгереп булмаячак. Иң мөһименә җитешергә кирәк!

Ышанасызмы-юкмы, әмма һәр кеше үз вакыты белән ничек тели, шулай файдалана: кемдер аны күңел ачу яки диванда ятуга сарыф итсә, кемдер укуга, сәяхәт итүгә яки карьера үсешенә багышлый.  

Пандемия вакытында хасил булган хаостан соң мин «бернәрсәне дә планлаштырмаска» дигән карарга килдем. Әмма... мәгълүмат һәм җаваплылык күбәйгән саен, бар булган идеяләрне, сөйләшенгән очрашуларны, эшләрне теркәп бармыйча булмаганын аңладым. Шуңа күрә бу елны мин тайм-менеджмент (вакыт белән идарә итү) темасын өйрәнүгә багышларга булдым. Хәзерге вакытта бу өлкәдә камилләшү өчен китаплар укыйм, лекцияләр тыңлыйм, иң эффектив мобиль кушымталарны һәм дөрес ял итү чараларын эзлим. Инде үзем туплаган кайбер киңәшләрне сезнең белән дә уртаклашам.

Ашыгыч ярдәм

«Вакытым җитми» дип әйтүчеләргә ярдәм кулы сузабыз. Димәк, беренче эш итеп, бар булган эшләрне кәгазьгә күчерергә кирәк: моны җибәрергә, бусын язарга, монда барырга һ.б. План төзегәндә үз-үзеңә сораулар бирү дә булыша: хәзерге вакытта барлык эшләр дә актуаль һәм мөһимме? Иманым камил, кайбер эшләрне шунда ук сызачаксың. Кайбер бурычлар актуальлеген югалткан, кайберләрен башкару мәҗбүри түгел икәне дә ачыкланачак. Иңеңдәге таулар бераз җиңеләеп киткәнен шунда ук тоячаксың!

Эшләр ник эшләнелми?

 Исемлек төзелде, әмма ул эшләр тиз генә хәл ителәчәк микән? Үзебезгә тагын сорау бирәбез: ник мин кирәк булган эшләрне эшләмим? Аларны башкарудан мине нәрсә туктата? Җавапларыгыз менә шундый булыр:

– эш артык катлаулы;

– нәрсәдән башларга кирәклеген аңламыйм;

– чамадан тыш арганмын;

– бу эшне башкаруның мәгънәсен күрмим;

– эш куша торган кешегә каршы киләм;

– мине эштән бүлдерәләр (социаль челтәрләр, буш сөйләшүләр һ.б.).

Кайвакыт без бик кадерле һәм мөһим булган эшләрдән аны эшләмәс өчен махсус арынабыз. Ягъни аны шулкадәр идеаль итеп башкарырга кирәк, ди, ә син ул дәрәҗәдә эшли алмыйсың. Моның өчен тагын да күбрәк вакыт, ял, эш кораллары һ.б. кирәк. Әле җитмәсә, мондый чакларда күңелдә икеләнү хисләре туа, үзеңнең сәләтеңдә шикләнә башлыйсың. Бу очракта мин үземне болай дип тынычландырам: «Резидә, расслабься (татарларда бу сүзнең тәрҗемәсе юк бугай :D). Синең энергияң хәзер хис-кичерешләреңә юнәлгән, аларга артык игътибар бирмә. Сиңа бу эшне 100 %ка үтәү мәҗбүри түгел: син – гади кеше, тормышта плюс та, минуста та була ала, кирәк булса – төзәтерләр, куркыныч юк! Әйдә, эшләп карыйк әле. Сиңа 40 минут бирәм». (Бу сүзләрдән соң менә бу мәкалә язылды да инде...J)

Бүтән «отмазкаң» юк!

Игътибар иткәнең бармы: чыннан да мөһим әйберләргә без һәрчак вакыт табабыз. Шуңа күрә үзең өчен ниләр өстен булуын билгеләргә киңәш итәм. Иң мөһим юнәлешләрне сайлагач, дедлайн куй: эшне кайсы көнгә тәмамларга кирәк?

Лайфхаклар:

1. Иң авыр эшләрне җиңеләйтү өчен, аны башкаруны гади адымнарга бүл.

2. Һәр кич киләсе көнгә план төзеп куй. Иртән бик тиз уяначаксың!

3. Катлаулы эшләрне иң  беренче итеп башкарып чык.

4. Бер үк вакыт эчендә берничә эшкә тотынма – бу көчеңне генә алачак.

5. Кайбер проектлардан баш тарт: аларны кызыксынган кешеләргә биреп була.

6. Иртәгәсе көнне бүгеннән үк кайгырта башла. Мәсәлән, киләсе атнада ниләр киячәгеңне планлаштырып куй.

7. Үзеңә һәр эшкә, һәр җиргә/очрашуга җитешергә рөхсәт ит!  

Ә сез вакыт белән идарә итү һәм мөмкин кадәр продуктив булыр өчен ниләр киңәш итә аласыз? Миңа Инстаграмда яза аласыз: @remeeva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев