Логотип Идель
Бу – тема!

МОНЫ КЫЗЛАР ГЫНА БЕЛӘ: СЕРЛӘРНЕ АЧАБЫЗ!

«Сорри», кызлар: ләкин бүген безнең кайбер серләребез белән бүлешергә туры киләчәк. (Бәлки безнең мантыйкны аңлаучы кешеләр өстәлер?..) Әлеге язмада XXI гасырның типик кызлары үзен ничек тотканын ачыкларга булдык! Алдагы пунктлар сине хәтерләтәме? Санап чыгыйк әле!

Кызлар гына:

1.  Көзгедән үзенә карап, сәгатьләр уздыра ала

2.  Өйдәге тәртипсезлекне бер мизгелдә тәртипкә сала һәм һәр әйбернең кайда икәнен белә

3.  Шул иҗади тәртипсезлекне ясый :)

4.  Игътибар җәлеп итәр өчен «Вконтакте»дагы шәхси аккаунтын бетерә ала

5.  Фотоны кичә төшерсә дә, Инстаграмга  ярты елдан соң гына куя

6. Ахыры яхшы тәмамлана торган фильм һәм сериалларны гына карый

7.  Телефоннан сөйләшкәндә яки дәрестә чакта дәфтәр читенә йөрәкләр ясап утыра 

8.  Гомер буе: «Чәчне үстерергәме, юкмы?», – дип уйлана

9.  Игътибар бирмәүне яратмый, ләкин кайвакыт үзенә дә шулай эшләргә рөхсәт итә

10.  Сторисларына «нәкъ аның» җавап бирүен көтә

11.  Кибеттә сатучының: «Сезгә бик килешә», – дигәненә ышана

12.  Телефон тышлыгына карта, кәгазь акча һәм хәтта фотолар сыйдыра

13. Җомга бирелгән өй эшләрен шул ук көнне эшләп куярга уйлый, әмма барыбер якшәмбе төнлә әзерли

14.  Чәчәкләр бүләк итсәң, фотога төшереп, Интернетка кертә 

15.  Авыз эченнән яраткан җырларын көйләп йөри

16.  «Мине табарга авыр, ә югалтырга җиңел» дигән фразага буйсына

17.  Маникюр остазына мәдхия укый

18.  Бойфренд дигәч, джинсылар турында уйлый

19.  Кечкенә чактан: «Әни булгач, белерсең», – дигән сүзне ишетеп үсә

20.  Күзгә уклар ясаганда, авызын ача. Иннек сөрткәндә – киресенчә.

21. «Хәерле иртә», «Тәмле төшләр», «Мин сине яратам» дигәнне ишетергә ярата.

22.  Ялкынланып нәрсәдер сөйләгәндә, «Мине тыңлыйлармы?» икән дип кат-кат уйлана

23. Ничә генә яшьтә булуына карамастан, әнисенең кочагында иркәләнергә ярата

24. Бәдрәфкә дус кызы белән генә бара

25. Аяк киеме киеп, өйдән чыгып китәм дигәндә генә, ачкычын / телефонын / битлеген / йә тагын берәр әйберен оныта. Аяк очына басып, кире барырга туры килә инде!  

26.  «Вконтакте»дагы тормышчан цитаталар булган пабликтан репостлар ясый

27.  Берничә эшне ярты сәгать эчендә эшләп куя

28.  «Теге» көннәр булган һәр кызга ярдәм итәргә әзер

29.  «Дэн» дигәч, күз алдына Денис түгел, ә колготки килә

30.  «Кыз кеше алай эшләми»не һәрчак ишетеп тора

31.  Яраткан тональ кремы бетсә, аның соңгы бөртегенә кадәр чыгара. Пычак та ярдәмгә килә!

32.  Сиздермичә генә эчке киемен төзәтеп куя ала

33.  Кечкенә чакта пәрдәләр янына басып, ак фаталы «кәләшкә» әйләнә

34.  Имтихан алдыннан ярты ел эчендә укыган материалны ятларга тырыша

35.  Инстаграм фильтрларына «чумып», үзенә иң ошаганнарын таба

36. Кулларына крем сөрткәч, савыт-саба юарга бара

37.  Егетенең фотосын күрсәткәндә, «чынлыкта ул матуррак» дип әйтә

38.  «Мәхәббәт өч ел яши» дигән фикерне һәрчак истә тота

39.  Үзен Disney фильмнарындагы принцессалар белән чагыштыра

40.  Һәр эчкән каһвәнең стаканын фотога төшерә

41.  Төннәрне суыткыч белән янәшә уздыра ала, ләкин тс-с-с!

42.  Капрон оеклары ертылса да, күтәренке күңелле булырга омтыла

43.  Үз йорты һәм гардероб бүлмәсе турында хыяллана

44.  Шпагатка утырган кызлардан көнләшә, ләкин моның турында беркемгә дә сөйләми

45. Үкчәле туфлилар кисә, модельга әверелә

46. «Титаник» фильмын ничәнче тапкыр караса да, елый

47.  «40 кг» паблигына язылу белән, ябыгам дип уйлый

48. «Аннан» килгән хәбәргә шунда ук җавап бирмәскә тырыша, имеш, көтеп утырмаган

49. Инстаграмда мең дә бер рецептны  саклап куя, ләкин берсен дә пешерми

50.  Сториска моңсу музыканы куйгач, «аның» реакциясен көтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев