Логотип Идель
Бу – тема!

«ИМТИХАН – ТОРМЫШНЫҢ БЕР СЫНАВЫ ГЫНА»: БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР НИНДИ КИҢӘШЛӘР БИРӘ?»

«Имтиханны 100 баллга бирмәсәгез, моңардан трагедия ясамагыз», дип укучыларга һәм әти-әниләргә мөрәҗәгать итте Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин. «Имтихан бирү – тормышның бер сынавы гына, андый сынаулар күп булачак», дип тынычландырырга теләде ул.

«100 балл» Бөтенроссия акциясе 100 балл алучыларны җыеп, аларга һәм аларның укытучыларына сүз бирү максаты белән оештырыла. Казанда ул Лобачевский исемендәге лицейда үтте: очрашуга Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, атказанган укытучылар һәм белгечләр, әти-әниләр, лицей укучы һәм укытучылары кушылды. Шулай ук, бу очрашуга онлайн рәвештә Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы студентлары да кушылып, уңыш серләре белән уртаклашты. Без 100 балл алучыларның, БДИга әзерләүчеләрнең киңәшләрен барларга булдык. Димәк...

БДИны 100 баллга бирү өчен төп киңәшләр:
1. Имтиханга һәр көнне әзерләнергә. Мисал өчен, көнгә бер вариант эшләргә.
2. Авыр биремнәрдән курыкмаска. Аларны имтиханда түгел, ә әзерләнгәндә эшләү хәерлерәк.
3. 100 баллга түгел, ә белемнәргә омтылыгыз.

Алия Хәҗиева, химия фәне буенча 100 балл

Инстаграмда: @olllchen
«БДИны 100 баллга бирүгә миңа олимпиадаларда катнашу булышты. Аларга әзерләнү имтиханга карата күпкә җиңелрәк булды. Шуңа өстәп, аны сиңа якын булган кешеләр белән булган мохиттә язасың. Хәзер КФУның химия факультетында укыйм».

Сергей Михайлин, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы

«Уку йортына керер өчен ике юл бар. Беренчесе – имтихан, ә икенчесе – олимпиадалар аша. Олимпиадада 8-9 нчы класстан ук катнаша башласаң, синең җиңәр өчен 4 елың бар. Имтиханда исә мөмкинлек бер тапкыр гына бирелә. Авыр юлны сайлагыз».

КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик

«КФУда былтыр 100 балл белән 150дән артык бала керде. Алар өчен КФУ ректоры «Стобалльник» дигән стипендияне бирә (тулырак мәгълүмат: https://media.kpfu.ru/news/kfu-v-tretiy-raz-budet-vyplachivat-stipendiyu-rektora-stoballnik)».

Илсур Һадиуллин исә имтихан бирүчеләргә уңышлар теләп, очрашуны шундый сүзләр белән тәмамлады: «һәр бала уңышыннан республика уңышы, республика уңышыннан – ил уңышы барлыкка килә».

Очрашуның ахырына кунаклар шундый нәтиҗәгә килде: бик теләсәң, барысына да ирешеп була. Һәм бу имтиханнар турында гына түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев