Бу – тема!
-
ЯЗГЫ АРЫГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Көннәр озыная, кояш елмая, табигать уяна башлый. Ләкин шатлык урынына без еш кына хәлсезлек, йокы басу тоябыз. Таныш халәтме? Әгәр дә сез дә яз башында үзегезне шулай хис итсәгез, сез «язгы арыганлык» дигән физиологик күренеш белән очрашкансыз. -
ЯЗ КӨНЕ НИНДИ РИЗЫКЛАР АШАРГА?
Язның беренче аена бастык. Бу чорда салкын тиеп авыручылар саны аеруча арта. Кешеләрдә авитаминоз, хәлсезлек күзәтелә. Үзеңне яхшы хәл итәр өчен нинди ризыкларга өстенлек бирергә? Бу язмада яз көне ашалырга тәкъдим ителгән продуктлар хакында сөйләшербез! -
ЙОКЫ ОРГАНИЗМГА НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?
13 март – дөньякүләм йокы көне. Иң мөһим биологик ихтыяҗыбыз турында әлеге язмада сөйләштек. -
«ВОИН» ҮЗӘГЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Бүген Казан «Динамо» спорт үзәге базасында «ВОИН» хәрби-спорт әзерлеге һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенең ТР филиалында журналистлар өчен пресс-тур узды. Бу чарадан без яшүсмерләр өчен ныклы белем, патриотик тәрбия бирә торган, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә торган җир шушы икән дип кайттык. Ниләр бар соң биредә? -
2026 ЕЛДА ВУЗГА КЕРҮЧЕЛӘРГӘ 7 МӨҺИМ КИҢӘШ
Кайбер абитуриентлар БДИ пробникларын хәтта сәүдә үзәкләренең фудкортларында язып карый. Максат – имтихан шартларына алдан ук ияләшү. Белгечләр фикеренчә, югары уку йортына керергә әзерләнгәндә стратегик уйлау, мәгълүматны алдан өйрәнү һәм альтернатив вариантларны карау бик мөһим. -
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ СЛЕНГЫНДА «ЗАВОЗ» СҮЗЕ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Иң элекке мәгънәсе белән «завоз» сүзе кибеткә товар китерүне аңлата. Ләкин бүгенге көндә яшьләр, бигрәк тә альфа буыны, бу сүзне башка мәгънәдә куллана башлады. Алар өчен «завоз» – бик көчле көлке тудырган шаяру. -
КЫЗЛАР ТУРЫНДА СТЕРЕОТИПЛАР
Һәр кыз үзенчәлекле булса да, җәмгыять кайчак алардан бертөрле кызыксыну, максат, тәртипкә буйсынуны таләп итә. Шушыннан барлыкка килгән стереотиплар көлкеле тоелса да, алар кешенең үз-үзенә ышанычын киметә һәм мөмкинлекләрен чикли. Бу язмамнан сез кызларга карата булган стереотип сүзләр һәм аларның бу турыда фикерләрен белә алырсыз. -
8 МАРТ БӘЙРӘМЕН КАЙДА ҺӘМ НИЧЕК БИЛГЕЛӘП ҮТӘЛӘР?
8 Март – язның иң беренче, иң олы, иң матур бәйрәме. Бу көнне Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәләр. Аның тарихы гаделсезлеккә каршы көрәштән башлана. -
ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ ТАРИХТА ҖУЕЛМАСЛЫК ЭЗЛӘРЕ
Көнкүрешебездә кулланыла торган күп әйберләрне хатын‑кызлар уйлап тапкан. Әмма безнең моның турыда уйлаганыбыз гына юк. Кайбер ачышлар гадәти тоелса да, аларсыз тормышыбыз бөтенләй башкача булыр иде. Бу язмамнан дөньяга әһәмиятле үзгәрешләр керткән хатын‑кызлар һәм алар уйлап тапкан ачышлар турында белә алырсыз. -
8 МАРТКА НИНДИ БҮЛӘКЛӘР БИРЕП БУЛА?
8 Март – ул хатын-кызга рәхмәт, хөрмәт һәм мәхәббәт белдерү көне. Бүләк сайлаганда яшьне генә түгел, кешенең холкын, мавыгуларын, тормыш рәвешен дә исәпкә алу мөһим. Түбәндә төрле яшьтәге кызлар, ханымнар өчен киң һәм җентекле идеяләр тупланды. -
КЫЗЛАР НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?
8 март бәйрәме яз, чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләр һәм ял көннәре белән ассоциацияләнә. Бу көнне һава чәчәк исе белән тула. Кызлар үзләре нинди бүләкне идеаль һәм кирәкле дип саныйлар икән? Бу көнне нинди бүләк алырга телиләр? Егетләр фикеренчә идеаль бүләк ул нәрсә? -
НИ ӨЧЕН БҮГЕН ВИНИЛ ПЛАСТИНКАЛАР ҺӘМ ПЛЕНКАЛЫ ФОТОАППАРАТЛАР ПОПУЛЯР?
Цифрлы технологияләр дөньяны басып алган чорда, музыка смартфоннарда, ә фотолар «облако»да җыелган заманда кешеләр кинәт «иске» әйберләргә тартыла башлады. Соңгы елларда винил пластинкалар сату күләме буенча компакт-дискларны гына түгел, хәтта кайбер цифрлы форматларны да узып киткән. Нигә шулай икән соң? Бу артка китешме? -
НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ КИТАПХАНӘЛӘР ҺӘМ ИҖТИМАГЫЙ УРЫННАР КИРӘК?
Кешелек тарихында һәрвакыт белем туплау, фикер алышу һәм бергә булу өчен урыннар булган. Элегрәк бу мәйданнар, базарлар, мәчетләр яки чиркәүләр булса, бүгенге көндә аларның ролен китапханәләр һәм төрле иҗтимагый урыннар үти. Болар барысы да безнең җәмгыятьнең нигезен тәшкил итә, чөнки алар кешеләрне берләштерә, укырга, үсәргә һәм бер-берең белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә. Аларсыз безнең тормыш тагын да ялгызрак, мәгълүматсыз һәм төссезрәк булыр иде. -
МАРТ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Яз – яңарыш вакыты. Табигать уяна, хыяллар канат җәя, күңелдә яңа өметләр туа. Март ае һәркайсыбызга үз сынавын да, үз бүләген дә алып килә. Йолдызлар синең өчен ниләр әзерләгән? -
МАРТ АЕНА ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
Ниһаять, яз да килеп җитте! Шул уңайдан март аена булган сынамышлары белән танышып узыйк.
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК