Автор автор яңалыклары
-
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН 5 ФАЙДАЛЫ КУШЫМТА
Интернетта күпчелек сайтлар инглиз телендә бирелә. Саннарга килсәк, бу – 54-56%. Инглиз телен өйрәнү буенча да сайтлар бик күп. Шуңа күрә без куллануда иң җиңел саналган 5 сылтаманы сайлап, алар турында кыскача язып чыктык. -
«БАЛА-СИТИ»га 10 ЯШЬ!
17 декабрь көнне Казанның «Пирамида» концертлар залында «Бала-сити» полилингваль белем бирү учреждениесе ун еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да катнашты. -
ЯҢА 2023 ЕЛГА ӨЙНЕ НИЧЕК БИЗӘРГӘ?
2022 ел безнең белән әкренләп саубуллаша, бусагада 2023 ел көтә. Киләсе елның иясе – кара йорт Куяны. Мөгаен, күпләрне «киләсе Куян елына өйне ничек бизәргә?» дигән сорау борчыйдыр. Нинди төсләр кулланырга? Нинди кием сайларга? -
«ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЫ КӨНЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Чит ил студенты көне» фестиваленең гала-концерты узды. -
GAUGA ТӨРКЕМЕ «QIŞ» КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРА!
Яңа елга бер атна кала GAUGA төркеме үзенең тулы составында «QIŞ» концертын уздырачак. -
«ГЛАГОЛИЦА» ХЫЯЛЛАРНЫ ТОРМЫШКА АШЫРА!
«Глаголица» – Халыкара әдәби премия. Әлеге бәйгедә мин менә инде дүртенче ел катнашып барам. Әдәби сменага беренче барып кайтуым (2020 нче ел иде ул) әле һаман да күңелемне яктыртып тора. Анда алынган тәҗрибә, яңа кешеләр белән танышу, тормышның шундый төрле булуын күрү һәм иң мөһиме – язучылар белән күрешеп аралашу мөмкинлекләре шундый кадерле! «Глаголица» булмаса, без менә шулай олы язучылар белән аралашу бәхетенә ничек ирешер идек? Кайда үзебезнең иҗатыбызны сынап карар идек? Әлеге премия белән танышу булуыма мин мең рәхмәтле. -
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН «КҮҢЕЛЛЕ СӘХИФӘЛӘР» КИТАБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда 2 декабрь көнне Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китап тәүге тапкыр Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп телендә 1910 елда нәшер ителгән. Хәзер «Татарстан китап нәшрияты»нда басылып чыккан вариантта бер якта гарәп графикасында булса, икенче ягында кириллица белән бирелгән. -
«TAТ•ARS•TAN» БӘЙГЕСЕ: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында TAT•ARS•TAN республика бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты узды. -
XXI «БИКАФЕСТ» ФЕСТИВАЛЕ ЙОЛДЫЗЛАРЫНЫҢ ИСЕМНӘРЕ БИЛГЕЛЕ
11-12 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале булып узды. Ул «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә. -
УРАМДА СУЫК БУЛСА ДА, ЭЧКЕ ДӨНЬЯДА ҖЫЛЫ: КӨЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Чыннан да, көз ул – иң серле, могҗизаларга иң бай, күңелле дә, моңсу да ел фасылы. Ләкин шыксыз яңгырлы көннәре белән ялыктырса да, көз ул матурлыкны күрсәтә белә. Ул матурлыкны өйдә ятып күреп булмый, аны күрер өчен урман-күл буйларында йөрергә, табигатне күзәтергә кирәк. Көз, үзенең яңгырын да матур итеп күрсәтергә ярата. -
БАШКОРТСТАН БЛОГЕРЛАРЫ – «ТАТМЕДИА»ДА КУНАКТА! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
«Ялкын» журналы 11 ноябрь көнне Башкортстанның популяр блогерлары белән «Кунак Party» оештырды. Күрше республикабыздан Дамир Ильгамович, Алмаз Мостафин, Илнара Рахмангулова килде. -
ВАФАТЫНА БЕР ЕЛ – ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВАНЫҢ ИСТӘЛЕГЕНӘ АШ УЗДЫРЫЛДЫ
Бүген «Ялкын»да күп еллар хезмәт иткән шагыйрә Фәйрүзә апа Мөслимованың вафат булуына бер ел. 6 ноябрь көнне якыннары Фәйрүзә апа рухы өчен дога кылып аш уздырды. -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ БЕЛӘН ОЧРАШУДАН ФОТОРЕПОРТАЖ
3 ноябрь көнне без үзебезнең журналыбызның үзенчәлеге – балалар редколлегиясе белән очраштык. Журналыбызның эшчәндегендә зур роль уйнаучы дистәгә якын авторларыбызның бүген алтысы җыелды – араларында төрле темаларга язмалар әзерләүчеләр дә, иллюстраторлар да бар. -
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер ярлы гына кеше. Бу кешенең булган, ди, базардан сатып алган бер бәтие. Бәти шундый матур булган. Карап туймаслык, ди. Аның дүрт аягында да кара төрткесе булган. Күзләре- кара, койрыгы белән гәүдәсе - ак икән. Көннәр, атналар үткән, сарык бәтие матур бәрән булып үсеп тә җиткән. -
«БИК МАТУР» МОДА КИЧӘСЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
Ниһаять, 14 октябрь көнне без «БИК МАТУР» проектының мода кичәсен уздырдык! Социаль челтәрләрәбезне күзәтеп баручылар безнең бу чарага никадәр күп көч салуыбызны белә. Әмма без бик канәгать, яшьлек, матурлык һәм зәвык кичәсе искиткеч узды!