Логотип Идель
Белми калма

«СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ СМЕНАСЫ ТӘМАМЛАНДЫ

26 июньнән 3 июльгә кадәр Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XV Халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт»нең беренче сменасы – «Алдынгылар Биләр Форум» (Первые / Forward) узды. Дүртенче ел рәттән әлеге смена «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә һәм Татарстанның иң актив мәктәп укучыларын бер мәйданга җыя.

Быел форумда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12–17 яшьлек 800гә якын укучы катнашты. Аларның һәркайсы үз төбәгендәге «Беренчеләр хәрәкәте» бүлекчәләрендә конкурс сайлап алуын узды. Катнашучылар шәхси уңышларын туплаган портфолио әзерләде, шулай ук «Остаз» темасына эссе язып, лидерлык сыйфатларын, җәмгыять тормышында актив катнашырга әзер булуларын күрсәтте.

Сменаның төп максаты – мәктәпләрдә үзидарә системасын үстерү, лидерлык күнекмәләрен ныгыту һәм командада эшләү осталыгын камилләштерү. Белем бирү программасы «Беренчеләр сәгате» проекты кысаларында төзелде һәм хәрәкәтнең 12 юнәлешен колачлады: белем һәм фән, технологияләр, һөнәрләр, мәдәният һәм сәнгать, иреклелек, патриотик тәрбия, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия, экология һәм туризм.

Катнашучылар өчен иң истә калган дәресләрнең берсе – брейк-данс буенча мастер-класслар булды. Алар яшьләргә яңа хәрәкәтләр өйрәнергә генә түгел, ә үзләрен иҗади яктан ачарга да ярдәм итте.

Форумның белем бирү программасында төрле өлкәләрдән килгән белгечләр чыгыш ясады. Практик психолог һәм арт-терапевт Анна Костюкевич иҗат аша эмоцияләр белән идарә итү серләрен аңлатты. Нейрокоуч Анастасия Христич эмоциональ интеллектның заманча лидер өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Бизнес-остаз Дмитрий Шакирзянов һөнәр сайлау һәм проектлар белән идарә итү нигезләре белән таныштырды. Йомшак күнекмәләр буенча эксперт Әлфия Сафина социаль проектларны гамәлгә ашыру һәм грантлар язу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Педагогика фәннәре кандидаты, антистресс программалары инструкторы Галина Комарова сулыш алу күнегүләре һәм медитация алымнарына өйрәтте. Психолог Людмила Горяная нәтиҗәле аралашу серләрен ачса, педагог-коуч Гөлнар Шәмсетдинова заманча остазлык алымнары турында сөйләде.

Форумның һәр көне белем бирү дәресләре, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары һәм иҗади чаралар белән үрелеп барды. Балалар футбол, волейбол, стритбол һәм шахмат буенча көч сынашты, интерактив программаларда һәм кичке концертларда катнашты.

Программаның аеруча әһәмиятле өлеше булып елдагыча «Тел һәм тарих» юнәлеше торды. Катнашучылар Борынгы Биләр тарихы белән танышты, татар телле мохиткә чумды. Биредә күп кенә дәресләр һәм мәдәни чаралар татар телендә үткәрелде.

Сменаның иң әһәмиятле нәтиҗәләренең берсе – «Тамырлар» олимпиадасы булды. Ул Биләр шәһәре һәм Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланды. Олимпиадада алты җиңүче билгеләнде. Беренче урын иясенә велосипед тапшырылды, ә икенче урыннан бишенче урынга кадәрге призёрлар «Алиса» акыллы колонкалары белән бүләкләнде. Моннан тыш, археологлар һәм тарихчылар махсус остаханәләр үткәреп, тарихи тикшеренүләрнең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Смена дәвамында «Сәләт дулкынында» радиосы эшләде. Аның эфирында «Сәләт» хәрәкәте җырлары һәм хәзерге татар башкаручыларының татарча һәм русча әсәрләре яңгырады.

Шулай ук «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дә көн саен эшләде. Онлайн-трансляцияләр аша тамашачылар форум тормышын күзәтте, яңалыклар белән танышты, экспертлар һәм хөрмәтле кунаклар белән интервьюлар карады. Туры эфирлар «Сәләт»нең рәсми «ВКонтакте» төркемендә һәм Rutube платформасында алып барылды.

Форум балалары бакчачылык белән дә шөгыльләнергә өлгерде. “Сәләт утарында” алар төрле яшелчәләр утыртты. Әлеге үсемлекләр беренче форум сменада утыртылачак һәм инде иң соңгы форумга килгән балалар әлеге бакчаның уңышларын татып карый алыр дигән өмет бар.

Әлеге смена йомгаклау концерты белән тәмамланды. Форумдагы һәр алан үзенең иҗади чыгышын тәкъдим итте: сәхнәдә җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, биюләр һәм театраль күренешләр күрсәтелде. Йомгаклау кичәсе дуслык, бердәмлек һәм Биләрдә узган онытылмас мизгелләрнең матур символына әверелде.

XV Халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» быел 26 июньнән 2 августка кадәр уза. Программада дүрт профильле смена каралган. Алар Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын мәктәп укучысын, студентны һәм остазны берләштерәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган форум республикадагы иң зур белем бирү мәйданчыкларының берсе булып кала һәм талантлы яшьләрнең үсеше, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа иҗтимагый башлангычларны тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр тудыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев