Логотип Идель
Белми калма

МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ

Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский чыгарылыш дәүләт имтиханнарын – җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнарны – берләштерү мөмкин дип саный. Әгәр мондый карарны Мәгариф министрлыгы кабул итсә, аны гамәлгә ашыру кимендә өч ел вакыт алырга мөмкин.

«Мин моны хуплар идем. Пропорция якынча 8гә 2 булырга тиеш, тарих файдасына. Әмма карар Мәгариф министрлыгы карамагында», – дигән Мединский «Мәгърифәтчеләр. Җәмгыять белеме» укытучы-блогерлар конференциясенең пленар утырышында.

Шулай итеп ул тарих һәм җәмгыять белеме буенча чыгарылыш имтиханнарын берләштерү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде.

Элегрәк Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәге билгеле булды. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде.

2025 елның маенда җәмгыять белеме Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан өйрәнелә башлаячак дип игълан ителде. Моңа кадәр аны 6 нчы сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев