2 июль 2026 яңалыклары
-
ИЮЛЬДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?
Июль – җәйнең нәкъ уртасы. Мәктәп әле ерак кебек, көннәр озын, кичләр җылы, ә шәһәрдә дә, табигатьтә дә кызыклы мөмкинлекләр күп. Бу айны телефон экраны артында гына үткәрмәс өчен, үзеңә кечкенә җәйге план төзеп кара. -
СӘЛӘТ АРХЕОЛОГЛАР ТӘРБИЯЛИ БАШЛЫЙ
Ел саен Биләрдә «Сәләт» форумнары үтә. Быел форумның беренче сменасына 800 бала килгән. Балаларны татар теле, мәдәнияте һәм тарих белән дә таныштыралар. Быел тарихны өйрәнү яңа дәрәҗәдә бара. Балар «Изге җирдә»* археологик казу эшләре алып бара. -
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский чыгарылыш дәүләт имтиханнарын – җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнарны – берләштерү мөмкин дип саный. Әгәр мондый карарны Мәгариф министрлыгы кабул итсә, аны гамәлгә ашыру кимендә өч ел вакыт алырга мөмкин. «Мин моны хуплар идем. Пропорция якынча 8гә 2 булырга тиеш, тарих файдасына. Әмма карар Мәгариф министрлыгы карамагында», – дигән Мединский «Мәгърифәтчеләр. Җәмгыять белеме» укытучы-блогерлар конференциясенең пленар утырышында. Шулай итеп ул тарих һәм җәмгыять белеме буенча чыгарылыш имтиханнарын берләштерү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде. Элегрәк Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәге билгеле булды. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде. 2025 елның маенда җәмгыять белеме Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан өйрәнелә башлаячак дип игълан ителде. Моңа кадәр аны 6 нчы сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар иде.
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК