Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
«КИЛӘЧӘККӘ БИЛЕТ»НЫ КАЙДАН ТАБАРГА?
Киләсе 10-15 елга план корып, үзеңнең кайда эшләячәгеңне белем буламы? “Иртәгәге түгел, бүген нәрсә буласын да белеп булмый”, дияргә ашыкма. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, киләчәк профессияң белән алдан танышып куйсаң, нәтиҗәле булачак. Мәктәп укучыларына үзләрен профессиядә сынап карау өчен Россиядә “Киләчәккә билет “проекты башланды. -
ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА?
Яңа уку елында бар да гадәти кебек тоелса да, 2019-2020 уку елы яңалыклар да әзерләп куйган икән бит. Соңыннан, терсәкне тешләп, аптырап утырмас өчен, алдан белеп, әзерләнеп куюың яхшырак. Нәкъ солдатка барганда, әзерләнгән кебек. -
WORLDSKILLS 2019: КАЗАННЫКЫ ТӘМАМ, ШАНХАЙДА РЕВАНШ АЛЫРГА!
Булды! Бетте! Тәмам! Җиңел сулап куярга була. Эшче профессияләр өлкәсендәге 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Аны оештыручылар, әзерләүчеләр, анда катнашучылар да хәзер бераз гына ял итә ала. Тик озакка түгел: алда тагын дөнья чемпионаты көтә. Ул 2021нче елда Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак. Димәк, дилбегәне дә ныклап тотарга кирәк. -
МАЛЫЙ ТЕАТР КАЗАНДА: КҮРМИ КАЛМА!
Алар журналистлар белән очрашуга да “Әссәләмәгаләйкүм!”, дип керә, Казанга мәдхия укый һәм Камал театры белән дус булу белән бик горурлана. Бу – Мәскәүнең Малый театр артистлары. Бүгеннән, ягъни 10 сентябрьдән, Казанда бу театрның гастрольләре башлана. -
КИЛӘЧӘКТӘ МӘКТӘПЛӘРДӘ НИНДИ ФӘННӘР ӨЙРӘНЕЛӘЧӘК?
Математика, физика, биология, телләр, физкультура – бүген мәктәптәге предметларның гадәти исемлеге шундый. Тагын 10 елдан белән нәрсә булып бетәр? Аларны яңалары алмаштырырмы? -
“14...30” ТӘМАМ: НАКАЗ БАР, ЭШЛИСЕ ГЕНӘ КАЛДЫ!
“14...30” тәмамланды. Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте белән кызыксынганнар бу атаманы, һичшиксез, белә. Бер ай сәяхәт иткәннән соң, “14...30” яшьләр автобусы акциясе тәмамланды. Шушы вакыт эчендә республиканың Яшьләр минитсрлыгы вәкилләре Татарстанның һәр районында булып, 14-30 яшьлекләрне борчыган сораулар белән танышты. -
ЛУНАТИКЛАР: УЯТЫРГА ЯРЫЙМЫ-ЮКМЫ?
Күз алдыңа китер: син лагерьга килдең. Һәм биредә төнлә сәер хәлләр башлана. Ю-у-у-к, корпус эчендә ярканатлар да очмый, әйберләр дә шалтырамый. Ә синең күрше караватта яткан бүлмәдәшең... Бүлмәдәшең төннәрен йокы аралаш «йөри» башлый. Кыскасы, лунатик синең бүлмәдәшең... Лунатиклана торган кешеләрдән көләргә яратсалар да, бу бер дә көлке була торган хәл түгел икән. Төннәрен йокы аралаш йөрү – үзенә күрә бер авыру. -
ГРИПП: САК БУЛ, УЛ КИЛӘ!
Ел саен Җир шары халкының 10 проценты, ягъни 1 миллиарды, грипп белән авырый. Ә 1 мең кеше аның аркасында үлә. Мондый очраклар булмасын өчен табиблар гриппка каршы вакцина ясатырга куша. Берничә минутлык бу эш авыруның катлаулы формасы, аннан соң булган өзлегүләрдән саклап калырга ярдәм итә. Бүген грипп дөньяда иң куркыныч авыруларның берсе булып кала бирә. -
ИЛЬИЧ ЛАМПОЧКАСЫН ТАПШЫР ДА, БҮЛӘККӘ ЯҢАНЫ АЛ!
Моңа өстәп, электр энергиясен янга калдыру турында белемнәреңне дә арттыр. Әлеге мөмкинлек 7 сентябрьдә, Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында тудырылачак. Биредә #ВМЕСТЕЯРЧЕ-2019 энергияне янга калдыру һәм экология Бөтенроссия фестивале узачак. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ: НУРБӘКСЕЗ ХОРЕОГРАФИЯ, ГАРДЕРОБТАГЫ СПЕКТАКЛЬ ҺӘМ БАШКАЛАР
Былтыр үзенең яңа сезонын гөрләтеп башлаган Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел да шул планкадан төшәргә җыенмый. 2018 елда театр җитәкчелеге яңа булса, быел яңа премьералар белән беррәттән яңа хореографлар да пәйда була… Тамашачыларны бу сезонда ни көтә соң? -
ЧҮП ТАШЛАСАҢ, БАНК КАРТАСЫНА АКЧА!
Үз кулларың белән булдырган әйбер һәрчак кешенең күңел җылысын саклый. Техника турында болай әйтеп булмаса да, үзең уйлап тапкан әйбер горурлык тудырмыйча калдырмый. Татарстан егетләре турында, һичшиксез, шулай әйтеп була. -
БЕЛЕМ БИРҮ: КИЛӘЧӘКНЕҢ 7 ТРЕНДЫ
Моннан берничә ел элек куркыныч төш кебек кенә тоелган әйберләрнең бүген белем бирү системасында кулланылуы гадәти сыман. Мисал өчен, Ева роботы инде күптәннән Казанның IT-лицеенда укыта, күп кенә укучылар смартфон, гаджетлар белән “син”, дип кенә аралаша һәм башкалар... Тик киләчәктә тагын да текәрәк нәрсәләр көтә бит безне. Бүген берничә елдан безгә дә килеп җитәчәк белем бирү трендлары турында сөйләшәбез. -
ӨЧ ЕЛДАН ТАТАРСТАН ИШЕГАЛЛАРЫ НИНДИ БУЛАЧАК?
Бер эскәмия, бер таган, бераз яшеллек, асфальтлы юл һәм машиналар өеме. Бүген Татарстан ишегалларының күбесе шундый “кыяфәттә”. Тик өч елдан аларны танып та булмаска мөмкин. Чөнки быелдан башлап, республикада “Безнең ишегалды” программасы старт ала. Ә, ул кем әйтмешли, күп катлы йортларда яшәүче әни-әниләргә дә, әбиләргә дә, бишектәге бәбиләргә дә кагыла. Чөнки аларның һәрберсе көнгә ике мәртәбә булса да, үз ишегалды аша уза. -
КАШ ЯСЫЙМ ДИП, КҮЗ ЧЫГАРМА!
Эх, без, кызлар, көзге каршында басып торырга яратабыз да соң! Каядыр барырга булмаса, сәгатьләр буе бөтерелер идек, билләһи! Әнә, Британия галимнәре хатын-кызларның шундый сәләтенә шаккатып, тикшеренү дә уздырган. Алар әйтүенчә, хатын-кыз макияжга елына 91 сәгать (!) вакытын әрәм итә икән. Менә сиңа мә! Тик үзең артыннан артык мөгез чыгармыйча каравың яхшырак. Киресенчә булса, булган табигатьтән бирелгән матурлыгыңнан коры калуың бар. Әйе, дөрес аңладың, бүген матурлык серләре турында сөйләшәбез. -
1 СЕНТЯБРЬ СИДРОМЫННАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Психологлар, уку елы башланыр алдыннан, олыларның да, балаларның да эмоциональ проблемалар кичерә, дип саный. Әти-әниләр үзләренең мәктәптәге тискәре тәҗрибәсе буенча хөкем йөртсә, балалар исә үзләренең ни көткәнлеген белмәүдән борчыла.