Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЧ ЕЛДАН ТАТАРСТАН ИШЕГАЛЛАРЫ НИНДИ БУЛАЧАК?

Бер эскәмия, бер таган, бераз яшеллек, асфальтлы юл һәм машиналар өеме. Бүген Татарстан ишегалларының күбесе шундый “кыяфәттә”. Тик өч елдан аларны танып та булмаска мөмкин. Чөнки быелдан башлап, республикада “Безнең ишегалды” программасы старт ала. Ә, ул кем әйтмешли, күп катлы йортларда яшәүче әни-әниләргә дә, әбиләргә дә, бишектәге бәбиләргә дә кагыла. Чөнки аларның һәрберсе көнгә ике мәртәбә булса да, үз ишегалды аша уза.

Әлеге программа ярдәмендә ишегалларын комплекслы рәвештә төзекләндерәчәкләр. Мисал өчен, күпкатлы йортлар тирәсенә керә торган юлларга асфальт җәячәкләр, тротуар ясаячаклар, су коеларын алмаштырачаклар, бордюр ташын урнаштырачаклар. Моннан тыш, юллар, тротуарлар, яктырткычлар төзекләндереләчәк, эскәмия, чүп савытлары урнаштырылачак, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдырылачак, балалар өчен уен җиһазлары куелачак, тирә-юнь яшелләндереләчәк.


Ирек Фәйзуллин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры:

– Без хәзерге вакытта 40 программаны тормышка ашырабыз. Монысы да – төп программаларның берсе. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан булдырыла. 2015 елдан башлап, без 328 иҗтимагый киңлекне (парк, сквер, яр буйлары) төзекләндердек. 2008 елдан бирле Татарстанда күпкатлы йортларга ремонт уздырыла. Хәзерге вакытта инде күптән беркемнең дә аягы басмаган ишегаллары күп. Шуңа да аларны төзекләндерү инициативасы белән чыктык.

Әлеге программа дәвамында өч ел эчендә 8861 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның гомуми мәйданы – 68, 5 миллион квадрат километр. Шушы ишегалларының ¼ өлеше – асфальтланган зона. Беренчеләрдән булып, “Безнең ишегалды” программасы аны зарыгып көткән ишегалларында башланачак. Төгәлрәк әйтсәк, 2014 елга кадәр (2014 елны да кертеп) төзелгән ишегалларыннан.

Мондый программа әлегә Россиянең башка төбәкләрендә юк икән. Татарстан Президенты хуплаган инициатива өчен дәүләттән 50 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.

Наталия Фишман-Бекмамбетова, Татарстан Президенты ярдәмчесе:

Без иҗтимагый киңлекләр белән эшләгән вакытта, күп кенә кеше ишегалларын төзекләндерү буенча мөрәҗәгать итщ иде. Моңа кадәр 2017 елдан башлап, Татарстанның биш шәһәрендә берничә ишегалдын төзекләндердек. Аның дәвамында һәр җиргщ шәхси якын килү кирәклеген аңладык.

Татарстанлылар нинди ишегалларын күрергә теләгәнен белер өчен, махсус сораштыру да уздырачаклар. Моның өчен күпкатлы йортларда яшәүчеләргә 2нче сентябрьдән бланклар тарата башлаганнар. Шулай ук аларны 8 сентябрь – Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнне сайлау участокларында да алып булачак. Тутырылган бланкларны сайлау участогына алып килеп тапшырасы була. Халык фикерен октябрь-ноябрь айларында санап, анализлап бетерергә җыеналар.

Төзекләндереләчәк беренче ишегаллары 14 шәһәр һәм 4 бистәне үз эченә ала. Өй яннары территориясендә законсыз төзелгән гараж һәм сарайларны алып аттырырга да мөмкиннәр. Әгәр алар рәсмиләштерелгән икән, бу очракта аларны күпкатлы йортта яшәчеләр бу мәсьәләне үзара хәл итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев