Логотип Идель
Бу – тема!

“14...30” ТӘМАМ: НАКАЗ БАР, ЭШЛИСЕ ГЕНӘ КАЛДЫ!

“14...30” тәмамланды. Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте белән кызыксынганнар бу атаманы, һичшиксез, белә. Бер ай сәяхәт иткәннән соң, “14...30” яшьләр автобусы акциясе тәмамланды. Шушы вакыт эчендә республиканың Яшьләр минитсрлыгы вәкилләре Татарстанның һәр районында булып, 14-30 яшьлекләрне борчыган сораулар белән танышты.

Нәтиҗәдә, “14...30” автобусы 3000 чакрым юл үткән, министрлык вәкилләре 300 меңгә якын яшь кеше белән очрашкан.

Шушы көннәрдә «Сосновая роща» паркында (Химиклар мәдәният йорты) “14...30 автобусы” акциясенең финал фестивале узды. Бу чарада “URAM” урам хәрәкәтеннән граффити-остаханә, BMX һәм скейтборд кебек экстремаль спорт төрләре белән танышып булды. Шулай ук “Безнең ишегалды уеннары” чемпионаты кысаларында ярышлар да узды.

Әлбәттә, иң көтелгән мизгел – егет-кызларның Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов белән очрашуы иде. Бу аңлашыла да: нәкъ шушы акция вакытында түрәгә үзеңне кызыксындырган соравыңны турыдан-туры биреп була. Ә сорау бирүчеләр шактый иде.

Очрашу алдыннан – тикшеренү

Һәр районда очрашу башланыр алдыннан, яшьләр арасында социологик сораштыру да уздырдылар. Аерым алганда, кызлар һәм егетләрдән, нинди массакүләм мәгълүмат чаралары белән кызыксынулары, кайсы блогерларны күзәтеп барулары, кайсы шәхеснең фикере мөһим булуы,  үз районында нинди яшьләр үзәге булуын теләүләре белән кызыксындылар. Яшьләр исә махсус мобиль кушымта ярдәмендә тавыш бирде.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар болайрак:

📌Яшьләр Юрий Дудь, Ольга Бузова, Марьяна Ро, Настя Ивлееваны күзәтеп бара

📌Сәясәтчеләрдән исә Рөстәм Миңнеханов, Алексей Навальный фикерләрен укый

📌ММЧга килгәндә, алар арасында “СТС, “Пятница», “ТНТ, “2x2» каналлары популяр

📌Үзләре яшәгән җирлектә алар заманча, лофт стилендәге яшьләр үзәген күрергә телиләр

Казан яшьләре нинди сораулар бирә?

Татарстан районнарында яшьләр тарафыннан сораулар төрле иде. Тик, гадәттә, алар даими яки вакытлыча эш белән тәэмин итү, буш вакытны уздырыр өчен кафе яки башка урыннар булдыру, яшьләр үзәге эшчәнлеге белән бәйле иде. Казан яшьләренең дә сораулары шактый җыелган.

– Бу безнең өчен җаваплы очрашу, чөнки мондый акция белән генә безнең очрашулар тәмамланмый. Казан да бу очракта исәкрмә түгел. Без яшьләр өчен булган әйберне яшьләрдән башка эшләмәскә, дип килештек. Алар өчен барысы да актуаль һәм аның ихтыяҗы булырга тиеш. Яшьләр үзәкләре, яшүсмер клублары эшләп килә. Тик анда ни өчендер “макраме түгәрәкләре”ннән тыш, медиастудияләр, киберспорт юнәлешендәге түгәрәкләр юк. Бу сораулар безне бик борчый, – ди министр.

Дамир Фәттахов шулай ук Яшьләр министрлыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып, коммуникация тора, дип саный. Кызганыч, күп кенә районнарның башлыклары яшьләрнең ни белән кызыксынганын, нәрсә караганын белми дә икән.

Профилактика, ташламалы йөрү һәм башкалар

Урта һөнәри белем бирү юнәлеше студенты Дәлилә исә республикада уза торган барлык чаралар турында мәгълүмат яшьләргә вакытында барып ирешми, дип саный. Министр исә аның сүзләре белән килешә. Хәзерге вакытта яшьләр өчен махсус медиа булдыру турында да сүз алып барыла. Ул, үз чиратында, базар икътисады мөнәсәбәтләрендә туарга тиеш. Министрлык аңа кагылышлы идеяләргә һәрвакыт ачык, дип белдерә.

КДМУ аспиранты, “Мәгълүмати гигиена” проекты җитәкчесе Наил Шәрәфетдинов исә яшьләрнең сәламәтлекләре турында кайгырта. Шулай итеп, ул күп кенә авыруларны булдырмый калу өчен, профилактик чаралар , лекцияләр уздырырга тәкъдим итә. Дамир Фәттахов исә моңа җавап итеп, бергә хезмәттәшлек итәргә риза булуын, тик шул ук вакытта мондый проектның ни дәрәҗәдә уңышлы, ихтыяҗлы булуын да белергә, анализларга тели.

Спортка кагылышлы сораулар да шактый яңгырады очрашуда. Шуларның берсе – велосипед спорты белән бәйле иде.

– Без Әлмәтне Россиянең велосипед башкаласы буларак беләбез. Тик Казанда велосипед хәрәкәте үсеш кичерми. Алар өчен махсус юллар тагын кайчан күбәер? дип сорау бирде “Дети Казани” оешмасында торучы Бәхтияр Сафин.

Министр фикеренчә, Казанда велосипед юллары яр буйларында да бар. Әмма аның инфраструктурасы идеаль түгел. Монысы төгәл факт. Моңа игътибар булачак. Ә Казан Башкарма комитетының Яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Айрат Фәизов исә: “Казан шәһәре автомобильләр өчен түгел, халык өчен булырга тиеш. Киләчәктә шәһәрдә кулланыла торган машиналарның санын киметүгә таба эш алып барыла”, – дип тә сөендерде велосипедчыларны.

Яшьләр парламентына кандидат булган 23 яшьлек Луиза Татарстандагы яшьләр үзәкләренә 22-30 яшьлекләр өчен дә урын бирелергә, алар өчен чаралар узарга тиеш, дип саный. Чөнки, чыннан да, гадәттә, мондый үзәкләргә 20 яшьтән дә өлкәнрәкләр йөрми.

Бүген яшүсмер үзәкләре 15.00-19.00 аралыгында эшли. Ә Әлмәт шәһәрендә мондый үзәкләрне 22-30 яшьлекләргә тәкъдим итү буенча инде беренче нәтиҗәләр дә бар. Анда иртәнге якта бу үзәкләрне яшь әниләргә тапшырганнар. Алар бирегә килеп, төрле юнәлештә шөгыльләнә ала икән. Шунысы да бар: 22дән өлкәнрәкләрне укытыр өчен махсус әзерлек узган мөгаллимнәр булуы да кирәклеге аңлашыла. Шул сәбәпле, Яшьләр министрлыгы каршында урнашкан Корпоратив университетның форматын үзгәртәләр. Заман белән бергә атлау өчен яшьләр үзәкләре директорлары да 21нче гасыр таләпләренә, ихтыяҗларына буйсынырга тиеш.

54нче мәктәптә укучы Камил әлеге дә баягы бөтен кешене борчыган мәсьәләне күтәрде. “Мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында ни өчен ташламалы йөрү юк?” – ди ул. Хәер, бу сорау укучыларны гына түгел, студентларны да бик борчый.

– Әгәр Казандагы бөтен укучыларны һәм студентларны исәпкә алсак, җәмәгать транспортында йөрүне компенсацияләү өчен 1 600 000 сум акча таләп ителә. Шул ук вакытта Татарстан Президенты студентлар өчен булган транспорт грантын ике тапкырга арттырырга (30дан 60 миллионга кадәр) карар кылды. Тик тагын бер мөһим сорау кала бирә: мәктәп укучылары һәм студентлар моңа ни дәрәҗәдә моңа мохтаҗ соң?. Әгәр кеше моңа мохтаҗ түгел икән, бюджеттан мондый акчаларның бүленүе дөрес түгел, ди министр.

Шуңа да бу мәсьәлә буенча министр вуз ректорлары ывуз ректорлары белән очрашып, анализ ясаячак. Ул бу эшне Яңа елга кадәр тәмамларга ниятли.

Фотолар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев