Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS 2019: КАЗАННЫКЫ ТӘМАМ, ШАНХАЙДА РЕВАНШ АЛЫРГА!

Булды! Бетте! Тәмам! Җиңел сулап куярга була. Эшче профессияләр өлкәсендәге 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Аны оештыручылар, әзерләүчеләр, анда катнашучылар да хәзер бераз гына ял итә ала. Тик озакка түгел: алда тагын дөнья чемпионаты көтә. Ул 2021нче елда Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак. Димәк, дилбегәне дә ныклап тотарга кирәк.

1354 катнашучы, 1304 эксперт, 56 компетенция – чемпионатның төп саннары шушылар. Белгәнебезчә, Россия, команда буларак, Кытайдан гына артта калып, икенче урын яулады. Татарстан Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды. Беренче урында – Мәскәү.

Эмиль Гобәйдуллин, Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе:

– Без әлеге чемпионатны оештыруга биш ел әзерләндек. Катнашучылар, экспертлар, җитәкчеләрдән җылы сүз ишетү аеруча рәхәт. Бу WorldSkills хәрәкәте тарихындагы иң яхшы, фантастик рухтагы чемпионат булды. Моңа өстәп, юниорлар да дөнья дәрәҗәсендә катнаша алды. Әлеге хәрәкәт Россиядә туды. Чемпионат, чыннан да, бик мобиль иде. Кайбер компетенция хәрәкәт башланганнан бирле үз эшен дәвам итсә, кайберләр юкка чыга, яңалары пәйда була. Мисал өчен, “Су технологияләре” компетенциясе әле быел гына кертелде.

Гомумән алганда, чемпионатны 272 345 кеше килеп караган, шуларның 41 меңнән артыгы – чит ил вәкилләре. Бу – чемпионатның тулаем тарихы буенча да рекорд саннар. Моннан тыш, ярышлар барган урын – “Казан Экспо” халыкара үзәге – WorldSkills дөнья ярышлары тарихында да иң зур мәйданчык булган. Чемпионатның ачылыш һәм ябылыш тантаналары узган “Казан Арена” стадионы рекордлы санда кеше туплый алган. Ә чемпионат уңаеннан, Казан парк-скверлары, яр буйларында оештырылган программада 100 меңгә якын кеше кунак булып кайткан.

Татарстан катнашучылары

«Мобиль робототехника» компетенциясендә катнашкан Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов алтын медальгә өметләнсәләр дә, бронзага гына лаек булды. Ләкин алар үз ярышларында эш мәйданчыгында бер генә хата да ясамаган булган. Тик шуңа да карамастан, алтын медаль эләкмәгән.

Дамира Рамазанова, “Мобиль робототехника» компетенциясе буенча халыкара эксперт:

– 2014 елда безгә (Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары турында сүз бара – авт.) WorldSkillsның Милли финалында катнашыгыз, дип әйттеләр. Без анда ахырдан икенче урын алдык. 2015 елдан Татарстан Президенты тарафыннан нәтиҗәләрне яхшырту бурычы куелды. Хәзер исә без халыкара аренада үзебезне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтәбез. Минемчә, WorldSkills ул эшче профессияләр түгел, ә яңа технологияләр чемпионаты. Биредәге кайбер компетенцияләр – берничә профессия кушылмасы. Мисал өчен, мобиль робототехнкиа электроника һәм инженерияне үз эченә ала. Безнең катнашучылар тимер, электроника өеменнән бирем буенча таләп ителгән әйбер ясарга тиеш.

Хәзер исә Россиянең шушындый халыкара экспертлар командасына дөньяның биш иле өчен 6-18 яшьлекләрне мобиль робототехникага өйрәтү өчен программа ясау бурычы куелган.

Әлеге чемпиоанатта “прототиплар эшләү” компетенциясендә алтын медаль яулаган Айдар Минеевка ярышлардагы бирем, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” тапшыруындагы кебек, кара тартмага салынган серле предметны хәтерләткән. Ул аны ярышларның беренче көнендә генә белгән. Аңа су асты камерасын ясарга кирәк булган. Мораль яктан аңа абыйсы Альберт көч биреп торган. Чөнки ул “CAD инженер дизайны” компетенциясендә Европа чемпионы булган кеше. Ә 2017 елда Абу-Дабидагы WorldSkills дөнья чемпионатында профессиональлек өчен медальон алуга ирешкән.

Былтыргы катнашучылар – эксперт

WorldSkills ярышлары Казанда узган чемпионат белән генә тәмамланмый. Дамира Рамазанова әйтүенчә, Мәсәкүдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда ил башлыгы Шанхайда реванш алу бурычы куйган. Хәзер моңа тагын да ныклап әзерләнәсе кала.

WorldSkills хәрәкәте кагыйдәләре буенча яшьләр дөнья этабында бер тапкыр гына катнашырга хокуклы. Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов исә мобиль робототехника юнәлешендә, тренер буларак, Россия күләмендә эшләячәк. “Безгә кешеләрне WorldSkills системасында калдыру мөһим. Кемдер тренер, кемдер эксперт буларак калачак. Катнашучы булган кеше чемпионатның бар нечкәлеген белә. Мисал өчен, “CAD инденер дизайны” компетенциясендә профессиональлек өчен медальон алган Станислав Джуманязов та үзен тренер буларак сынаячак икән. Ул Яр Чаллыда көллиятне тәмамлап, хәзер КИТТУ-КАИга укырга кергән. Параллель рәвештә 2020 елда “EuroSkills” чемпионатында катнашырга әзерләнә.

WorldSkills мирасын нишләтәләр?

Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, WorldSkills чемпионаты мирасы берничә өлешкә бүленә: материаль һәм материаль булмаган, шулай ук Татарстанның үсешенә китергән гомуми мирас. Ярышлар өчен махсус төзелгән “Казан Экспо” мәйданчыгын киләчәктә дә төрле чаралар өчен кулланачаклар. Хәзерге вакытта анда чаралар уздыру графигын планлаштыру бара. Чит ил компанияләре тәкъдим иткән җайланмаларны ташламалы бәя белән сатып алу турында сөйләшүләр бара. Россия партнерлары тәкъдим иткәннәрен инвентаризациялиләр, складларга урнаштыралар. Ә вакытлыча төзелгән павильоннарны Татарстан районнарына тапшырачаклар. Әлегә аларны кайсы районнарга бирү турында сөйләшүләр бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев