Логотип Идель
Бу – тема!

ЛУНАТИКЛАР: УЯТЫРГА ЯРЫЙМЫ-ЮКМЫ?

Күз алдыңа китер: син лагерьга килдең. Һәм биредә төнлә сәер хәлләр башлана. Ю-у-у-к, корпус эчендә ярканатлар да очмый, әйберләр дә шалтырамый. Ә синең күрше караватта яткан бүлмәдәшең... Бүлмәдәшең төннәрен йокы аралаш «йөри» башлый. Кыскасы, лунатик синең бүлмәдәшең... Лунатиклана торган кешеләрдән көләргә яратсалар да, бу бер дә көлке була торган хәл түгел икән. Төннәрен йокы аралаш йөрү – үзенә күрә бер авыру.  

 

Нәрсә ул?

Лунатизм яки сомнамбулизм (латин теленнән) – «йоклаган килеш йөрү» дигән сүз. Әлеге төр нерв какшавы аркасында кеше үзе йоклаган вакытта үзе аңламаган гамәлләр кыла. Әлбәттә, бу гамәлләр башкаларга күренә. Гадәттә, лунатиклар төнлә йөри, сөйләшә, утыра, караватта басып тора, хәтта ишектәге йозакны ачып чыгып китә, машинаны кабыза да ала! Лунатикларның күзләре ачык булса да, алар берни дә күрми, ишетми. Мондый кешеләрнең хәрәкәтләре әкрен була. Алар үзләрен өйләрендә дип түгел, башка җирдә дип тоя. Лунатикны уяту мөмкин түгел диярлек. Аларның сәерлекләре 30 минуттан да артмый. Аннары караватларына барып яталар. Мондый күренеш атнага 1-2 тапкыр күзәтелә ала.

Шунысы сәер: лунатиклар иртәгәсе көнгә төнге маҗаралары турында берни дә хәтерләми.

Статистика

Систематик рәвештә, балаларның 5 %ы әлеге төр авырудан интегә.

Балаларның 30%ы балачак елларында бер яки бер-ике тапкыр төнлә йокы аралаш йөри.

Үсеп җиткәч тә, балаларның 1%ы йоклаган килеш йөрүне дәвам итә.

Нигездә, 15 яшькә җиткәч, лунатизм авыруы бөтен балаларда да уза.

 

Першикова Ирина Марсель кызы, табиб, Балалар республика клиник хастаханәсенең балалар неврологы:

– Лунатизм йокы бозылуның бер төре парасомниягә керә. Əгәр ул эпилепсия билгесе булмаса, организмга зыян салмый. Аның куркынычы – баланың үзе абайламыйча, үз-үзенә җәрәхәтләр ясый алуында. Сомнамбул түбәгә яки тәрәзәгә менә, өйдән чыгып китә яки бәрелә, киселә ала. Үз-үзен туктатып кала алмый, чөнки аның эмоцияләре юк һәм үзен контрольдә тотмый. Кайвакытта уйламыйча кылган җәрәхәтләр үлемгә дә китерә ала. Əйләнә-тирәдәгеләргә карата агрессия очраклары да була. Бу куркыныч төш яки уяту аркасында килеп чыга ала. Сомнамбулизм очрагы еш кабатланса, организмның гомуми халәтенә дә тәэсир итә. Иммунитетның начарлануына да китерә ала.

 

Миф #1 Лунатикны уятырга ярамый: Ð­Ð¼Ð¾Ð´Ð·Ð¸ ✔ ВКонтакте

– Яшүсмерне бары тик үзенең сәламәтлегенә куркыныч тудырган очракта гына уятырга ярый. Мәсәлән, балконга яки урамга чыгып киткән очракта. Гадәттә, яшүсмерләр йөреп килә дә йокларга ята. Шуңа сомнамбулны уятмасаң, яхшырак. Уяту төнге куркулар, куркыныч төшләр, энурезга китерергә мөмкин.

Əгәр синең дустың бу авырудан интегә икән:

– паникага бирелмә;

– әкренләп кенә бор һәм караватка илтеп яткыр;

– «Барысы да яхшы, син урыныңа килеп яттың», – дип тынычландыр;

– ул йокыга киткәнче, янында бул;

Əгәр йокы аралаш йөрү приступлары еш очрый икән, бу – табибка мөрәҗәгать итәр өчен сәбәп.

Миф # 2 Йоклаган килеш йөрү тулы ай вакытында гына була Ð­Ð¼Ð¾Ð´Ð·Ð¸ ✔ ВКонтакте

– Кайбер кешеләр лунатизм айның билгеле бер фазасында була дип уйлый. «Лунатизм» сүзе шуннан килеп чыккан да. Гомумән, ул кешеләрнең ай нурына ышануына да бәйле. Электр уты булганчыга кадәр, ай бердәнбер ут чыганагы булган. Сомнамбулизм нәкъ менә шуңа бәйле дип санаганнар. Ләкин бу бәйлелек 100 %ка расланмаган. Əлбәттә, тулы ай һәм яңа ай кешегә тәэсир итә. Ләкин башкача. Сомнамбулизмның сәбәпләре ахыргача өйрәнелмәгән.

Америка галимнәре ДНКның 20 хромосомасының аерым бер өлешен абайлап алган. Аны лунатизмны барлыкка китерә дип саныйлар. Әлеге хромосома лунатизм барлыкка килү куркынычын 50%ка арттыра. Йокы аралаш йөрү гадәте нәселдән дә килергә мөмкин. Тулы ай вакытында лунатизм күренеше булу магнит кырларының үзгәрешенә дә бәйле.

Мәхәббәт һәм кайгырту – лунатизмның иң яхшы профилактикасы шушылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев