Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА?

Яңа уку елында бар да гадәти кебек тоелса да, 2019-2020 уку елы яңалыклар да әзерләп куйган икән бит. Соңыннан, терсәкне тешләп, аптырап утырмас өчен, алдан белеп, әзерләнеп куюың яхшырак. Нәкъ солдатка барганда, әзерләнгән кебек.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына

Йомгаклау аттестациясендә бернинди дә үзгәрешләр күзәтелми. 2020 елда 9нчы сыйныф укучылары 4 имтихан тапшыра. Аларның икесе – математика һәм рус теле, калганын – укучы үз теләге буенча сайлый. 11нче сыйныф укучыларын мәҗбүри рәвештәге рус теле һәм математикадан имтихан көтә. Моннан тыш, алар вузга керер өчен кирәк булган предметларны да сайлый ала.

Педагогик үлчәмнәр федераль институты контроль үлчәм материалларының демоверсиясен дә чыгарган. Имтиханнарда аларга охшаш биремнәр булачак.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ)

2020 елда рус теле буенча имтихандагы биремнәр 15тән 9га кала. Шулай ук математикадан да бераз үзгәрешләр бар: 1-5нче биремнәр практикага юнәлтелгән була. Җәмгыять белеменнән исә биремнәр тикшерелә торган осталыктан чыгып төзелә. Контроль үлчәм материалларында биремнәрнең гомуми саны 31дән 24кә калган. Тарих фәненнән бары тик бер генә контроль үлчәм материалы тәкъдим ителгән. Алар тарихи-мәдәни стандартларга, бердәм дәреслеккә нигезләнә. Тарихи карта буенча эш пәйда булган, тарихи мәгълүмат чыганаклары низендәге һәм мәдәният тарихын белүне тикшергән биремнәр саны арткан, аналитик биремнәр саны киңәйтелгән.

Ә физика һәм химия буенча БДИдан реаль эксперимент булдыру – имтиханның төп шарты.

БДИ

2020 елда БДИда үзгәрешләр көтелми, диярлек. Физика һәм кытай теле фәннәре генә искәрмә булып тора.

Физикадан 25нче санлы бирем элек имтиханның икенче өлешендә генә бирелә иде. Хәзер аның җавабын җәенке итеп язарга кирәк. Аны 2 балл белән бәялиләр. Шулай итеп, хәзер җәенке җавап сорый торган биремнәр саны арта. 24нче бирем астрофизика белемнәрен тикшерә. Биредә элек бары тик ике дөрес җавапны гына сайлап алып булса, хәзер аларның саны ике яки өч була ала.

Иң күп үзгәрешләр – кытай теле буенча БДИда. Әлеге фәннән имтихан беренче тапкыр быел узган иде. “Аудирование” өлешендә бирем саны кимегән, кайбер биремнәрнең форматы үзгәргән, ике диалогик тест кертелгән. “Уку” өлешендә дә биремнәр саны азайган. “Язу” өлешендә тагын бер бирем өстәлгән: хат-стимулга җавап язарга кирәк. Аннан 8 балл туплап була.

Шулай ук рус теле, география, тарих һәм җәмгыять белеме буенча бәяләү критерийлары төгәлләштерелгән.

Туган тел

Әлеге яңалык 5-9нчы сыйныф укучыларына кагыла. Кайбер төбәкләрдәге уку программасына өч предмет – туган телдәге әдәбиятны уку, туган тел һәм әдәбияты – кертелгән. Бу предметларны өйрәнү Россиядә яшәүче һәр халыкка үзенең үзенчәлеген саклап калырга булышачак.

Шахмат уены

Шахмат дәресләре уза торган мәктәпләр саны арткан. 2019-2020 уку елында Россиянең 18 мең мәктәбендә дәрес һәм дәрестән тыш вакытта шахмат дәресләре уза. Якын киләчәктә шахмат уйнарга өйрәтү бөтен мәктәпләрдә 2нче сыйныфтан башланырга тиеш.

Укытучылар өчен

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Гомумроссия Профсоюзы белгечләре укытучыларга интернетта һәм социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен төзегән. Хәзер укытучыларга интернетта балаларның сәламәтлегенә зыян китергән һәм (яки) аларның үсешен тоткарлаган мәгълүмат эләргә ярамый.

Яңа программада дресс-код турында да сүз бар. Әгәр элек укытучы гомуми рәвештә кабул ителгән эшлекле стильдә киенергә тиеш булса, хәзер аның тышкы кыяфәте үзе укыта торган белем бирү программасы бурычларына туры килергә генә тиеш.

Бу темага язмалар:

ЯҢА УКУ ЕЛЫ: БЕЗНЕ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев