Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА УКУ ЕЛЫ: БЕЗНЕ НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ?

“31 нче август кичендә урамга чыгып бассаң, миллионлаган укучыларның елау тавышларын ишетергә мөмкин...” Белем көне алдыннан социаль челтәрләр шундый эчтәлектәге анекдотлар белән шыплап тулса да, күпләр өчен 1 нче сентябрь - күңелле бәйрәм. Шулай булмаса, мәктәп ишегаллары балаларның шаяру, көлү тавышларыннан шау-гөр килеп торыр идеме икән?

Россиянең Мәгърифәт министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел мәктәпләргә 16,5 миллион укучы бара. Аларның 1,9 миллионы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр. Татарстанда исә беренче класска 51,3 мең бала укырга керә.

Моннан тыш, Татарстанда яңа мәктәпләр төзү, булганнарын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, быел Татарстанда биш яңа мәктәп куллануга тапшырылачак, 3 мәктәпкә исә өстәмә биналар төзелгән. Тагын 36 мәктәптә капиталь ремонт уздырылганлыгы билгеле. Бу узган ел белән чагыштырганда 6 мәктәпкә күбрәк.

Яңа уку елында үзгәрешләрсез дә булмый. Быел Татарстан укучыларын һәм әти-әниләрен уку-укыту белән бәйле түбәндәге үзгәрешләр көтә:

1. Беренчесе, әлбәттә, СМАРТФОННАР белән бәйле. Аларны тыю-тыймау турында җәй буе бәхәсләштеләр. Нәтиҗәдә, бер уртак карарга киленмәде. Шулай да, төбәкләргә мәктәпләрдә телефоннарны ничек куллану турында киңәшләр җибәреләчәк. Укучыларга да, мөгаллимнәргә дә смартфоннарны тавышсыз режимга күчерергә тәкъдим ителә. Укучыларга исә шәхси телефоннарны гомумән тыярга мөмкиннәр. Хәер, әлегә бу карарны һәр мәктәп үзе кабул итәчәк.

2. Мәктәптә РИЗЫК СЫЙФАТЫүзгәрергә мөмкин. Ул тәмлерәк булачак, дип ышандыра түрәләр. Хәзерге вакытта Россия мәгърифәт министрлыгы укучыларны ашатуны оештыруның бердәм моделен әзерләү белән мәшгуль. Хәтерләсәгез, Татарстанның кайбер мәктәпләрендә швед өстәле тибындагы төшке ашлар гамәлгә керү турында язган идек. Бәлки яңа үзгәрешләр шушы төр ашау-эчү белән бәйле булыр?

3. Россиядә БЕРДӘМ МӘКТӘП ФОРМАСЫ СТАНДАРТЛАРЫ әзерләнә башлау турында шулай ук хәбәр иттек. Беренче чиратта, бу – кием төре түгел, ә сыйфаты белән бәйле булачак. Белгечләр фикеренчә, укучылар күп вакытларын мәктәп формасында уздыра, шуңа күрә аның сыйфатлы булуы – иң мөһим шартларның берсе булырга тиеш. Әти-әниләр исә сыйфат белән беррәттән мәктәп формасының бәясе дә кулай булырга тиеш дип белдерә.

4. Быелдан башлап, кече һәм урта сыйныф укучылары өчен “МӘДӘНИ НОРМАТИВ” кертелә. Бу – укучылар китаплар укудан тыш, төрле күргәзмәләр, концерт, спектакльләргә йөрергә, фильмнар карарга тиеш булачак, дигән сүз. Ә үзләренең хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен исә махсус көндәлеккә язып бару шарт булачак.

5. Быелдан башлап, СТУДЕНТЛАРГА МӘКТӘПКӘ ЭШКӘ УРНАШЫРГА рөхсәт итәчәкләр. Укыткан өчен хезмәт хакы да түләнәчәк. Министрлык аңлатканча, укытучы булып эшләргә атлыгып торучыларның профессия белән танышуы ни дәрәҗәдә иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. Вузда укучылар – 3 нче курстан, көллият һәм техникумнарда белем алучылар – 4 нче курстан эшкә урнаша алачак.

6. ДӘРЕСЛЕКЛӘР АЗРАК БУЛАЧАК! Аларның федераль исемлеге исә яңа кагыйдәләр буенча формалашачак. Алай гына да түгел, экспертлар үзләре хуплаган дәреслекләр өчен тулысынча җавап бирергә тиеш булачаклар.

Бу – үзгәрешләрнең кайберләре генә. Болардан тыш, мәтәпләрдә ШАХМАТ дәресләре, ИКЕНЧЕ ЧИТ ТЕЛ турында да яңалыклар ишетелә. Кайсылары гамәлгә керер, анысын инде вакыт күрсәтер.

Фотоларда Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендәге Белеме бәйрәме күренешләре

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Бу темага язмалар:

ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА?

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев