Логотип Идель
Бу – тема!

ГРИПП: САК БУЛ, УЛ КИЛӘ!

Ел саен Җир шары халкының 10 проценты, ягъни 1 миллиарды, грипп белән авырый. Ә 1 мең кеше аның аркасында үлә. Мондый очраклар булмасын өчен табиблар гриппка каршы вакцина ясатырга куша. Берничә минутлык бу эш авыруның катлаулы формасы, аннан соң булган өзлегүләрдән саклап калырга ярдәм итә. Бүген грипп дөньяда иң куркыныч авыруларның берсе булып кала бирә.

Былтыргы эпидемия сезоны нәтиҗәләренә күз салсак, Татарстанда гриппның беренче очрагы 2019 елның 7 гыйнварда теркәлгән. Ә эпидемия үзе 28 гыйнвардан башлап 3 мартка кадәр дәвам иткән. Аның нәтиҗәсендә 139 000 кеше авырган. Ә гриппка каршы вакцинаны халыкның 48 проценты, 1 миллион 800 мең, кеше ясаткан. Быел исә татарстанлыларның яртысы мондый вакцина ясатыр, дип планлаштыралар.

Бүгенгә көнгә республикадагы 6000 балага мондый вакцина ясаганнар инде. Гомумән алганда, быел 594 000 балага, 13 000 йөкле хатынга да мондый хезмәт тәкъдим итәчәкләр. Алар өчен әлеге вакцинаның составында консервантлар булмаганын сайлыйлар.

Мария Патяшина, Татарстан буенча Роспотребнадзор җитәкчесе:

– Грипп белән авырган бер кеше вирусны коллективның 70 процентына йоктыра ала. Шуңа да кешеләр белән эшли торган, халык күп йөри торган урыннарда йөрүчеләргә вакцина аеруча кирәк. Кеше күп эшли торган коллективларда бактерицидлы нурландыргычлар урнаштырылса, тагын да яхшы.

Грипп йокмасын, дисәң, вакцинага гына ышанып калмыйча, кайбер гади кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк:

? Кулларны сабын белән юарга

? Грипп белән авыручылар белән аралашмаска

? Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга (дөрес итеп туклану, физик культура белән шөгыльләнү)

? С витаминын кабул итү

? Өйдә берәр кеше авырганда, вируска каршы препаратлар эчү (табиб киңәше белән)

? Бүлмәләрне җилләтү

? Масканы оялмыйча кулланырга.

Грипп профилактикасына кагылышлы сорауларны 238-52-11, 238-96-84 телефоны буенча бирергә була. Быел Татарстанда вакцина ясый торган 165 мобиль пункт та эшләячәк. Алар метро станцияләре, транспорт тукталышларында урнашачак.

– “Мин вакцина кадаткан идем, барыбер авырдым” дигән тактика дөрес түгел. Прививка ясату кирәк. Нәкъ менә ул үлем очракларыннан саклап кала. Мин үзем дә һәрчак вакцина ясатам. Грипптан 100 процент сакламаса да, ул бу авыруны җиңелрәк кичерергә булыша, ди Мария Патяшина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев