БЕЛЕМ БИРҮ: КИЛӘЧӘКНЕҢ 7 ТРЕНДЫ

Моннан берничә ел элек куркыныч төш кебек кенә тоелган әйберләрнең бүген белем бирү системасында кулланылуы гадәти сыман. Мисал өчен, Ева роботы инде күптәннән Казанның IT-лицеенда укыта, күп кенә укучылар смартфон, гаджетлар белән “син”, дип кенә аралаша һәм башкалар... Тик киләчәктә тагын да текәрәк нәрсәләр көтә бит безне. Бүген берничә елдан безгә дә килеп җитәчәк белем бирү трендлары турында сөйләшәбез.

1. Профессиональ белем алыр алдыннан профессия алу

Мәскәүдә өлкән сыйныф укучыларына үзләрен берничә профессиядә сынарга мөмкинлек бирелә. Әлеге программа Россия башкаласында инде берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Инде хәзер үк анда инженер, медицина, академик, кадет класслары бар.

Яшүсмерләр профессия белән практикада таныша, ә профиль сыйныфлардагы җиһазлар вузныкыннан калышмый. Мисал өчен, укучы-медиклар кешегә беренче ярдәм күрсәтә ала, безнең организмның ничек эшләвен белә. 2019 елдан башлап, 10-11нчеләр өчен мондый сыйныфлар тагын да артачак. Аларга IT-сыйныфлар да килеп кушылачак.

Бу программаның төп максаты – профориентацияне формаль булмаган дәрәҗәгә җиткерү һәм нәтиҗәле итү. Ниндидер профессия турында хыяллану – бер, ә үзеңне сынап карау – бөтенләй икенче. Әлбәттә, эшләп карамыйча, кайсы вузга документ бирергә кирәклеген әйтүе дә кыен бит.

2. Белем бирү экосистемалары

Берьюлы берничә мәктәпне үз эченә алган комплекслар укучыларга да, укытучыларга да күбрәк мөмкинлек бирә. Әгәр бала элек укытучыны сайлый алмаса, комплекслы мәктәпләрдә мондый шанс бар. Укыту комплексларында мәктәп берничә параллель сыйныфтан тора. Шуңа да укучы үзенә ошаган укытучыны сайлап, башка сыйныфка күчә ала. Укытучылар да кайсы сыйныфта укытасын үзләре сайларга мөмкин. Белем бирү экосистемалары мәктәпләрне генә түгел, Мәскәү вузлары, музей, парк, фәнни оешмаларны үз эченә ала.

3. Һәр районда иң яхшы мәктәпләр

Моннан 10 ел элек Мәскәүнең читендә яшәүче укучылар шәһәр үзәгенә агыла иде. Чөнки иң яхшы мәктәпләр дә шунда урнашкан иде. Хәзер Мәскәүнең һәр районында да рейтинглы мәктәпләр һәм гимназияләр бар. Сыйфатлы белем алу өчен бөкедә утыру да кирәкми. Тик, Татарстанга килгәндә, хәзерге вакытта мәктәпләрнең ачык рейтингыннан баш тарттылар.

4. Балалар бакчасы – тулы бер белем бирү баскычы

Мәскәү балалар бакчалары хәзер уен уйнау өчен генә түгел. Биредә балаларның үсешенә, әти-әниләр белән берлектәге проект эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Уен мохите дә интерактив, кызыклы һәм кечкенә шәхесне үстерә торган.

Балалар бакчалары, белем бирү комплекслары составына кергәч, 3 яшьтән үк бала белән бер команда шөгыльләнә булып чыга. Шуңа да биредә һәр балага якын килү, укытучыларның җәлеп ителүе, позитив нәтиҗә каралган.

5. Чит телләр һәм чит ил тәҗрибәсе

Баласының чит тел өйрәнүе һәрбер әти-әнине борчый. Мәскәү мәктәпләре хәзер дөньяда иң яхшы, әйдәп бара торган белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

6. Мәктәп һәм бизнеснең хезмәттәшлек итүе

Инде хәзердән үк эре корпорацияләр, мәктәпләргә килеп, балаларга профориентация ягыннан булыша. Аларның күбесе урта мәктәп укучылары белән аралашырга тели. Чөнки нәкъ менә алар 10-15 елдан шушы корпорацияләрнең бизнесын алып барачак бит. Яшүсмерләр “Coca-Cola”, “Lego”, “Яндекс” компанияләренең мастер-классларына бик теләп йөри.

7. Цифрлы технологияләр һәм традицион методика

Digital һәм цифрлы технологияләр традицион белем бирүне кысрыкларга тиеш түгел. Иң мөһим бурыч – традицион методикаларга яңа тормыш бирергә, укучы һәм укытучыларга иҗади үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим итәргә кирәк.

 

 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    5000
    2
    79
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4565
    3
    69
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    4242
    2
    47

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    491
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019