КИЛӘЧӘКТӘ МӘКТӘПЛӘРДӘ НИНДИ ФӘННӘР ӨЙРӘНЕЛӘЧӘК?

Математика, физика, биология, телләр, физкультура – бүген мәктәптәге предметларның гадәти исемлеге шундый. Тагын 10 елдан бу фәннәр белән нәрсә булып бетәр? Аларны яңалары алмаштырырмы?

Интернетны үстерү институты Милли тикшеренү технология университеты белгечләре белән берлектә “киләчәк дәресләре” исемлеген төзегән. Анда инде хәзердән үк популяр булган робототехника, программалаштыру кергән. Бу исемлектәге предметлар арасында футуристик дисциплиналар да бар. Шушы 9 предмет цифрлы компетенцияләр, IT-күнекмәләргә төшенергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлбәттә, бу предметларны өйрәнгән укучыларга программист яки зур мәгълүматлар аналитигы булу мәҗбүри түгел. “Киләчәк фәне”ндә алынган белемнәр теләсә кайсы тармакта ярдәм итәчәк. Әлеге дәресләр акыл, хәтер, мантыйкны үстерү, укучыларның игътибарын арттыру, командада эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Хәзерге вакытта дәресләрнең кайберләре мәктәптә робототехника яки программалыштыру нигезендә өйрәтелә. Ә предметларның башкалары әле – башлану этабында. Алар өчен методика ясала гына.

1. Робототехника

Киң дәрәҗәдә фикерләү, мантыйк, вак моторика, креативлык, инженер юнәлешендәге иҗадилыкны үстерә, эксперименталь эшчәнлеккә нигез булып тора.

Кемгә кирәк булачак: инженер, IT-белгеч һәм сәнәгать автоматизациясе белән бәйле теләсә нинди профильдә эшләүчегә.

2. VR-архитектура (өстәмә чынбарлык белән эшли торган) һәм web-дизайн

Проектлаштыру һәм модельләштерү күнекмәләрен яхшырта, сызым, графика юнәлешендә, сынлы сәнгать юнәлешендә ярдәм итә.

Кемгә кирәк булачак: IT-дизайнер (офлайн дизайн юнәлешендәгеләргә дә), web-конструктор, IT-программалар булдыручыларга, киберспортчыларга, проектлаучыларга, архитектор, инженер, күчемсез милек юнәлешендәге юристларга һәм төзелеш тармагындагы тар юнәлештәге белгечләргә.

3. Ясалма интеллект архитетурасы

Моның өчен гамәли математика, алгоритмика, даталогия, мәгълүмат аналитика, матрица системаларын өйрәнү кирәк.

Кемгә кирәк булачак: интеллект-сегментта эшләүчеләргә, программалаштыру белән җенләнүчеләргә, зур мәгълүматлар белән эшләүче аналитикларга, нейрочелтәрләр юнәлешендәге хезмәткәрләргә.

4. Цифрлы грамоталылык нигезләре

Бу – комплексы предмет. Ул үз эченә киберкуркынычсызлык, интернеттагы янаулар, цифрлы технологияләрне һәм интернет ресурсларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле итеп куллануны ала. Биредә фейк яңалыкларны аерырга, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә өйрәтәләр. Әлеге предмет Мәскәүдәге IT-сыйныфларда өйрәтелә инде.

5. Зур мәгълүматлар белән эш итү, аларны анализлау

Математика, информатика, программалаштыру нигезләрен, алгоритимиканы аңлауны, IT-куркынычсызлык, интернет-хокукны координацияли.

Кемгә кирәк булачак: инженер яки мәгълүмат аналитигы, ясалма интеллект архитекторы, программист, IT-куркынычсызлык белгече, сисадмин, IT-квалификацияле юристка.

6. Киберспорт

Стратегик рәвештә фикерләү, мантыйкны үстерә, игътибар, реакция тизлеген, команда күнекмәләрен, хәтерне арттыра. Профессиональ уеннарның күбесе математика, информатика, эвристика (шахматлар, мантыйкый мәсьәләләр), хәрби-патриотик культура белән бәйле, уеннарның кайберләре программалаштыру тәҗрибәсенә дә төшендерә. Шушы дәресләрдә динамик паузалар, күзләр өчен күнекмәләр, интеллектуаль биремнәр уздырыла, максат куярга өйрәтә торган белемнәр, тайм-менеджмент нигезләре белән бүлешәләр.

Кемгә кирәк булачак: профессиональ киберспортчы, геймер, гейм- һәм веб-дизайнер, кибериндустрия турында үз блог һәм каналларын алып бара торган блогер, инвайтер, киберспорт турындагы PR һәм реклама белгечләренә.

7. Программалаштыру

Бу – инде бүгеннән үк IT-мәктәптә өйрәтелә торган гадәти предмет. Информатика, алгоритимка, төгәл дисциплиналарны үзләштерү өчен таләп ителә.

Кемгә кирәк булачак: цифрлы индустриянең барлык хезмәткәрләренә, сайт хуҗаларына, онлайн-эшмәкәрләргә.

8. Уйлап табу мәсьәләләрен чишү теориясе

Совет уйлап табучысы Г.С. Альтшуллер тарафыннан булдырылган. Катлаулы техник мәсьәләләрне чишкәндә кулланыла. Техник системаларны үстерүне фаразларга һәм перспектив чишелешләр булдырырга ярдәм итә.

9. Квант технологияләре һәм программалаштыру

Мәктәпләрдә 2040 елда барлыкка килергә мөмкин. Квант программалаштыру телләре инде хәзердән үк бар. Әлеге предмет физика, квант механика, төгәл һәм цифрлы фәннәр комплексы белемнәрен тупларга ярдәм итә.

Кемгә кирәк булачак: квант криптограф, мәгълүматлар аналитигы, заманча электроника, гаджетлар буенча белгечләргә, программа белән тәэмин ителешне булдыручылар, IT-куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр, прототипчыларга.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 сентябрь 2019 - 14:06
    ӘТИ ЙОРТЫ Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.
    4746
    2
    92
  • 8 сентябрь 2019 - 10:29
    ИСКЕ ЙОРТ Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде.
    2784
    1
    77
  • 5 сентябрь 2019 - 10:08
    ӘНИ, СУ БИР! Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек.
    2405
    0
    58
  • 24 август 2019 - 18:02
    ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ) Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште.
    1833
    0
    20
  • 2 сентябрь 2019 - 14:57
    СУКЫР ЯЗМЫШ Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
    1540
    0
    18

  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    101
    0
    2
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    99
    0
    0
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019