Логотип Идель
Бу – тема!

МАЛЫЙ ТЕАТР КАЗАНДА: КҮРМИ КАЛМА!

Алар журналистлар белән очрашуга да “Әссәләмәгаләйкүм!”, дип керә, Казанга мәдхия укый һәм Камал театры белән дус булу белән бик горурлана. Бу – Мәскәүнең Малый театр артистлары. Бүгеннән, ягъни 10 сентябрьдән, Казанда бу театрның гастрольләре башлана.

Әлеге гастрольләр 15нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан тамашачысына мәскәүлеләр «Дальше – тишина» (10-11 сентябрь), «Женитьба» (12-13 сентябрь), «Не все коту Масленица» (14-15 сентябрь) спектакльләрен тәкъдим итә. Спектакльләрдә әйдәп баручы артистлар Ирина Муравьева, Людмила Полякова, Владимир Носик, Валерий Афанасьев, Владимир Дубровский, Александр Ермаков, Александр Вершинин, Глеб Подгородинский, Виктор Низовой катнаша.

Бу – театрның Казанга гастрольләр белән сигезенче тапкыр килүе. Тик моңа карамастан, Малый театр артистлары Татарстан башкаласына һәрчак канатланып килә икән.

Людмила Полякова, Россиянең халык артисты, Малый театр актрисасы:

– Мин Казанга бик шатланып җыендым. Елдан-ел Казан матурлана. Аэропорттан шәһәргә килгәндә дә, бар җирдә чәчәкләр... Без алып килгән “Дальше тишина” спектакле әле яңа. Мәскәүдә аны 3-4 тапкыр куйдык, шулай ук бер тапкыр башка шәһәрдә күрсәттек. Мин хәтта сезгә бераз гына көнләшәм дә. Чөнки бу спектакльне үз күзләрегез белән күрә аласыз. Без сезгә үзебезнең постановкаларны чын йөрәктән тәкъдим итәбез, – ди .

Владимир Носик, Россиянең халык артисты, Малый театр актеры:

– Безнең театрлар арасында аерым бер җылылык, ярату бар. Бу, әлбәттә, бик яхшы. Камал театры татар мәдәниятен саклап калу юнәлешендә эшләсә, без рус драматик театрын. Икебезнең дә бер үк – агарту миссисе йөкләнгән.

«Дальше – тишина» спектакленә килгәндә, Америкалы Вина Дельмар тарафыннан күп еллар элек язылган киносценарий бүген дә актуаль. Биредә җәмгыятьнең халәте, туганнарның үзара мөнәсәбәтләре проблемалары ярылып ята. Әлеге постановка Людмила Полякованың юбилее уңаеннан куелган. Актриса төп рольне уйный торган актер буларак Владимир Носикны тәкъдим иткән. Актерлар шушы спектакль белән үзләрен гражданлык бурычы үтәгән, дип тә саный.

Әлеге спектакльне сәхнәләштергән СССРның халык артисты, Малый театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин исә шаяртып, тамашадан соң театр янында өч ашыгыч ярдәм машинасы торсын”, дип әйткән. Чыннан да, әлеге спектакль тамашачыларга шулкадәр көчле тәэсир итә икән ки, постановкадан соң күпләр үз әниләренә хәл белеп шалтырата башлыйлар икән, елау турында әйткән дә юк. Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдин дә Камал театры сәхнәсендә барган шундый бер спектакльне искә төшерде. Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” спектаклен дә тамашачы шулай кабул иткән булган икән. Әлешге постановкадан соң, әниләренә хатлар язганнар, тагын да күбрәк ярдәм иткәннәр.

фотолар Камал театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев