Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
WORLDSKILLS KAZAN 2019 ВОЛОНТЕРЛАРЫ – СЕЗ ИСКИТКЕЧ!
Казандагы эшче профессияләр буенча 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты кемнәрдән башка уза алмас иде? Әлбәттә, беренче ярдәмчеләрдән – волонтерлардан башка аны күз алдына да китереп булмый. “Кая керегә?”, “Ничек барырга?” “Теге яки бу компетенция мәйданчыгын кайдан табарга?”, “Ашау урыннары кайда?” – бу һәм башка меңләгән сорауларга тиз генә җавап таба алучылар, һәрвакыт ярдәмгә әзер булучылар да алар бит! -
ТАТАРСТАНЛЫЛАР КЫРЫМДА 6 МИЛЛИОНЛЫК ГРАНТ ОТТЫ!
Быелгы җәй республика яшьләре өчен уңышлы булды. «iВолга», «Территория смыслов» форумнарында шактый грантлар откан иде алар. Чираттагысы – 20-26 августта Кырымда узган «Таврида – АРТ» иҗади берләшмәләр фестивале. -
WORLDSKILLS KAZAN 2019 ТӘМАМ: ҖИҢҮЧЕЛӘР НИЛӘР КИЧЕРӘ? (ФОТО)
Бер атна дәвамында барган WorldSkills Kazan 2019 ярышлары күз ачып йомганчы узды да китте. Кичә, “Казан Арена” стадионының яңгыр белән тулса да, җиңүчеләрнең кәефенә бу йогынты ясый алмады. Шулай булмый ни: алтын, көмеш, бронза медальләр алганда, яңгыр киртә була ала, димени?! -
FUTURE SKILLS: КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕН – БҮГЕННӘН ҮК!
Быелгы WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты үзенчәлекләргә бай. Масштаблы чара кысаларында төп ярышлардан тыш, Junior Skills һәм Future Skills – киләчәк һөнәрләре буенча да көч сынаштылар. -
WORLDSKILLS KAZAN 2019: ӘБИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР, "КАМАЗ-МАСТЕР ҺӘМ "БАРЫСЫ ДА ШӘП"!
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ярыш көннәре тәмамланды. Тик җиңел сулап куярга ашыкма әле, нәтиҗәләрне бүген кич, 19.00дә, “Казан Арена” стадионында гына беләчәкбез. Кичә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә залында бәйгенең соңгы көне иде. Биредә алма төшәрлек тә урын юк иде. -
TRY-A-SKILL: ҮЗ ЭШЕҢНЕ ТАБАРГА ШӘП МӨМКИНЛЕК!
«Казан Экспо» территориясендә WorldSkills стандартлары буенча уза торган 45нче дөнья чемпионаты – 1300 конкурсант өчен генә ярышлар түгел, ә тагын берничә мәйданчыкта уза торган чаралар да әле. Шуларның берсе – “Try-a-Skill” (“Үзеңне сына!”) махсус мәйданчыгы. Биредә төрле профессияләр буенча мастер-класслар уза. -
КАВЫКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Өйдән чыгып китәр алдыннан син нәрсә эшлисең? Әлбәттә инде, көзгегә карыйсың. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Өс киемеңне рәтлисең, галстук/муенсаңны төзәтәсең, йөзеңә карыйсың. Барысы да тәртиптә кебек... Ләкин чәчеңдә бит кавык!!! Нишләргә? -
WORLDSKILLS KAZAN 2019 АЧЫЛДЫ! (ФОТО)
Эшче профессияләрне популярлаштырган WorldSkillsKazan2019 чемпионаты ачылды. Чара кичке 7дә генә башланса да, тамашачылар “Казан Арена” стадионына кичке 5тә үк җыела башлады. -
WORLDSKILLS «БАЦИЛЛА»СЫ ЗАРАРЛЫМЫ?
“3, 2, 1! WorldSkills дөнья чемпионатын ачык, дип игълан итәбез”. Мондый сүзләрне татарстанлылар гына түгел, бөтен Җир шары көтә. Бүген, 19.00дә, “Казан Арена” стадионында елның иң көтеп алынган вакыйгасы – WorldSkills дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы узачак. -
WORLDSKILLS: ҺИНДЫСТАН КУНАКЛАРЫ ЧӘК-ЧӘК БЕЛӘН СЫЙЛАНА, САБАНТУЙДА КАТНАША (ФОТО)
WorldSkills кунакларын Казан аэропорты, вокзалларында гына түгел, ә мәктәпләрдә дә каршы алалар. Бүген шәһәр уку йортларында «Бер мәктәп — бер ил» дигән чара узды. Казанның 96нчы гимназиясендә Һиндстан делегациясен каршы алдылар. -
WORLDSKILLSны КҮРӘСЕҢ КИЛСӘ, ТРАНСПОРТ ТУРЫНДА УЙЛА! (РАСПИСАНИЕ)
Дөнья масштабындагы чемпионат бездә узсын да күрмичә дә кал инде! Болай булырга тиеш түгел! Һәркем әлеге ярышларны күрә алсын өчен, 23-26 август – WorldSkills чемпионаты ярышлары көннәрендә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгенә берничә төр транспорт – электричка, бушлай шаттллар оештырыла. Электр поездлары расписаниесе -
КӘНФИТЛӘР ЯЗМЫШЫ, ДӘРӘҖӘЛЕ ЭШКӘ ЧАКЫРУЛАР – WORLDSKILLS ЧЕМПИОНАТЫ НИЛӘР БҮЛӘК ИТӘ?
WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының рәсми рәвештә ачылышына бер тәүлек кенә вакыт калды. 2015 елда мондый хокукка ия булган Татарстан башкаласы дүрт ел дәвамында аңа әзерләнде. Ниһаять, күптән көтелгән мизгелләр җитә. Һәм без 22-27 августта эшче профессияләрдә үз көчләрен сынаячак егет-кызларны беләчәкбез. -
БЕРЕНЧЕ ТАТАР МЮЗИКЛЫ "ӘПИПӘ": КАЙДА, КАЙЧАН КАРАП БУЛА?
Беренче татар киномюзиклын 31 августта күреп булачак. Ул “Татарстан киносы атналыгы” дәвамында узачак. Татарча музыкаль комедияне җәмәгатьчелеккә фильм режиссеры Илшат Рәхимбай тәкъдим итәчәк. -
«ТЕРРИТОРИЯ СМЫСЛОВ»ТА БЕЗНЕКЕЛӘР – ГРАНТ ИЯСЕ!
Җәй – актив яшьләр өчен форумнарда катнашу вакыты да. Кемдер анда үзен күрсәтергә, ә кемдер грант отарга бара. “Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр уку-укыту форумында Татарстан яшьләре ике грант отты. Форумның шушы – алтынчы сменасы экомохит, экологиягә багышланган иде. -
КУРКЫНЫЧСЫЗ БАЛАЧАК АВТОКӘНӘФИГӘ БӘЙЛЕ!
Әниләрне һәм булачак әниләрне бала тудыру йортыннан ук сабыйның юлдагы иминлеген тәэмин итәргә өйрәтәчәкләр. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә мондый укуны ике белгеч узган инде. Нәкъ менә алар нарасыйны автомобиль өчен булган бишеккә утырту, беркетү һәм башка нечкәлекләренә төшендерәчәк.