Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS KAZAN 2019 ВОЛОНТЕРЛАРЫ – СЕЗ ИСКИТКЕЧ!

Казандагы эшче профессияләр буенча 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты кемнәрдән башка уза алмас иде? Әлбәттә, беренче ярдәмчеләрдән – волонтерлардан башка аны күз алдына да китереп булмый. “Кая керегә?”, “Ничек барырга?” “Теге яки бу компетенция мәйданчыгын кайдан табарга?”, “Ашау урыннары кайда?” – бу һәм башка меңләгән сорауларга тиз генә җавап таба алучылар, һәрвакыт ярдәмгә әзер булучылар да алар бит!

28 август көнне WorldSkills чемпионатының волонтерлар программасына нәтиҗәләрен ясадылар. Ярышларны уздыру өчен барлыгы 3500 волонтер җәлеп ителгән. Сайлап алу турлары да җиңел генә булмаган. Ахыр чиктә волонтерлар командасына Татарстаннан 2900 волонтер кергән, 500 булышчы Россия төбәкләреннән җәлеп ителгән, 100 волонтерлар чит илдән килгән.

Чемпионат вакытында волонтерлар 33 функциональ юнәлеш буенча, 97 төрле позициядә эшләгән. Мондый ирекле булышчылар ярыш мәйданчыклары, хезмәт күрсәтү юнәлешләре (транспорт, аккредитация, экипировка, туклануны оештыру һәм башкалар өчен), төрле илләрнең җыелмаларын озатып бару, Казанда шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен булдырылган мәгълүмати станцияләрдә эшләгән.

Волонтерлар оештыручыларга чемпионат уздырыла торган бөтен объектларда булышкан. Әлбәттә, аларның күбесе ярышлар уздырылган “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә “төпләнгән”. Биредә барлыгы 2500 волонтер хезмәт куйган. “Казан Арена”дагы ачылыш һәм ябылу тантаналарына 900 волонтер җәлеп ителгән. Моннан тыш, ирекле булышчылар WorldSkills авылы, халыкара мәгълүмати үзәк, аэропорт, тимер юл вокзалы һәм башка объектларда да эшләгән.

Иң яхшы волонтерларны WorldSkills International оешмасының яңа президенты Йос де Гой сәламләде (оешманың элеккеге президенты Саймон Бартли үз вазифасыннан китүе турында чемпионат ябылышы тантанасында әйткән иде).

– Хөрмәтле волонтерлар, сез иң шәпләре! WorldSkills чемпионатында кайчан да булса эшләгән волонтерлар арасында сез иң яхшылары. Делегациясенең барысы да диярлек өйләренә кайтып җитте. Казаннан киткәндә, катнашучылар волонтерларның һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торулары, булышулары турында ассызыклады. Сезнең белән кабаттан Казанда очрашуыма ышанам, – диде ул.

Волонтерларга Татарстан Республикасы Президенты, Министрлар кабинетыннан рәхмәт хатлары да тапшырылды. Ә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар вәкилләре чемпионат волонтерларына бүләкләр тапшырды.

– Волонтерлар теләсә кайсы чемпионатның төп кешеләре. Без Казанда бер генә чара уздырмадык. Мин волонтерларның вакыйгаларның төп катнашучылары икәнлегенә тулысынча ышанам. Сез кунакларны каршылыйсыз, сезгә карап Татарстанның кунакчыллыгы турында сүз йөртәләр. Күп кенә әйбер сезгә йөкләнә. Бик зур рәхмәт! Сез – бәхетле кешеләр. Моның тоеыгыз. Тормышыгызда иң гүзәл вакыт, әле барысы да алда, бернидән дә курыкмагыз, – диде министр.

Чемпионатта үзен иң-иң яхшылары итеп күрсәткәнәргә истәлекле бүләкләр, медальон һәм медальләр тапшырылды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев