Логотип Идель
Бу – тема!

FUTURE SKILLS: КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕН – БҮГЕННӘН ҮК!

Быелгы WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты үзенчәлекләргә бай. Масштаблы чара кысаларында төп ярышлардан тыш, Junior Skills һәм Future Skills – киләчәк һөнәрләре буенча да көч сынаштылар.

Future Skills ярышларында катнашучылар үзләрен 25 компетенциядә сынады. Өч көн дәвамында 16 илдән 169 яшь кеше киләчәктә популяр булачак һөнәрләрдә ярышты. Аларны 27 августта “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә бүләкләделәр.

Шуны да әйтергә кирәк дөнья чемпионаты кысаларында Future Skills блогы беренче тапкыр уздырыла. Бу – оештыручы ягы, Россия, инициативасы. Әлеге 25 профессия хәзер булган һөнәрләрне яхшыртып, яңа эш төрләрен тәкъдим итә.

Саймон Бартли, WorldSkills International президенты:

– Future Skills компетенцияләре буенча ярышлар уздыру WorldSkills хәрәкәтендә мөһим чарага әверелде. Без җитештерү тармагы нинди тиз адымнар белән үзгәрүен, заманча технологияләрнең тормышны җиңеләйтүен, коммуникация системалары белән берләшкән планетаның бер йортка әверелүен күрәбез. Ләкин технологияләр дә үз таләпләрен куя: без белемле булырга һәм монанн 10 ел элек әле уйланылмаган әйберләрне эшли белергә тиешбез. Future Skills берничә елдан килеп җитәчәк киләчәк мисалы.

Шушы киләчәк һөнәрләре юнәлешендә катнашучылар компьютер программалары белән идарә ителә торган цифрлы заводлар булдыруда ярышты. Шулай ук алар агроинновацияләр тармагын тәкъдим итте. Биредә оператор авыл хуҗалыгы техникасы белән зур ераклыктан идарә итә ала.

Чемпионатка килүчеләр бодисканер ярдәмендә виртуаль мохиттә киемнең сыйфаты булдырылуы, аның тикшерелүен күзәтте. Шулай ук лабораторияләрдә ясалма алмазлар барлыкка килгәнен дә, дроннарның югары пилотажлы фигуралар ясый алуын да күреп булды. Цифрлы ысуллар ярдәмендә эретеп ябыштыру һәм сәнәгать роботларын куллана торган технологияләр күпләргә гадәти кебек тоела башлады. Мондый процесслар барышында кеше эшне башкаручы булмый, ә операторга әйләнә.

Роберт Уразов, “Яшь профессионаллар” берләшмәсе генераль директоры:

– Future Skills проекты өч өлештән тора: тикшеренү, практик һәм белем бирү. Күп еллар дәвамында барган тикшеренүләр хезмәт базарының трансформациясе нәтиҗәсендә аэрокосмик тармак, металлургия, мәгълүмати технологияләр һәм башка сфераларда нинди компетенцияләр ихтыяҗда булганын билгеләргә мөмкинлек бирде. Практик өлеше төрле дәрәҗәдәге ярышларда тикшеренү нәтиҗәләрен апробацияләүдә чагыла. Ләкин иң мөһим өлеше белем бирү юнәлеше. Ул яңа компетенцияләр буенча уку модульләрен булдыру. Нәкъ менә ул яңа кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә дә инде.

Әлеге ярышларда Татарстан егет-кызлары да сынамады. “Композит технологияләре” компетенциясендә Ренат Әхмәтшәрипов һәм Никита Семин (КИТТУ-КАИ) бронза медален алуга иреште. “Индустриаль дизайн технологиясе” компетенциясендә Никита Барышев (Казан технология көллияте) алтын медаль яулый. Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Тимерлан Рәхмәтуллин исә “Мобиль кушымталарны ясау” компетенциясендә алтын медальне башкаларга бирмәде. “Цифрлы мода дизайны” компетенциясендә Виктория Малецкова (Казан технология һәм дизайн көллияте) иң яхшысы булуын дәлилләде. Әлмәт политехника көллияте студенты Руслан Баһманов “Лазер технологияләре” компетенциясендә алтын медаль алды.

Future Skills блогындагы ярышлар белән чемпионат кунаклары да шактый кызыксынды. Киләчәк һөнәрләре мәйданчыгын 100 меңгә якын кеше караган. Мондый юнәлештәге киләсе WorldSkills Hi-Teсh ярышлар быелның ноябрендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев