Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS: ҺИНДЫСТАН КУНАКЛАРЫ ЧӘК-ЧӘК БЕЛӘН СЫЙЛАНА, САБАНТУЙДА КАТНАША (ФОТО)

WorldSkills кунакларын Казан аэропорты, вокзалларында гына түгел, ә мәктәпләрдә дә каршы алалар. Бүген шәһәр уку йортларында «Бер мәктәп — бер ил» дигән чара узды. Казанның 96нчы гимназиясендә Һиндстан делегациясен каршы алдылар. 

— Без шушы чарадагы мастер-класста һиндстанлыларга матрёшка, панно ясарга өйрәтәчәкбез. Шулай ук мәктәп музеена экскурсия дә уздырабыз. Безнең укучылар киләчәктә юкка чыгарга мөмкин булган профессияләргә багышланган эшләнмәләр дә ясады, — ди мәктәп директоры Сергей Бузюкин.

Һиндстан делегациясе мәктәп коллективы белән узган елның декабрендә очрашкан булган.

Һиндстан делегациясе башлыгы Ручика Тандон фикеренчә, WorldSkills хәрәкәте — яшьләр өчен менә дигән платформа. «Һиндстан халкының саны зур, шуңа да эшче профессияләргә өйрәтү мөһим», — ди ул. Əлеге илне ярышларда 40 катнашучы тәкъдим итә. Алар 44 компетенциядә катнашачак.

Укучылар кунакларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Татар һәм рус җырларын да башкардылар. Шулай ук татар халык бәйрәме — Сабантуй уеннарында да көч сынаштылар.

Мәктәп мәйданчыгыннан соң программа мәктәп бинасында дәвам итте. Биредә Һиндстан яшьләре Болливудның популяр көйләренә һинд биюләрен башкарды.

Манодж Кумар профессиясе буенча инженер булса да, казанлыларга һинд биюен дә башкарачак. Казанга ул делегация белән бергә 19нчы августта килгән.

— Мин әлеге ярышларда үземнең күнекмәләремне яхшыртачакмын, башка ил катнашучылары белән аралашачакмын. Минем өчен үз илемне тәкъдим итү — дулкынландыргыч мизгел. Аеруча үз илемнең әләме күтәрелү мизгеле. Без WorldSkills авылында яшибез. Ул безгә бик ошый, — ди катнашучы.

Егет исә ярышларның ахырына кадәр барып җитәр, дип өметләнә. 2017 елда Абу-Дабидагы WorldSkills дөнья чемпионатында бу ил вәкилләре 1 көмеш, 1 бронза медаль алган.  Быел бу нәтиҗәләрне яхшыртыр, дип өметләнәләр.

























 

 

Алинә МИННЕВƏЛИЕВА

 

 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев