Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS KAZAN 2019: ӘБИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР, "КАМАЗ-МАСТЕР ҺӘМ "БАРЫСЫ ДА ШӘП"!

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ярыш көннәре тәмамланды. Тик җиңел сулап куярга ашыкма әле, нәтиҗәләрне бүген кич, 19.00дә, “Казан Арена” стадионында гына беләчәкбез. Кичә “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә залында бәйгенең соңгы көне иде. Биредә алма төшәрлек тә урын юк иде.

Кемдер җәйге ялын чит илләрдә үткәрсә, казанлылар арасында аны туган якта уздыручылар да җитәрлек. Мисал өчен, яшь әни Ләйсән Вәлиева да ялының беренче көнен WorldSkills ярышларында, “Казан Экспо”да, башларга булган.

–Казан WorldSkills белән кайный. Шуңа без дә читтә калмаска булдык. Балаларымны, бертуганымның кызын алып килдем. Робототехника, авиация юнәлешләре аеруча кызыксынабыз. Улым Салават пилот, ә Булат – йә бизнесмен, йә табиб, ә бертуганымның кызы Сөмбел табиб булырга тели. Әле генә “Икмәк пешерү” компетенциясендә катнашучыларның эшләре белән таныштык. Улым миңа: “Әни, синең беркайчан да болай итеп пешергәнең юк”, – диде әле улым, – ди Ләйсән ханым.

Әтиләр һәм әниләр, бишектәге бәбиләр генә түгел, әбиләр дә танышып йөри WorldSkills мәйданчыклары белән. Казанда яшәүче Наҗия апа Насыйбуллина – шундыйлардан.

– WorldSkills турында әллә кайчаннан бирле сөйлиләр. Ләкин барырмын, йөрермен, дип бер дә уйламалан идем. Кызым билетлар алгач, барып-күреп кайтырга тәкъдим итте. Мин “әйдә!” дигәнгә җиңел аяклы инде. Ярышларның беренче көнендә үк танышып кайттык. Бүген оныгым Мәликә килде. “Дәү әни, WorldSkillsка барабызмы?” дип сорагач, аның белән килдем. Оныгым йә чәчтараш, йә маникюр ясаучы булырга тели. Шушы эшләрне карыйсы килеп карта алган идек. Бу карта дигәннәре генә без аңлый торган түгел” , – ди гомер буе мәктәптә Наҗия апа.

“Google Translate ярдәмгә килде”

Әгәр WorldSkills чемпионатында катнашучылар көч сынаша, һәм экспертлар гына эшли, дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Чөнки биредә башка позициядәге кешеләр дә бик күп. Көнья Африка республикасыннан килгән Лекубиленг Джакоб Рамагогоди исә биредә күзәтүче буларак катнаша.

– Миңа калса, Россия бу ярышларга бик яхшылап әзерләнгән. Ачылу тантанасы, транспорт, ярышлар, ресторан, туклану, куркынычсызлык барысы да бик югары дәрәҗәдә, тел-теш тидерерлек түгел. Волонтерлар да, тәрҗемәчеләр дә безгә бик нык ярдәм итте. Без бу чемпионатның һәр мизгелен бик яраттык. Казан буйлап экскурсия дә булды. Ул – матур кешеләргә бай булган гүзәл кала. Мин аеруча Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен ошаттым. Әгәр аралашуда проблемалар булса, Google Translate ярдәмгә килде. Минем тагын бер тапкыр Казанга киләсем килә, – диде “Ялкын” хәбәрчесенә Көньяк Африка вәкиле.

Әлеге ил делегациясендә ярышларда катнашу өчен 23 кеше килгән. Алар үзләрен 19 компетенциядә сыный. Шулай ук Көньяк Африканың дәүләт вәкилләре, Югары белем министры да килгән. Бу ил катнашучылары электр уты юнәлешендә – яхшы, ләкин чәчтараш юнәлешендә бераз аксый икән. Анда үзләренең нәтиҗәләрен яхшыртасылар бар икән.

Швециядән дөнья чемпионатының 25 компетенциясендә канашырга 28 кеше килгән. “Бу – бик яхшы ярышлар, оештыру – барысы да югары дәрәҗәдә. Мин тим-лидер буларак беренче тапкыр катнашам. Үзебезнең егетләр, кызлар өчен коуч та мин, иминлеген дә күзәтәм, алар өчен борчылам”, – ди Швеция тим-лидеры Сара Андерсон.

“Россия” сүзләрен – кирпечтән

“Кирпеч өю” компетенциясендә эш чын мәгънәсендә кайный иде. Ник дигәндә, катнашучылар биредә кирпечтән “Russia” сүзен ясый. Карап торышка бик матур булса да, моның өчен зур тырышлык, сабырлык кирәк булуы аңлашыла. Әнә, Австрия катнашучысы Марк Берндорфер да шулай, ди. Һәр катнашучы сыман, Австрия егете дә нинди бирем буласын ярышлар башланырга ике көн кала белеп алган.

– WorldSkills миңа күнекмәләрне яхшырту өчен беренче масштаблы ярышлар. Монда эләккәнче, мин Австрия этабын уздым. Миңа 22 яшь, хәзерге вакытта мин эшлим. Кирпечтән “Россия” сүзләрен тергезү минем өчен шактый катлаулы иде. Җитмәсә, вакыт та кысан иде. Ләкин мин вакытында тәмамлап өлгердем. Үземне иң яхшы унлыкка эләгермен, дип ышанам. Бәлки, нәтиҗәләрем тагын да яхшырак булыр әле, – ди Марк.

Мичтән чыккан икмәк бар кешенең башын әйләндерә!

Иң тәмле исле мәйданчык, “Икмәк пешерү”, “Кондитерлык эше” компетенцияләре оештырылган кластер иде. Бирегә һәркем керә-керешкә “Бигрәк тәмле ис, ашыйсы килә башлады”, дип әйтә. Хәер, тәмле генә түгел, карап торышка да чын шедеврлар ясый катнашучылар. Әле кайда кит формасында икмәкне күрә алыр идегез?! Ә биредә – рәхим итегез!

“КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимр Чагин да бу мәйданчыклар яныннан тыныч күңел белән генә китә алмаган.

– Мине балачактан ук ашарга пешерү кызыксындыра иде. Мәктәптә укыганда ук спорт, аеруча хоккей, белән шөгыльләнә идем. Шуңа да дәресләрдән соң чараларда катнаша алмагач, сыйныф җитәкчесе миңа аерым йөкләмә тапшырды. Мин ашханәдә ашау өчен җавап бирә идем. Тәнәфестә сыйныф өчен порцияләрне санап, ашау өчен акча җыя идем. Шулай итеп, бу туклану,ризык әзерләүгә җәлеп итте, ди җитәкче.

Владимир Чагинның кечкенә вакытында үзенең ресторанын ачу хыялы булган. “Камаз-мастер” командасының үз ашханәсе барлыкка килгәч, ул җитәкченең яраткан урыннарының берсенә әверелгән. Аның фикеренчә, ризык кешенең ашказанын тутырырга гына түгел, ә шатлык та алып килергә тиеш. Шулай ук ул туклану культурасы да барлыкка килергә тиеш, дип саный ул.

Әлбәттә, ярышлар бик зур мәйданчыкта узды. Дөнья чемпионатындагы 53 компетенциянең барысын да карап күзәтер өчен бер генә көн җитми. Тик шулай да теләгән – табар, ташка кадак кагар, диләр бит.

Автор фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев