Логотип Идель
Бу – тема!

КУРКЫНЫЧСЫЗ БАЛАЧАК АВТОКӘНӘФИГӘ БӘЙЛЕ!

Әниләрне һәм булачак әниләрне бала тудыру йортыннан ук сабыйның юлдагы иминлеген тәэмин итәргә өйрәтәчәкләр. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә мондый укуны ике белгеч узган инде. Нәкъ менә алар нарасыйны автомобиль өчен булган бишеккә утырту, беркетү һәм башка нечкәлекләренә төшендерәчәк.

Россиядә перинаталь үзәкләрдә һәм бала тудыру йортларында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау проекты башланды. Татарстанда моңа беренчеләрдән булып Республика клиник хастаханәсе кушылды. Бу уңайдан әниләр, булачак әниләр Татарстанның ЮХИДИ идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

“Утыргычка утырмыйча, беркая да бармыйм”

Татарстан буенча дәүләт автоинспекциясенең төп максаты штрафлар салу түгел, ә балалар травматизмын булдырмый калу һәм аны профилактикалау. Былтыр республикада балигъ булмаганнар катнашында 587 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 609 бала җәрәхәт алган, 18е һәлак булган. 2019 елның 7 аенда 320 һәлакәт булган, аларда 11 бала үлгән, 338е җәрәхәт алган. Быел балаларның һәр җиденчесе һәлакәт катнашучылары булган. Һәлак булган балаларның күбесе – пассажирлар.

Пассажир-балалар катнашында 127 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 8е үлгән, 143е җәрәхәт алган. Быел юл һәлакәте аркасында үлүчеләр кимегән.

– 7 яшькә чаклы балалар артта, махсус утыргычта утырып барырга тиеш. Әгәр аннан өлкәнрәк баланың авырлыгы һәм буе аны автокәнәфигә утыртырга мөмкинлек бирә икән, һичшиксез утыртыгыз. Мин беләм, башта балалар әлеге кәнәфигә утырганда, киреләнә. Ә соңыннан, өйрәнгәч, үз урыннарына куярга, аларны беркетергә куша һәм анда утыртмыйча, беркая дә кузгалырга ирек бирми. Әйдәгез, балаларыбызны моңа өйрәтик, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Шулай ук ул машина салонында балалар барлыгын хәбәр итә торган ябыштыргычлар кулланырга да куша. Адеквакыт, нормаль машина йөртүчеләр моны истә тота, җитмәсә, машина да транспорт агымында аерылып тора, дип саный ул.

Пассажир-сабыйлардан кала, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән башка балалар да җитәрлек. Мисал өчен, һәр өченче һәлакәт – җәяүле балалар катнашында. Шуңа да әниләргә бала арбасына яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетеп куярга куша инспекторлар. Бу очракта арба ерактан ук күренеп торачак.

Велосипедта йөрүче балалар да һәлакәтләргә еш очрый. Алар катнашындагы һәлакәттә 41 бала һәлак булган, 39ы җәрәхәт алган. Бүген зур популярлык казанган самокат, электр самокаты, гироскутер, сегвейларда Ленар әфәнде бары тик ябык мәйданчыкларда һәм махсус экипировка киеп кенә йөрергә киңәш итә.

Башка бала тудыру йортларына да!

Шушы проект башлану уңаеннан, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе Республика клиника хастаханәсенә өч автокәнәфи тапшырды. Ә алар үз чиратында бу җайланмаларны яшь әниләргә бүләк итәчәк.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, табиблар балалар үлемен ике тапкырга, яңа туган сабыйларныкын 1,5 тапкырга азайтуга ирешкән. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев фикеренчә, яңа башланып киткән проект куркынычсыз мохит булдыруда бер адым ясый.

– Без тышкы факторлар аркасында елына 80 баланы югалтабыз. Безнең перинаталь үзәктә 8 мең гаилә бәхетен таба. Шушы амбициоз проектка тотындык. Алга таба әлеге практиканы башка бала тудыру йортларында да җәелдерергә телибез, – ди баш табиб.

Теория дә, практика да – бер җирдә

Чара дәвамында автомобильдәге махсус утыргычны куллану буенча тренинг та уздырдылар. Мисал өчен, балага мондый коляскага утырганда, уңайлылык булдырырга, җайлы кием кидертергә кирәк. Баланың гәүдәсе белән автокәнәфи арасында уч төбе сыешлы ара калырга тиеш икән. Җитмәсә, утыргычны сайлаганда, краш-тест узганын, каешында йомшак мендәрчекләр һәм каешны эләктерү гадәти һәм җайлы булганын сайларга кушалар. Мондый утыргычта бала тулысынча фиксацияләнә, аның башы да, бөтен тәне дә иминлектә була. Шуңа өстәп, сабый тәрәздән юлны рәхәтләнеп күзәтеп тә бара ала.

Әлеге утыргычларны кулланучы әниләр дә шактый иде залда. Гөлназ Гыйбадуллина шушы чарага 2 яшьлек малае Рәнил белән килгән.

— Рәнилне, бала тудыру йортыннан алып чыкканда ук, автомобиль өчен бишек-коляскага салып алып чыктык. Беренче генә балабыз түгел, шуңа башка сабыема да махсус утыргыч куллана идек. Рәнилгә алганда, модада булганын алдык. Мондый утыргычтан башка беркая да бармыйбыз, — ди әни кеше.

Рәнил бишек-коляскада 1 яшькә кадәр йөргән, аннары аңа зуррак махсус утыргыч сатып алганнар. Туганнан башлап, шундый бишектә утыргач, малай киреләнмәгән дә, еламаган да. ЮХИДИ хезмәткәрләре Гөлназ ханымга бүгенге чара дәвамында бала арбасына яктылыкны кире кайтара торган элементны ябыштырдылар. Моңа кадәр әни кеше әлеге төр элементлар турында ишеткәне булса да, әле кулланып карамаган. Димәк, алда тагын да иминрәк булу бурычы тора.

Арендага бирү булачак

Республикада машина салонында куллана торган бала утыргычларын арендага бирү пунктларын булдырырга телиләр. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе моның турында уйлана һәм эш алып бара икән.

– Бүген әлеге утыргычның бәясе машинада шушындый җайланма булмау өчен штраф күләме белән бертигез. Якынча – 2500-3000 сум. Миңа калса, әллә ничә тапкыр штраф түләгәнче, акчаны юл һәлакәте аркасында җәрәхәтләнгән балага даруларга тотканчы, бер тапкыр шушындый кәнәфи алып куеп, иминлектә йөрү мең тапкыр артык, – ди Ленар Габдрахманов.

Әлеге проект алга таба Татарстанның башка бала тудыру йортларында да җәелдереләчәк. Мондый тренинг перинаталь үзәкләр базасында атнага ике тапкыр үткәрелергә тиеш. 2021 елга әлеге укытулар Россиянең 85 субъектындагы 100 шәһәрендә эшләячәк.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев