Логотип Идель
Бу – тема!

БЕРЕНЧЕ ТАТАР МЮЗИКЛЫ "ӘПИПӘ": КАЙДА, КАЙЧАН КАРАП БУЛА?

Беренче татар киномюзиклын 31 августта күреп булачак. Ул “Татарстан киносы атналыгы” дәвамында узачак. Татарча музыкаль комедияне җәмәгатьчелеккә фильм режиссеры Илшат Рәхимбай тәкъдим итәчәк.

“Татарстан киносы атналыгы” 23-31 августта үтә. Анда соңгы ике елда Татарстан режссерлары төшергән картиналар тәкъдим ителәчәк.

Нәрсә турында?

“Әпипә” фильмының озынлыгы – 95 минут. Бу – Татарстанның беренче музыкаль кинокомедиясе. Ул республика буйлап гастрольгә чыккан “Әпипә” хатын-кыз ансамбле турында сөйли. Көтмәгәндә, коллективта яңа баянист пәйда булып, бер караштан ук костюмер кызга гашыйк була. Ләкин бу мәхәббәт тарихы фильмда беренче планда түгел. Картинада артистларның төрле вакыйгаларга бай булган концерт туры күрсәтелә. Аның кульминациясе – “Әпипә” героиняларының күзәтү тәгәрмәчендә тукталып калган минуты. Шушы чарасыз мизгелдә алар үз “битлек”ләрен салып, тормыш проблемалары чиктән ашкан нечкә күңелле хатын-кызга әверелә.





Кемнәр төшкән?

Фильмда татар эстрадасы башкаручылары Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, “Зө-ләй-лә”, Гөлшат Имамиева, “Фәридә-Алсу” дуэты төшкән. Төп рольләрне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева башкара.

“Әпипә” кешеләргә Татарстанда яхшы, прокатка чыга торган, көлкеле, маҗаралы кино төшереп булганлыгына дәлил булуга юнәлтелгән.

– Мондый картиналар татар концертларына альтернатива булып тора ала. Кешеләр концерт билетына зур акчалар түгәргә әзер, ә яхшы, фестивальдә катнаша торган фильм өчен – юк. Безнең бурычыбыз халыкны кинотеатрларга җәлеп итү иде, – ди Илшат Рәхимбай.

Әлеге кинокартина мәхәббәт, гастрольләр, гаделлек, кыюлык турында. Ул киң катлам тамашачыга юнәлтелгән. “Әпипә” Татарстан шәһәрләрендә һәм Санкт-Петербургта күрсәтеләчәк. Татарлар күпләп яшәгән җирләрдә дә аны тәкъдим итү планлаштырыла.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев