Логотип Идель
Бу – тема!

КӘНФИТЛӘР ЯЗМЫШЫ, ДӘРӘҖӘЛЕ ЭШКӘ ЧАКЫРУЛАР – WORLDSKILLS ЧЕМПИОНАТЫ НИЛӘР БҮЛӘК ИТӘ?

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының рәсми рәвештә ачылышына бер тәүлек кенә вакыт калды. 2015 елда мондый хокукка ия булган Татарстан башкаласы дүрт ел дәвамында аңа әзерләнде. Ниһаять, күптән көтелгән мизгелләр җитә. Һәм без 22-27 августта эшче профессияләрдә үз көчләрен сынаячак егет-кызларны беләчәкбез.

1950нче елда Испаниядә башланып киткән әлеге ярышларны шундый масштабка җитәр, дип кем уйлаган?! Ә хәзер аңа дөньяның 82 иле кушылган. Хәзер ике елга бер тапкыр эшче һөнәрләр буенча дөнья ярышлары уздырыла. WorldSkills дөнья чемпионаты беренче тапкыр Россия территориясендә үтә. Ә безнең ил бу хәрәкәткә бары тик 2012 елда гына кушылган була.

Хәер, дөньяның 63 иленнән булган катнашучыларның күбесе – инде Казанда. Бүген алар “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге белән, ярыш урыннары җайланмалар белән таныша, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныша.

6 юнәлеш секторы, 56 компетенция буен ярышлар, 1300дән артык катнашучы, 1300дән артык эксперт (катнашучыларны озатып баручы жюри әгъзалары) болар барысы да 23-26 август – ярыш көннәрендә көтелә. Шунысы да бар: дүрт көн дәвам иткән ярышларда баллар суммасы туплана. Җиңүчеләрне ябылу тантанасына кадәр берничек тә белеп булмый. Россия, ярышларны кабул итә торган ил буларак, киләчәк һөнәрләре – FutureSkills һәм яшүсмерләр арасындагы катнашучыларны – junior skills да ярыштырачак. Хәер, “Казан Экспо”да ярышлардан тыш, 22-24 августта халыкара конференция узачак.

Кәнфитләрне нинди язмыш көтә?


«Казан Экспо» үзәге  А, В, С, D, Е, K, F, L, M кластерларыннан тора. Аларның өчесе – ярышлар мәйданчыгы.  Гомумән алганда, бу үзәк территориясе 75 831 квадрат метрны тәшкил итә. Бу Мәскәүдәге Кызыл мәйдан территориясе белән бертигез. Шуңа да ярышларны карарга килсәң, уңайлы аяк киеме киярга онытма!

Чемпионатка әзерләнү процессы озакка сузыла. Катнашучылар берничә сайлап алу туры уза.Анда, гадәттә, 22 яшькә кадәрге егет-кыз катнаша ала, әмма кайбер компетенцияләрдә 25 яшькә чаклы кешеләргә мондый мөмкинлек бирелә.

WorldSkills хәрәкәте шулкадәр зур ки, ул дөнья чемпионаты белән генә чикләнми. Анда белем бирү һәм үсеш проектлары, WorldSkills Сhampions Trust командасы да керә. Соңгылары – соңгы берничә елда WorldSkills дөнья ярышларында чемпион булган 10 кеше. Алар ярышлардан соң да бу хәрәкәт белән хезмәттәшлек итә. Бүген шундыйларның берсе, кондитер Анна Прокопейня журналистларга “Казан Экспо” буйлап экскурсия уздырды.

Ул B кластерында “Кондитер эшләнмәләре” юнәлеше мисалында ярыш компетенцияләре турында сөйләде. Бу чемпионаттагы биремнәр “Test project”, дип атала. Алар 6 модульгә бүленә. Мисал өчен, кондитерларга “Карамель”, “Әвәләп ясау”, “Торт”, Миниатюра”, “Серле бирем” тапшырыла. Еш кына катнашучылар ярышларда ни көтәсен үзләре дә белми. Әйтерсең лә, Сабантуйда чүлмәк ватамыни?! Анда да бит чүлмәкнең кайда урнашканын,кайчан сугарга икәнен белеп булмый.

Күпләрне борчыган сорау: катнашучылар эшләгән, пешергән әйберен аннары кая куялар? “Мисал өчен, ясаган җиһазларын агач осталары кемгә булса да бүләк итә. Кондитерлар ясаган кәнфитләрне дә шундый язмыш көтә икән. Тик пешергән тортларына карагач, авыз сулары килсә дә, аның белән кешеләрне сыйламыйлар икән. Ул башта витринада тора, саклау вакыты кыска булу сәбәпле, аннары инде аны ашарга ярамый, ди.

А кластерында ярыш павильоннарыннан кала, халыкара конференция уздырыр өчен хал да каралган. Биредә дөньяның төрле почмагыннан килгән лидерлар күнекмәләр турында фикер алышачак.











“Төнге 2дә шалтыратып, ресторанга эшкә чакырдылар”

Егет-кызлар үз гомерләрендә бер тапкыр гына дөнья чемпионатында катнаша ала. Шуңа да Аняга мондый мөмкинлек бер тапкыр гына тәтегән. Хәзер ул – WorldSkills дөнья чемпионнарының яшьләр советы составында (ул чемпионат тәмамланганнан соң да, алар белән элемтәдә торган оешма). Шулай ук тренер булып эшли, Россия җыелмасын чемпионатка әзерләгән.

Анна Прокопейня, WorldSkills Сhampions Trust командасы әгъзасы:

– Мин бөтен гаиләмә каршы килеп, көллияткә укырга керүне сайладым. Юк, бу минем вузга керү өчен баллар җитмәүгә бәйле түгел. Мин ашчы (повар) булуны, шәп дип уйладым. Берничә ел двәамында көллияттә укыдым гына. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, дип уйлагач, миңа укытучым WorldSkills турында хәбәр итте. Һәм бу минем өчен языш бүләге иде. Әлеге хәрәкәт тормышымны тулысынча үзгәртте. Бу, чыннан да, бер күрүдә гашыйк булу иде. Мин 2015 елда Сан-Паулуда (Бразилия) WorldSkills дөнья чемпионатында катнаштым. Үз илемнең данын яклау миңа әйтеп бетерә алмаслык хисләр бирде.

Чыннан да, әлеге чемпионат меңләгән яшь кешегә кая таба атларга кирәклеген аңлаткан. Аняга исә ул менә дигән эш тә бүләк иткән. “Миңа 2нче гыйнвар көнне төнге сәгать 3тә эш тәкъдим иттеләр. Затлы ресторан хуҗасы миңа үз бизнесында десерт менюсын төзергә, менеджер булырга тәкъдим итте. Бу минем өчен бик шәп мөмкинлек иде. Чөнки мин, чыннан да, мин башкалар булдыра алмаган эшне белә идем”, – ди кыз.

Аняның танышы, тумышы белән Бельгиядән булган Бардны Лондонның иң яхшы рестораны хуҗасы күреп алган һәм үзенә эшкә чакырган. Һәм мондый яхшы мисаллар бихисап. Кыз фикеренчә, WorldSkills сәләтлеләр карьера баскычы буйлап күтәрелергә булыша.

Гомумән алганда, чемпионатта катнашучылардан бар нәрсәне дә булдыра алуны таләп итәләр. Соңыннан әлеге стандартлар Россиянең мәгариф системасына да кертелә. Алар, үз чиратында, теге яки бу профессия кешесенең ничек эшләргә тиешлеген искәртә. Чемпионат елдан-ел үзгәреп тора. Моннан берничә ел элек булган “Телевизиор һәм радио ремонты” компетенциясе хәзер инде юк. Хәзер су технологияләре, отельләрдәге ресепшн белән бәйлеләре пәйда булган.

Ярышларда 56 компетенция булса да, бөтен катнашучыны бәйли торган өч нәрсә бар: ул – ут сүндергеч (огнетушитель), ручка һәм кәһвә машинасы. Алар ярышларның һәр мәйданчыгында бар икән.







WorldSkills Kazan 2019 саннары (чемпионат өчен түбәндәге әйберләр кулланылган):

150 мең кәгазь («Басма матбугат технологиясе» компетенциясе өчен)
30 000 шөреп (“Монтаж» компетенциясе өчен)
1000 коктейль таякчыгыы (“Ресторан сервисы” компетенциясе өчен)
1944 бокал (“Ресторан сервисы” компетенциясе өчен)
450 башлык (“Ресторан сервисы” компетенциясе өчен)
24328 чәчәк («Флористика” компетенциясе өчен)
22 дрон
2 вертолет
35 000 метр электр кабеле (бу Эверест тавы биеклегенә тиң).

 

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

Илназ Мөхәрләмов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев