Логотип Идель
Бу – тема!

TRY-A-SKILL: ҮЗ ЭШЕҢНЕ ТАБАРГА ШӘП МӨМКИНЛЕК!

«Казан Экспо» территориясендә WorldSkills стандартлары буенча уза торган 45нче дөнья чемпионаты – 1300 конкурсант өчен генә ярышлар түгел, ә тагын берничә мәйданчыкта уза торган чаралар да әле. Шуларның берсе – “Try-a-Skill” (“Үзеңне сына!”) махсус мәйданчыгы. Биредә төрле профессияләр буенча мастер-класслар уза.

Әгәр син төзелеш технологияләре белән кызыксынасың икән, димәк, сиңа “Казан Экспо”ның D кластерындагы мәйданчыклар күңелеңә хуш киләчәк. Биредә сантехника, маляр һәм декоратив эшләр буенча ярышлар уза. Ә теләк белдергән һәр кешегә штукатур булып эшләп карарга, брелок буярга яки смеситетельне суүткәргеч торбага тоташтырырга мөмкин.

Мәгълүмати һәм коммуникация технологияләргә мөкиббән булучылар үз көчләрен С1 кластерында сыный. Биредә кабельләрне чистартырга, ялгарга яки чыбыктан коммуникация челтәре булдырырга мөмкин. Shining 3D фирмасы стендында һәр кешегә аерым итеп ясала торган стелькалар ясап һәм аларны 3D-принтер аша чыгартып була.

Иҗат һәм дизайн буенча мастер-класслар шулай ук C кластерында уза. “Флористика”павильонында син үз кулларың белән чәчәкләрдән бизәк ясарга мөмкин. “Керамика академиясе”ндә керамикадан эшләнмә ясап була. В4 кластерында исә осетин пироглары белән сыйлана аласың.

WorldSkills хәрәкәтенең күп кенә партнерлары да “Try-a-Skill” остаханәләр булдырган. Мисал өчен, BASF химик концерны павильонында виртуаль автомобильне буяп була. Мәйданчыкларның берсендә суыткыч системасының электр схемасын җыеп, аны болытлы системага тоташтырып, планшеттан идарә итеп була. Студентлар эретеп ябыштыру эшләрен виртуаль рәвештә башкара алачак. Әлеге җайланма икътисади һәм экологик яктан куркынычсыз.

“Киләчәккә билет” проекты стендында 6-11 сыйныф укучылары, өч блок сорауларга җавап биреп, профессия сайлау, үз күнекмәләре, теләкләрен исәпкә алып, әзерлек юнәлеше буенча тәкъдимнәр алачак.

фото чемпионатның рәсми төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев