Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS KAZAN 2019 АЧЫЛДЫ! (ФОТО)

Эшче профессияләрне популярлаштырган WorldSkillsKazan2019 чемпионаты ачылды. Чара кичке 7дә генә башланса да, тамашачылар “Казан Арена” стадионына кичке 5тә үк җыела башлады.

Чемпионат ачылышында һәр тамашачының беренче күргән әйбере – ул да булса пирамида формасындагы сәхнә. Тантана сәхнәгә WorldSkills әләмен алып чыгу белән башланып китте. Аны WorldSkills ярышларының узган еллардагы чемпионнары алып чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк: бу флаг дөньяның һәр илендә һәм хәтта космоста да булып өлгергән. Җәй көне ул Татарстанның һәр районына да сәяхәт кылды.

Дөнья ярышларында 63 илдән катнашучылар бар. Аларның саны тигез түгел: кайбер илләрдән 2-3 кенә катнашучы булса, башкаларыннан 50-60 кеше булырга мөмкин.

Эшче профессияләр булсын да, техника, җайланмалар булмасын, ди?! Алай булса, бу нонсенс булыр иде. Шуңа да сәхнәгә “комбайн”ның чыгуы кайбер тамашачыларны шаккатырса да, урынлы булгандыр. Комбайнга утырган икмәк пешерүче (пекарь) ашлыктан он иләп, ачылыш тантанасы ахырына кадәр ипи пешереп җиткерергә тиеш иде.

WorldSkills чемпионаты катнашучылары исә бу чемпионат гаделлек, күнекмәләр һәм осталыкка бәйле, дип саный. Иң мөһиме — үз эшеңне яратырга кирәклеген әйтә алар.

Һәр композиция барышында WorldSkillsта катнашкан чемпионнар үзләренең уңыш тарихын сөйләде. Әнә, 2015 елда Сан-Паулу шәһәрендә чемпион исемен яулаган Анна Прокопейня – ашчы, хәзер үзе булачак чемпионнар тәрбияли. Ә Пронап Мистери – Samsung компаниясенең глобаль тикшеренүләр буенча генераль эксперты. Ул өстәмә һәм виртуаль чынбарлык белән эш итә.

Екатерина Берези роботлар булдыра. Аның “Экзоскелет” проекты, мисал өчен, парализланган кешегә йөреп китәргә ярдәм итә. Аныңкомпаниясе 2018 елда халыкара аренага чыга. Алар кешеләргә хәрәкәт итәргә булыша. София роботын уйлап табучы Дэвид Хэнсон исә сәхнәгә үзенең “иҗат җимеше” белән чыкты. Махсус яктырткыч ярдәмендә тамашачылар “Киләчәктә кеше хезмәте кирәкме?» дигән сорауга җавап бирде. Ахырга таба мичтән икмәк тә пеше чыкты. Кайнар ипи белән кунакларны ачыз иттеделәр.

Тантаналы ачылышта WorldSkills International генераль директоры Саймон Бартли, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яшь профессионаллар” (“Ворлдскиллс Россия”) берләшмәсенең генераль директоры Роберт Уразов та катнашты.

Дмитрий Медведев, Россия Премьер-министры:

– Россия WorldSkills дөнья чемпионатын беренче тапкыр кабул итә. Биредә катнашу үзеңне төрле сфераларда катнашу мөмкинлеген биә. Бу гади генә конкурс түгел. Фактик рәвештә, бу – киләчәк чемпионаты. Биредә төрле мәдәнияттән булган кешеләр ярышып эшли һәм дуслаша ала. Бу дуслык һәм җиңүләр өчен урын. Биредә 21нче гасырның төп күнекмәсе – укырга өйрәеп була. WorldSkills үз потенциалыңны ачарга мөмкнлек бирә.

Аны фикеренчә, WorldSkills хәрәктәтенә кушылу Россиягә төп өч нәтиҗә биргән. Ул да булса – заманча мәгарифне булдыру өчен энергия, профессияләргә кызыксысну арту һәм теорияне прктикада сынау. Дмитрий Медведев үз чыгышыннан соң чемпионатны ачык, дип игълан итте.

Катнашучылар һәрберсенең үз юнәлешендәге камиллеккә ачкычны белә, ул – аларның коралы. Җир йөзендә нәрсәдер булдырып кына үзеңнән соң да якты эз калдырасың. Шул вакытта күңел дә чистара, мәхәббәтне дә күреп булачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев