Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНЛЫЛАР КЫРЫМДА 6 МИЛЛИОНЛЫК ГРАНТ ОТТЫ!

Быелгы җәй республика яшьләре өчен уңышлы булды. «iВолга», «Территория смыслов» форумнарында шактый грантлар откан иде алар. Чираттагысы – 20-26 августта Кырымда узган «Таврида – АРТ» иҗади берләшмәләр фестивале.

Татарстан егет-кызлары биредә белем бирү программасында катнашты, Россиянең атказанган эшлеклеләреннән мастер-класслар алды. Фестиваль иҗатка гашыйк булган 4500 яшь кешене берләштерде. “Таврида-АРТ”та грантлар конкурсы да уздырылды. Анда 464 гариза килгән булган. Нәтиҗәдә, грант ярдәмен алырга 130 проект лаек, дип табылган. Аларның гомуми суммасы – 86,9 миллион сум.

Шушы конкурс нәтиҗәсендә татарстанлылар гомуми суммасы 6 000 015 мең сумны тәшкил иткән грантлар откан. Алар:

– Екатерина Морозова, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты, «Музыкальные истории» проекты, грант суммасы – 360 000 сум;
– Камилла Шәмсетдинова, Казан федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанс институты, «Игелек кылып 2.0» проекты, грант суммасы – 390 000 сум;
– Мурат Димитров, «Яшел фитнес франшизасы» проекты, грант суммасы – 1 500 000 сум;
– Айгөл Нәзметдинова, «Йомшак кубиклар чемпионаты» проекты, грант суммасы – 400 000 сум;
– Артур Шамгунов, «Казандагы 4нче халыкара Stand Up фестиваль» проект, грант суммасы – 1 765 000 сум;
– Илдар Фәттахов, «КВН академиясе» проекты, грант суммасы – 1 600 000 сум.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та яшьләргә: “Сез – бәхетле кешеләр! Үзегезнең яшегездән, мөмкинлекләрегездән, вакыттан максимумны алыгыз Сезнең фестиваль энергиясен үзегездә туплап, өйгә кайткач та, иҗатыгызны дәвам итүегезне телим. Ә без сезгә ярдәм итәчәкбез”, – диде.

“Таврида-АРТ”ның берничә көне дәвамында татарстанлылар үзләрен иҗади кастингларда да сынады. Биредә “Новая Волна 2020” Халыкара конкурсының ярымфиналына кастинг узды. Жюри вәкилләре 190 кешене тыңлап, иң яхшы 10 башкаручыны билгеләде. Алар арасына Татарстан вәкиле Зәринә Вилданова да керде.

Фестиваль дәвамында кунакларны татар утары каршы алды. Биредә катнашучылар милли ризыклардан авыз итте, Сабантуй бәйгеләрендә катнашты, “Камаз Мастер” командаы машинасына утырып карый алды.

фото Татарстан Яшьләр Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев