Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS «БАЦИЛЛА»СЫ ЗАРАРЛЫМЫ?

“3, 2, 1! WorldSkills дөнья чемпионатын ачык, дип игълан итәбез”. Мондый сүзләрне татарстанлылар гына түгел, бөтен Җир шары көтә. Бүген, 19.00дә, “Казан Арена” стадионында елның иң көтеп алынган вакыйгасы – WorldSkills дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы узачак.

Ачылыш тантанасын үз күзләре белән 40 меңнән артык кеше күрәчәк. Гомумән алганда, WorldSkillsка багышланган чараларда 250 меңгә якын кеше катнашыр, дип көтелә. Хәер, анда катнашучылар гына түгел, зур түрәләр дә нык дулкынлана. Шулай булмый ни: мондый чемпионат илебездә тәүге тапкыр уза бит.

Саймон Бартли, WorldSkills International Президенты:

– Россиянең WorldSkills International гаиләсенә керүе – сөенечле вакыйга. Шушы кыска вакыт эчендә ул чемпионатны оештырды. Безнең экспертлар да, катнашучылар да ярышлар башлануын түземсезләнеп көтә. Мондый чемпионатның шушындый борынгы шәһәрдә узуы белән котлыйм. WorldSkillsның бөтен мирасы Татарстанга калачак. Бу шәһәргә бик күп кешеләр килә, алар үзләре дә өйрәнә, башкаларны да өйрәтә алачак. Яшьләр профессиональ күнекмәләрне үстерү кирәклеге мөһимлеген башкаларга тарата.

Аның фикеренчә, ярышларда катнашучылар белән аралашырга, аларның үсеш тарихларын тыңларга кирәк. Саймон әфәнде мондый яшьләр булганда, планетабызның киләчәге имин кулларда, дип саный.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

– Бу – безнең өчен зур масштабтагы вакыйга. Һәр халыкара проект республиканы үстерүгә зур өлеш кертү дигән сүз. Без WorldSkills чемпионатын үткәрүне безгә ышанып тапшыруларына бик зур рәхмәтлебез. Без чемпионатта катншаучылар үзләрен уңайлы итеп хис итсен өчен барысын да эшләдек.

Россия Премьер-министр урынбасары Татьяна Голикова исә WorldSkills хәрәкәтен яхшы мәгънәдә «бацилла», дип атый. Чөнки әлеге юнәлешне яшьләр башкаларга тарата, елдан-ел алга этәрә.

Хәзерге вакытта мәктәпне тәмамлаган укучыларның күбесе урта һөнәри белемне сайлый. “Мәгариф” милли проекты кысаларындагы “Яшь профессионаллар” программасы буенча киләсе елларда 20 меңнән артык эш урыны яңартылачак. Анда 1 миллион 200 мең яшь кешене эшләргә өйрәтәчәкләр. Киләсе елга көллият-техникумдагы демоимтиханнарны 50 000 яшь кеше тапшырачак.

Зур-зур спорт ярышларыннан аермалы буларак, WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучы үз гомерендә бер тапкыр гына катнаша ала. “Ябылу тантанасына сәхнәгә менгән яшь кешеләрнең җиңүенә экспертлар бик күп көч кертә. Алар өчен бер чемпионны әзерләү түгел, ә һәркемнең чемпион булуы мөһим”, – ди “Яшь профессоналлар” (“Ворлдскилсс Россия”) берләшмәсе генераль директоры Роберт Уразов.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев