Логотип Идель
Бу – тема!

КАВЫКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Өйдән чыгып китәр алдыннан син нәрсә эшлисең? Әлбәттә инде, көзгегә карыйсың. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Өс киемеңне рәтлисең, галстук/муенсаңны төзәтәсең, йөзеңә карыйсың. Барысы да тәртиптә кебек... Ләкин чәчеңдә бит кавык!!! Нишләргә?

Кавык пәйда булуның төп сәбәбе – Pityrosporum (Malassezia) төрендәге гөмбәчекләр. Алар һәркемдә бар: баш тиресенең өске катлавында «яшиләр». Менә шул гөмбәчекләр күпләп үрчесә, тире кубалаклана башлый. Нәтиҗәдә чәчтә, җилкәдә, киемдә ак «кар бөртекләре» барлыкка килә.

Яшүсмерләрдә кавык 11–12 яшьтә пәйда була. Вакытында дәваламасаң, проблема җенси өлгереш чоры тәмамланганчы сакланырга мөмкин. Кавыкка синең яшең дә, статусың да мөһим түгел: аннан ир-ат, хатын-кызлар да бертигез дәрәҗәдә интегә.

Сораулар күп. Ә җаваплар?..

КФУның Фундаменталь медицина институты өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Рәсим Миндрахман улы Абдрахмановны тыңлап карыйк әле.

Яшүсмерләрдә кавык барлыкка килүнең төп сәбәпләре:

1. Гормональ үзгәрешләр
Җенси өлгереш вакытында җенес гормоннары, аларга бәйле рәвештә май бизләре активлаша.

2. Иммунитет кимү
Файдалы бактерияләр саны кими, гөмбәчекләр арта. Инфекцияле, вируслы авырулар, ару, талчыгу аркасында иммун системасына зыян килә.

3. Ашкайнату органнары авырулары
Туклыклы матдәләр үзләштерелә алмый, витамин, микроэлементлар җитми.

4. Диета, туклану бозылу
Кайбер ризыкларны чикләү яки, киресенчә, майлы, баллы, борычлы ризыкларны артык күп ашау.

5. Стресс
Май бизләре эшчәнлеген вегетатив нерв системасы контрольдә тота, стресс аркасында тире бизләре секрециясе арта.

6. Тышкы факторлар
Баш тиресенә туры килмәгән шампунь, кондиционер, гель, лак, мусс куллану.
Симптомнар: чәч тамырларында ак яки соры төстәге вак кисәкчекләр җыелу, чәч коелу, баш тиресенең кызаруы, кычытуы, майлануы, тартылуы.

Кавык 2 төрле була:

1. Коры кавык. «Коры себорея» дип атала. Бу вакытта май бизләре тиешле күләмдә май эшләп чыгармый. Мондый төр кавык җенси яктан өлгереп җитмәгән яшүсмерләрдә очрый.
Симптомнары: баш тиресе корый, кубалаклана, кычыта, кызара; еш кавыклана, чәч юкара, коела, икеләнә; кавык кабыкчыклар (корки) кебек җыела.

2. Майлы кавык. Баш тиресе майлы булганда еш очрый. Әгәр май бизләре артык эшләсә, баш тиресендә плёнка барлыкка килә. Нәтиҗәдә баш тиресе күзәнәкләренә тиешле күләмдә кислород керми.
Симптомнары: баш тиресе артык майлы, чәч коелу, кычыту, эре-эре кавык барлыкка килү.

Кавыкны бетерү өчен аның сәбәбен ачыкларга кирәк. Моның өчен табиб-дерматолог, трихологка күренү дөрес булачак. Нәкъ менә алар нинди төр анализлар бирергә кирәклекне һәм дәвалану курсын билгели.

Кавык белән көрәштә башка табибларның да ярдәме кирәк булырга мөмкин. Чөнки кавык еш кына депрессия, шикәр диабеты, ашкайнату системасы органнары, хроник авырулар аркасында да барлыкка килә.

Дәвалау

– Без, табиб буларак, халык медицинасы начар яки яхшы дип әйтә алмыйбыз. Аларны бәяләү өчен баш тиресе бер үк төрле булган кешеләр төркемен алып тикшерергә кирәк. Әгәр кешедә кавык барлыкка килсә, халык медицинасы чаралары (йомырка маскасы, кефир), традицион медицина ысуллары кебек, баш тиресен яхшыртырга да тиеш. Шуны гына әйтә алам: кавыктан котылу чараларын дерматолог белән киңәшләшмичә кулланмагыз. Чөнки кавыкны еш кына баш тиресенең коруы белән бутыйлар. Ә болар икесе ике нәрсә. Шуны да истә тот: үзлегеңнән дәвалану сәламәтлек өчен зыянлы, – ди Рәсим Абдрахманов.

Кавык барлыкка килдеме, баш тиресенә аеруча игътибарлы булу кирәк:

Ял итү һәм туклану
Кавыктан котылу өчен яхшы итеп ял итү, дөрес туклану мөһим. Борычлы, тозлы, кыздырылган, майлы ризыкларны читкә алып куй. Тәм-том, камыр ризыклары күләмен киметү яхшы булыр. Аның урынына яшелчә, артык баллы булмаган җиләк-җимеш, сөт ризыкларын аша. Майлы, ысланган итне пешерелгән кош ите белән алмаштыр. Рационыңа аксым, эре бөртекле ризыкларны керт. А, Е, В, С витаминнары, кальций, медь, цинк микроэлементлары турында да онытма.

Чәч өчен чаралар
Махсус шампунь, крем, лосьон, май, маска һәм гельләр куллану мөһим. Кавык булганда, чәчне фен белән киптерергә ярамый. Йомшак шампунь куллану кирәк, даруханәләрдә сатылган махсус шампуньнар белән дә юып була. Аларда гөмбәчекләргә каршы матдәләр, антибактериаль агентлар, тынычландыра торган компонентлар бар. Боларны сайларга табиб ярдәм итәр. Баш тиресендәге «тәңкәләр»дән котылу өчен, юганда, чәч  тиресен әкрен генә бармак очлары белән ышкырга кирәк. Кавыктан арынырга суган кабыгы, кына, әстерхан чикләвеге кабыгы да булышыр.

Чәч һәм баш тиресен карау
Чәчне йомшак суда әкрен генә ышкып юарга кирәк. Еш юуның бернинди зыяны юк. Бу очракта еш кулланыла торган шампунь гына алырга кирәк. Йоклар алдыннан чәчләрне лактан, гельдән чистарту кирәк. Чәч юарга вакытың булмаса, һич югы, тарап җибәр. Юылган чәчне сөлгегә уралган килеш озак тотарга ярамый. Чөнки җылы, дымлы мохиттә гөмбәчекләр аеруча тиз үрчи. Чәчләрне табигый ысул белән киптерү кирәк. Фен, кыскыч кулланганда, термоукладка өчен махсус чаралардан файдалану мөһим. Кан әйләнешен яхшырту өчен, атнага 1 тапкыр баш тиресенә массаж яса. Майлы маска ясар алдыннан бу аеруча файдалы.

Шәхси гигиена кагыйдәләре
Кавык йогышлы булырга мөмкин. Ул кеше тарагы, щёткасын кулланганда да күчә ала. Кавыктан котылу матурлык өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә мөһим. Шуңа күрә, әгәр сезне кавык борчыса, аңа җитди авыруга караган кебек игътибар итәргә, вакытында дәваларга кирәк. Шул очракта гына чәчләрең нык, куе һәм, әлбәттә, матур булыр. Сәламәт бул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев