Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ: НУРБӘКСЕЗ ХОРЕОГРАФИЯ, ГАРДЕРОБТАГЫ СПЕКТАКЛЬ ҺӘМ БАШКАЛАР

Былтыр үзенең яңа сезонын гөрләтеп башлаган Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры быел да шул планкадан төшәргә җыенмый. 2018 елда театр җитәкчелеге яңа булса, быел яңа премьералар белән беррәттән яңа хореографлар да пәйда була… Тамашачыларны бу сезонда ни көтә соң?

Театрның 32нче сезоны “Кәҗүл читек” белән башланачак. Милли мәдәният учреждениесе буларак, бәлки, бу постановка киләчәктә сезонны ача һәм яба торган спектакльгә дә әверелер. Г. Камал театры репертуарындагы “Зәңгәр шәл” спектакле сыман. Моның турында Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова белдерде . Хәер аның өчен шушы бер ел шулкадәр күп вакыйгаларга бай булган ки, моның турында ул болай ди:  Бүген театрга килүемә бер ел тулды. Шушу вакыт эчендә бик күп кичерешләр булды. Шуңа миңа өч ел эшләгән сыман тоела”, – ди ул.

Сезон премьералары

Быелгы сезонның беренче премьерасы – 10, 11 октябрьдә «Йомрыбаш» яшьләр комедиясе (француз язучысы Мари-Од-Мюрайның “Умник” повесте буенча). Аның режиссеры Россиянең атказанган  артисты Екатерина Корабельник. Әлеге автоном спектакль Кариев театрында узган “TAMGA” I режиссерлар лабораториясе барышында туган булган. Әлеге лаборатория, чыннан да, кирәкле булган. Андагы эскизларны кариевлылар үзләренә спектакль итеп алган.

Икенче премьера – 26 октябрьдә “Сәлам, Актәпи!” (авторы Александра Сальникова, режиссеры – Александра Ловянникова). Биредә бер герой берничә персонаж буларак сәхнәгә чыга. Әлеге спектакль хыял эволюциясе турында. Режиссер фикеренчә, бу постановка бэби-спектакльдән дә көчлерәк. Ул гардеробта куелачак. Тамашачылар кимнәрен тапшыргач, гардеробның пәрдәләр ябыла, һәм спектакль башлана. Биредә актерлар курчакларга әйләнә.

Өченче премьера – 22 ноябрьдә «Питер Пэн» масштаблы спектакле. Аның режиссеры – Ренат Әюпов. Ул 13нче гасырдагы вакыйгаларны безнең заман белән тоташтыра алган.

Дүртенче премьера – декабрь аенда “Сукыр патша” спектакле. 

Шулай ук сезонда Кариев театры актрисасы Гөлнара Абитованың 50 яшьлеген билгеләп узачаклар. Ә актер, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев истәлегенә (исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде) үзе язган “Корт” пьесасын сәхнәләштерәчәкләр.

Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Әгәр мине бик сагынсаң...” пьесасын сәхнәгә кукячаклар. Тик спектакль исеме генә үзгә булачак. Чөнки Гүзәл Сәгыйтова фикеренчә, спектакль исеме сатыла торган булырга, тамашачыны җәлеп итәргә тиеш.

Спектакльләр яңара

Яңа спектакльләрдән тыш, искеләрен дә онытмыйлар театрда. Быелгы сезонда гына да үлеп барган, күптән сәхнәләштерелмәгән постановкаларны яңартачаклар. Алар –  Ренат Харисның “Умырзая”, Рабит Батулланың “Сак-Сок”, Уильям Шекспирның “Король Лир” әсәрләре. Моның өчен костюмнарны да, сәхнә бизәлешен дә яңартачаклар.

“ASYL” драматургия конкурсы

1 октябрьгә кадәр театрда балалар һәм яшүсмерләр өчен “ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсына эшләр кабул ителә. Аларның иң уңышлылары “TAMGA” режиссерлар лабораториясендә катнашачак. Әлбәттә, әгәр дә алар стиль, идея ягыннан якын булса. Шунысын да әйтергә кирәк: театр режиссеры (ә ул шушы конкурсның жюри рәисе дә) тарафыннан ниндидер субъектив фикер булмасын өчен, авторларның исемнәре аноним рәвештә икән. Бәйгегә пьесалар өч яшь категориясенә бүленә. Хәзергә 80гә якын эш кабул ителгән.

Ренат Әюпов, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры:

– 0+ категориясенә әлегә 14 пьеса кабул ителде. Аларның тематикасы баланың уенчыклар белән яшәве, урамдагы, бакчадагы тормышы, әти-әниләре белән мөнәсәбәте белән бәйле. Хуш китәрлек әйбер юк. Ә 6+ категориясенә килгән пьесаларны рәхәтләнеп укыйм, алар кызыклы. Нәкъ менә бу категориядә яхшы старт алынды. Минемчә, бала 6 яшьтә генә фикерли белә башлый. Ә 0+ категориясенә килгән пьесаларда диалоглар күп. Ә бала аларны ишетми.

Яңа режиссерлар чакыру

Яңа сезондагы премьераларның күбесенең режиссерлары – читтән чакырылганнар. Театр директоры мондый юнәлешне дөрес, дип саный. “Иҗат кешесенә башка режиссерлар белән эшләп карау да кирәк. Бу актерларны да баета, дип уйлыйм. Мәскәүд режиссерларын гына чакыртырга димәгән. Мисал өчен, без, милли театр буларак, Бурятиядән режиссер чакыртабыз”, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Шул сәбәпле, 2020 елда Кариев театрында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академик драма театры режиссеры Илсур Казакбаев Мостай Кәримнең “Озын-озын балачак” әсәрен сәхнәләштерәчәк. Екатерина Гороховскаяның бер тәрҗемә әсәре куелачак. Ә Ренат Әюпов Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәрен сәхнәләштерәчәк.

Яңа хореограф

Былтыр театрның баш хореограф итеп билгеләнгән Нурбәк Батуллин быел Минзәлә театрында, “Калеб” проектында спектакльләр куячак. Хәзер Кариев театрында заманча хореография юнәлешен Алмаз Низамов өйрәтәчәк.

– Без милли хореография юнәлешенә ярты ставкага Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән хореограф алабыз. Әлегә сөйләшүләр аның белән бара. Нурбәк “Әлиф” спектакле белән гастрольләргә йөрде. Ә хореографка атнасына ике тапкыр актерлар белән дәрес уздыру кирәк. Биредә системалылык мөһим, ди Кариев театры директоры.

Гастрольләр

18-20 сентябрь көннәрендә Кариев театры Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында “Тапшырыл...ган хатлар”, “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Супер кияү” спектакльләрен күрсәтәчәк. Шулай ук Тукай районында “Кәҗүл читек” спектакльләрен куячаклар. Ә 17-20 сентябрь аралыгында Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры үз гастрольләре белән Кариев театрына килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев