Логотип Идель
Бу – тема!

«КИЛӘЧӘККӘ БИЛЕТ»НЫ КАЙДАН ТАБАРГА?

Киләсе 10-15 елга план корып, үзеңнең кайда эшләячәгеңне белем буламы? “Иртәгәге түгел, бүген нәрсә буласын да белеп булмый”, дияргә ашыкма. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, киләчәк профессияң белән алдан танышып куйсаң, нәтиҗәле булачак. Мәктәп укучыларына үзләрен профессиядә сынап карау өчен Россиядә “Киләчәккә билет “проекты башланды.

Шул уңайдан, сентябрь  аенда укучылар профориентацияне яңа схема буенча уза алачак. “Киләчәккә билет” дип аталган әлеге проектны “Ворлдскиллс Россия” берләшмәсе тормышка ашыра. Анда 6-11 сыйныф укучылары катнашачак. Әлегә профессиональ сынаулар һәм экскурсияле программалар Россиянең 36 төбәгендә генә эшләячәк. Башка төбәкләрдә исә укучылар бары тик профориентацион тестлар гына уза ала. Моннан тыш, “Киләчәккә билет” интернет-платформасында (әлеге проектта катнашу өчен анда теркәлү кирәк) катнашучылар өчен белем бирү материаллары, профессияләр турында мәгълүмат һәм онлайн-курслар бар.

Россия укучыларының бары тик 5 проценты гына киләчәктә нинди юнәлештә эшләячәген белә. Ә 70 проценты тормышта ни белән шөгыльләнергә теләвен күз алдына да китерми.

Мондый проектны тормышка ашырачак төбәкләр конкурс буенча сайлап алынган. Ә әлеге проект Россия Президенты кушуы буенча тормышка ашырыла.

“Киләчәккә билет” проекты берничә этаптан тора: беренчесендә катнашучылар онлайн-диагностика уза. Әлеге тест укучының профессия сайлаувын аңлап җиткерүе һәм аңа әзер булуын, төрле күнекмәләр (хәтер, игътибар, киң фикерләү, аралаша белү), профессиональ кызыксыну сферасын һәм белемнәрне тикшерә.

Икенче этап укучының сайлап алган профессиясен практик яктан сынауга бәйле. Укучылар профессияләр дөньясы белән таныша, теге яки бу компетенциядә үз көчләрен сыный, остазлар белән аралаша алачак.

Тест турындагы, чаралар узу хакынлагы мәгълүмат шәхси кабинетларда теркәлә, шулай итеп, цифрлы портфолиода төзелә. Аның нигезендә проектның өченче этабында укучыларның сайлап алынган профессиональ компетенцияләре буенча шәхси уку планы төзеләчәк.

“Киләчәккә билет” платформасындагы массалы тест сентябрьдә башланачак. Анда миллионга якын бала катнашачак. 2024 елдан исә ул Россиядәге бөтен 6-11 сыйныф укучыларын колачлаячак.

фото Томск өлкәсен администрациясе сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев