12 сентябрь 2019 яңалыклары
-
"ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ" КОНКУРСЫ – НӘТИҖӘЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Дуслар, бүген без, ниһаять, “Газпром трансгаз Казан” компаниясе белән берлектә уздырылган “ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ” бәйгесенә йомгак ясадык. Бәйгенең финал өлешенә 10 укучы узды. Бүген алар барысы да “Газпром трансгаз Казан” компаниясе бинасына бәйрәм тантанасына җыелды. Җиңүчеләрне компаниянең генераль директоры Рөстәм Усманов котлады. -
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА ҮЗГӘРЕШ КӨТЕЛӘ – НИНДИ?
Юлларда иминлек мәсьәләсе – заманның иң четерекле темаларының берсе булуын дәвам итә. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итү өчен дәүләт тарафыннан төрле алымнар уйлана. -
ҖЫЛЫ КӨННӘР ТАГЫН КҮПМЕГӘ СУЗЫЛАЧАК?
Кызганычка каршы, җылы һава торышын тиздән салкыннар алыштырачак. Бу турыда РФ Гидромецентр лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина хәбәр итә. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ БУЛЫР?
Сентябрь башыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур үзгәрешләр бара. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театрның баш режиссеры белән хезмәт килешүе өзелүен хәбәр итте. Хәзер театр баш режиссерсыз эшләячәк. -
РОССИЯ ҺӘМ АНГЛИЯ ТУРИСТЛАРЫН ИҢ НАЧАР ТУРИСТЛАР ДИП АТАГАННАР
Россиялеләр һәм англиялеләр Европада төзелгән “антирейтинг”та беренче-икенче урынга чыкканнар. Бу мәглүматны YouGov агентылыгы хәбәр итә. Европа илләрендә яшәүчеләргә: “Кайсы ил туристлары сезгә ошый, ә кайсылары ошамый?” – дигән сорау бирелгән. Сораштыруда 29 меңнән артык кеше катнашкан. -
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?
Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: – Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кай- да йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы... -
ФУТБОЛЧЫГА ОХШАРГА ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫ МӘКТӘПТӘН КУАРГА ҖЫЕНАЛАР?
Красноярск өлкәсенең Тикшерү Комитеты Сосновоборск мәктәбендә туган низагны тикшерергә алынган. Низагның нигезендә дүртенче сыйныф малаеның прическасы, ә төгәлрәге аның укытучыга ошамавы. -
«КИЛӘЧӘККӘ БИЛЕТ»НЫ КАЙДАН ТАБАРГА?
Киләсе 10-15 елга план корып, үзеңнең кайда эшләячәгеңне белем буламы? “Иртәгәге түгел, бүген нәрсә буласын да белеп булмый”, дияргә ашыкма. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, киләчәк профессияң белән алдан танышып куйсаң, нәтиҗәле булачак. Мәктәп укучыларына үзләрен профессиядә сынап карау өчен Россиядә “Киләчәккә билет “проекты башланды. -
КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямҗләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләр шулкадәр бай! -
РАУШАНИЯ ЮКАЧЕВА: "ЙӨРӘГЕҢНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ КИРӘК"
Г.Камал театры артисткасы Раушания Юкачева һәрчак йөрәгенә таяна. Һөнәр сайлау, артист Николай Юкачевка кияүгә чыгу, табибларга каршы килеп, бала табу – барысы да йөрәк кушканга эшләнә. Ә ул табиб пычагы астына берничә мәртәбә эләккән йөрәк бит...
Белми калма
-
11 сентября 2024 - 18:52
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ