Логотип Идель
Белми калма

ФУТБОЛЧЫГА ОХШАРГА ТЕЛӘГӘН МАЛАЙНЫ МӘКТӘПТӘН КУАРГА ҖЫЕНАЛАР?

Красноярск өлкәсенең Тикшерү Комитеты Сосновоборск мәктәбендә туган низагны тикшерергә алынган. Низагның нигезендә дүртенче сыйныф малаеның прическасы, ә төгәлрәге аның укытучыга ошамавы ята.

Дүртенче сыйныф укучысы Прохорга укытучысы андый чәч белән мәктәпкә килмәскә куша, ә риза булмаган очракта, өйдә укуга күчәргә тәкъдим итә. Мәктәп директоры да укытучы белән бер фикердә: Людмила Пестова сүзләренчә, балаларга киенү рәвешендә, үз-үзләрен тотышында ирек бирергә ярамый, чөнки "бүген ул чәчен үзгәртер, ә иртәгә берәр кешене сугып егар".

Әмма мәктәптә малай яклылар да юк түгел: Прохорның футбол буенча тренеры укытучыларның бу гамәлен "самодурство" дип атый, һәм бу рәвешле малайның псхикасын бозудан туктарга өнди. 

Малайның әти-әниләре исә прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр һәм мәктәп коллективыннан аңлатмалы рәсми хат көтәләр. 

Бу хәл турында, бәлки, бу кадәр күп кеше дә белмәс иде, әмма бу вакыйгадагы бер нюанс аның бөтен социаль челтәрләргә таралуына сәбәпче булды. Прохор чәчен танылган футболчы Златан Ибрагимовичка охшар өчен шулай кистергән. Малай үзе дә футбол белән шөгыльләнә, үзен яхшы яктан күрсәтә, ә Златан Ибрагимович – аның кумиры. Интернет кулланучыларына шул җитә калды: малайга дөньяның төрле почмакларыннан җылы сүзләр ирешә тора. Өстәвенә, инстаграм кулланучылары бу хәлнең Златанның үзенә барып җитүенә, һәм аның малайга ярдәм итүенә өметләнеп, #ProkhorNeedYourHelp хештегын әйләнешкә кертеп җибәрделәр. Әлегә танылган футболчыдан бернинди реакция дә юк-югын, әмма алда ни буласын әйтеп булмый...

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Маленькому футболисту из Сосновоборска Прохору запрещают ходить в школу из-за его причёски. Учителя решили, что его стрижка «немужская», но четвероклассник просто хотел быть похожим на своего кумира – футболиста Златана Ибрагимовича. ??‍♂️⠀ ⠀ Летом стало модно «атаковать» аккаунты звёзд – временами это даже работает. Поэтому давайте писать в комменты Ибрагимовичу @iamzlatanibrahimovic и ставить теги #HairLikeIbrahimovic #ProkhorNeedYourHelp. Мы – уже. ⠀ ⠀ Пусть благодаря этой несправедливой истории (21 век, АУ) кумир Прохора передаст ему привет! Магия соцсетей – вперёд. ✊?⠀ ⠀ И, кстати, делитесь вашими сумасшедшими причёсками в сториз и ленте. ⠀ ⠀ Hello, Mr Ibrahimovic! This guy Prokhor is football player and your big fan from Siberia, Russiа. And he deserves your support – he and his fantastic haircut (like yours) are fighting the meaningless rules of his school. School director threatens to kick this boy out of school because of his fancy haircut. ⠀ ⠀ Need your help!⠀ ⠀ #HairLikeIbrahimovic #ProkhorNeedYourHelp #СовокУходи

Публикация от Baza (@bazabazon)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев