Логотип Идель
Шәхес

РАУШАНИЯ ЮКАЧЕВА: "ЙӨРӘГЕҢНЕ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ КИРӘК"

Г.Камал театры артисткасы Раушания Юкачева һәрчак йөрәгенә таяна. Һөнәр сайлау, артист Николай Юкачевка кияүгә чыгу, табибларга каршы килеп, бала табу – барысы да йөрәк кушканга эшләнә. Ә ул табиб пычагы астына берничә мәртәбә эләккән йөрәк бит...

Балачагым узган урамнар

Балачакта булган һәрбер вакыйга – күңеллеме ул, моңсумы – бик сагындыра. Әти-әнине, укытучыларны юксыну хисе яши күңелдә. Сабакташлар белән очрашып торсак та, аларны да сагынып яшим. Байтагы инде исән дә түгел... Безнең балачак юклык заманына туры килсә дә, бар нәрсә уртак булгангамы – аеруча кадерле. Ул вакытта кыйммәтләр дә башка иде шул. Укытучыларга аеруча зур хөрмәт күрсәтә идек без. Алар иң күренекле, иң затлы кешеләр булып саналалар. Җыелышларга әнинең “Бер генә начар сүз ишетсәмме!”, - дип төшеп китүләре исемдә. Хөрмәткә лаек, белемле затлардан үз баласы хакында кемнең начар сүз ишетәсе килсен? Әти-әниләрнең мөгаллимнәргә булган ихтирамын тоеп, балаларда да шундый мөнәсәбәт формалашкан, күрәмсең. Ә хәзерге көндә бөтенләй башка тәрбия...

Без үскәндә һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала булыр иде. Бер урамнан 40-50 бала тыкрыкта җыелышып уйныйсың. Язмы, көзме – һәр ел фасылы өчен үз уены бар. Кышын окоп казып уйнарга бик ярата идек. Җәйләр, әлбәттә, эшләп узды. Әмма без барыбер футбол уйнарга җаен таба белдек. Бераз үсә төшкәч, кичке уеннарны карарга йөри башладык. Мин шул чакларны хәзер бик сагынып искә төшереп утырырга яратам. Туган авылыма еш кайтам. Безнең өй белән рәттән дүрт йорт буш анда хәзер, гомумән авылда буш йортлар күп. Шуны белү күңелгә бик авыр. Авылны яшәтәсе килә. Туган нигезебезне карап торуыбыз әти-әнине сагыну, алар рухын саклаган бу урынны югалтасы килмәүгә бәйле. Әлбәттә, балачагың узган авылда үз нигезнең булу – олы бәхет. Гәрчә анда инде беркем яшәмәсә дә...

Язмышымны үзем хәл иттем

Элемтә техникумына укырга керүем әти-әни сүзенә каршы килмәү аркасында булды. Ә үзем укытучы инша яздырганда “хыялым – актриса булу” дип язганмын. Бу хакта хәзер хәтерләмим дә. Сыйныфташларым моны еш искә ала. Кечкенә чакта радиодан спектакльләрне яратып тыңлый идем. Гаиләбез өчен дә бу һөнәр ят түгел (Раушания Юкачева артист Айдар Хафизовның икетуган сеңлесе – авт.). Артист тормышының нечкәлекләрен белгәч, әти белән әни төпле һөнәр алуымны теләгән, күрәмсең. Әмма мин барыбер йөрәгемне тыңлап, техникумда 2 ел белем алганнан соң, театр училищесына укырга кердем. Анда берәр ай чамасы укыгач кына, авылга кайтып, әти-әнигә бу хакта җиткердем. Алар миңа каршы килмәделәр. Моның өчен җитди сәбәпләре дә бар иде, 1976нчы елда мин йөрәгемә операция кичердем. Өлкәннәрнең фикеренә колак салу, әлбәттә, кирәк. Ләкин һәркемнең үз тоемлавы буенча эшләргә хакы бар. Йөрәккә операция ясату өчен дә әти белән әни табибларга рөхсәт бирергә теләмәде, бик курыктылар. Мин алардан рөхсәт алуга ирештем һәм ялгышмадым. Авыруымнан котылгач, тормышым башка юнәлеш алды. Үземне сәламәт итеп тою хыялларны чынга ашыру өчен этәргеч бирде.



“– А давай, поженимся? – Давай!”

Николай 1 курсны тәмамлагач, хезмәт итәргә китә. Хезмәтен тәмамлап кайткач, 2 курска, безнең төркемгә эләкте ул. Актерлык осталыгы буенча укытучыбыз Шәхсәнә апаның безне Лядской бакчага алып чыгып, хезмәттән кайтып, төркемебезгә килеп кушылган өч егет белән таныштыруын бүген дә яхшы хәтерлим. Бөдрә чәчле чибәр егеткә шундук күзем төште. Бу – йөрәгемдә тәүге кат очкын кабыну иде. Дөрес, мәктәптә укыганда мәхәббәт хатларын еш алдым, тик аларга җавап язасы дип белми идем мин. Күрәсең, өлгереп бетмәгән булганмын. Җавапсыз калдырылган ул хатлар өчен миңа кырын караучылар да бар иде, тик мин генә ни өчен ул егетләрнең үпкәләп йөрүләрен аңламаганмын. Ә Николайны беренче күрүгә ошаттым һәм бу егетне үземнеке итәсем килде. Без дусларча аралаша башладык. Лекцияләрне дә уртак дәфтәргә конспектлаштыра идек. Төркемдә безне пар итеп күрүчеләр дә булды. Әмма аның тарафыннан үземә карата ул вакытта мин игътибар тоймадым. Укудан соң эшкә йөгерәм, әти-әнидән акча сорау дигән уй юк. Театрда яктыртучы булып эшләгәч, җәйләрен гастрольләргә чыгып китәм. Ә ул репертуарны белеп, без барасы адреска инде хатлар җибәрә башлады. Килеп төшү белән мине матур почерк белән язылган озын хатлар көтеп тора. Сигезәр бит була иде алар! Ничек йөреп киткәнебезне сизми дә калдык бугай.





Уку тәмамланыр алдыннан ул миңа “А давай, поженимся?” диде, ә мин шунда ук “Дава-а-ай” дидем. Аның хатыны буласым килсә дә, мәхәббәтем көчле булса да, эчтән гел уйлана идем. Табибларның “Бала табарга ярамый, сәламәтлек өчен куркыныч”,- дигән сүзләре тынгы бирмәде. 2,5 ел очрашып йөрү дәвамында Коля белән бу темага сөйләшкәнебез дә булды. Ул моңа җитди карамый идеме, әллә сиздерми генә идеме – белмим. “Балалар йортыннан сабый алырбыз” дигәне дә булды. Ә минем бала табасым, аны бәхетле итәсем килде. 8 ай буе хастаханәдә ятарга туры килсә дә, мин бу адымга барырга үземдә көч таптым. Шул вакытта театрдан, Николайдан аерылып тору бик авыр бирелде, әмма әни булу теләге ярдәм итте. Баланы мин иртәрәк таптым, аның гастрольдә чагы. Кайту белән бала табу йортына килде, тәрәзә аша ишарәләп корсагыма күрсәтә. “Родила” дидем һәм елап җибәрдем. Кыз икәнен белгәч, “Как назвала?”, - дип сорый. Мин, билегеле, аннан башка исем кушмадым. “Ул бу дөньяга авырлыклар аша килде, Света исемле булсын”, -диде Коля. Мулла кызыбызга әтисе сайлаган исемне кушты.

Бала табу эзсез узмады, кабат сәламәтлеккә бәйле борчулар килеп чыкты. Авырсам да, башкалардан түбән булмаска тырыштым. Эштә утырганда хәлем начарлып китә, моны күргән кеше белде, күрмәгәне берни сизмәде. Ашыгыч ярдәм килеп алып китә, рәткә килгәч, кабат эшкә чыгам. Тормыш үз көенә кайта. Кабат операцияне байтак еллар узгач, башка сузарга ярамаганлыкны аңлагач кына ясаттым. Мин язмышыма язылган бу сынау өчен һичкайчан беркемгә үпкә тотмадым. Ачуланып, ямьсезләнеп йөреп, үзеңә генә начар була бит. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән һәр сынауны адәм баласы лаеклы үтә белергә тиеш.

Света

Кызыбыз тууга мин эшкә чыктым. Ул чакта без Әлмәт театры артистлары идек. Көне-төне барган репетицияләр вакытында кызыбыз яныбызда булды. Бер яшьлек чагында без аны Кукмарага, Коляның әниләренә кайтарып куйдык. Эштән кайтабыз, өйләр буш, икебез ике почмакта Светаны сагынып елыйбыз. Шулай ике атна яшәдек. Аннары әни баланы алып, электричка белән Казанга килде. Мин дә Әлмәттән аларны каршыларга кайттым. Шунда бер яшьлек кызым мине ачуланып, нәни куллары белән суга-суга елады. Имезеп карадым, әмма инде ул күкрәктән аерылган иде. Хәзерге акылым белән мин, әлбәттә, болай эшләмәс идем. Ләкин ул чакта безгә шулай дөрес булып тоелган.

Ике яше тулгач, без Казанга күчендек һәм фатирга кереп яшәдек. Аны пич ягып җылытырга кирәк, көне буе эштә булгач, фатирда салкын. Баланы чирләтүдән куркып, кабат авылга кайтардык. Чиратлашып ял саен авылга кайтып йөрдек. Эштән соң төнге поезд белән вокзалга кайтып төшәсең, иртәнге биштә автобус белән авылга кайтасың. Света авылда мин киеп йөри торган халатны кочаклап йоклый иде. Таң алдыннан йоклап яткан кызым янына килеп сыенам. Шулай без ярты еллап яшәдек. Соңрак аны атналык балалар бакчасына урнаштыра алдык. Үсә төшкәч кызымнан еш кына “Без артист булганга кимсенмисеңме?”, - дип сорый идем. Света беркайчан да безгә үпкә белдермәде. Әле хәзер дә “Мин әти-әниемнең артист булуы, театрда үсүем белән горурланам!”, - дия ул.





Света балигъ булгач динен үзе сайлады. Без аңа каршы килмәдек. Паспорт алыр вакыты җиткәч, ул миннән: “Әни, үземне татар дип яздырсам ярыймы?”, - дип сорады. Ул чакта паспортта милләтне күрсәтеп була иде бит. Мин аңа каршы килеп, “Әтиең үпкәләр бит, кызым”, - дидем. Ул берни әйтмәде. Шулай бер ел вакыт узган. Бервакытны әтисе аннан ник һаман паспорт алмавын сорады. Ә мин инде узган ел булган сөйләшүне оныткан булганмын. Света әтисенә бу хакта әйткәч, Николай аңа “Бу синең тормышың, кызым, ничек телисең, шулай яздыр”, - диде. Мин кызыбызга бу фикерне әйтсәм, хаксыз булыр идем. Ни дисәң дә, бала әтисе юлыннан барырга тиеш дип саныйм. Кызыма исә әтисенең үпкәләмәвен белү җитә калды, икенче көнне үк паспорт алырга китте.

Яратуны тоярга кирәк

Николайны яратмыйча мөмкин түгел иде. Бик шаян, шук кеше булды. Җырлый, гитарада уйный, гел авызына гына каратып тора белә. Аны җитдидер дип уйламыйсың да. Мин аның тормышка яраклашкан, зирәк, төпле кеше булуына гаилә корып яши башлагач кына төшендем. Гомер буе ике эштә эшләгәч, ул мине юк-бар белән борчымаган да. Вафатыннан соң, мин хәтта фатир өчен түләүләрне ничек башкарасын да белмәвемне аңладым. Кибетләрдәге бәяләр белән дә таныш түгел идем. Кызыбызны да күбрәк ул тәрбияләде, мәктәп белән бәйле мәсьәләләр дә аның өстендә булды. Ул мине шул кадәр дәрәҗәдә бу ваклыклардан аралаган булган, мин моны хәзер генә аңлыйм. Әти-әнием дә, туганнарым да аны бик яраттылар, хөрмәтләделәр. Еш кына төрле очракларда аны яклап чыгалар иде. Өйләнешер алдыннан авылга бергә кайтып, бабайлар йортына кердек без. Алар бабам белән бик матур гына аралаштылар. “Төпле, әйбәт кеше, кызым”, - дип бабай ризалыгын бирде. Никахны да безгә бабаем үзе укыды. “Яратам” дип кычкырып сөйләп йөрмәсә дә, Николайның шушы гамәлләре аша минеяратуын һәрчак тоя идем. Диннәр төрле булу аркасында беркайчан да каршылыклар килеп тумады. Парлы гомеребез кыска булса да, аның белән мин бик бәхетле хатын булып яшәдем. Николайның авыруы гомер буе минем өчен борчылу, кайгырып яшәү аркасында барлыкка килгәндер дип уйлыйм. Ул барысын да эченә җыя иде. Беркайчан да аның шулай китеп барасына ышанмадым. Тормышымда могзиҗалар күп булгач, соңгы мизгелләргә кадәр аның да чирне җиңәсенә өметләндем һәм моның өчен бик тырыштым. Вафатына берәр ай чамасы кала, авыруларны дәвалаучы багучыга барырга дип килештек. Мин Коляга сиздерми генә багучы янына алдан үзем барып килергә булдым. Капкасыннан керүгә ул миңа “юк” дип баш селкеде. “Мин аңа ни дип әйтим соң?”, - дигәч, “Уразада кабул итми икән”, - дип җавап бирергә кушты. Рамазан аенда ул өмет белән яшәде, хәле дә яхшы иде. Ураза тәмамлангач, безнең барасы җир бар бит әле, дигәненә каршы мин: “Багучы авырып киткән әле”, - дидем. Ул шул чакта ялганымны тойгандыр дип уйлыйм. Шуннан соң инде озак яшәмәде. Кулларымда җан бирде... Коляның вафатына мин әзер түгел идем. Аның юклыгына озак ышана алмадым, аерылышуны бик авыр кичердем. Бу халәттән чыгу өчен дин гыйлемен белү кирәк булды. Мин адәм баласының туганнан алып үлемгә әзер булып яшәргә тиешлегенә төшендем. Николайның китүенә ун ел булып килә, әмма минем аны сагынмыйча узган көнем юк.

 

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев