РОССИЯ ҺӘМ АНГЛИЯ ТУРИСТЛАРЫН ИҢ НАЧАР ТУРИСТЛАР ДИП АТАГАННАР
Россиялеләр һәм англиялеләр Европада төзелгән “антирейтинг”та беренче-икенче урынга чыкканнар. Бу мәглүматны YouGov агентылыгы хәбәр итә. Европа илләрендә яшәүчеләргә: “Кайсы ил туристлары сезгә ошый, ә кайсылары ошамый?” – дигән сорау бирелгән. Сораштыруда 29 меңнән артык кеше катнашкан.
Россия туристларын аеруча Скандинавия илләрендә тәнкыйтьләгәннәр, аларга Германия, Дания, Швеция, Финляндия һәм Норвегия дә кушылган. Тик шулай да рекордны Британия туристлары куя: Германиядә аларны 39%, Испаниядә 46% халык яратып җиткерми. Соңгысы инглиз яшьләренең кыланмышларыннан һәрадим интегүләрен дә яшерми.
Шунысы сәер: испан халкы Германияне дә тискәре бәяли. Анда аларны сөймәүчеләр – 17%, Норвегиядә бу сан – 16%. Шулай ук алманнарны үз илләрендә дә 15% халык яманлаган. Ә менә Италия һәм Франциядә немецлар белән канәгать булуларын әйткәннәр.
Шунысы игътибарга лаек: рейтинг Европада гына түгел, ә Азяидә дә бертөрле килеп чыккан. Азяилеләрнең үзләрен дә бик яраталар: мисал өчен, Япония халкын Финляндия, Франция, Германия, Индонезия, Малайзия, Филиппин, Сингапур, Тайландта бик ошаталар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев