Белми калма
ҖЫЛЫ КӨННӘР ТАГЫН КҮПМЕГӘ СУЗЫЛАЧАК?
Кызганычка каршы, җылы һава торышын тиздән салкыннар алыштырачак. Бу турыда РФ Гидромецентр лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина хәбәр итә.
Атна азагына кадәр көннәр чагыштырмача җылы торачак, ә менә киләсе атнадан акрынлап салкынайту көтелә. Бу, иң беренче чиратта, төньяк өлкәләрдә чагылыш табачак. Мәскәүдә, мәсәлән, һава торышы 13-18 градуска гына калыр дип көтелә.
Ә Татарстанда исә җылы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак. Әмма 13нче сентябрь төнендә һәм иртәсендә юлга чыгучыларга сак булырга киңәш ителә, чөнки бу вакытта томан төшү ихтималы зур. Шулай ук, көчле булмаган яңгыр явып китәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
Нет комментариев